Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский муниципальный район, село Муслюмово, улица Тукая, дом 21 |
| Телефон: | +7(855)-562-41-47 |
| E-Mail: | s2.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муслюмовская СОШ им. Г.Тукая" |
| Руководитель: | Галеева Гульшат Мухтаровна |
| Год основания учреждения: | 1935 |
| У нас учатся: | 472 обучающихся |
| У нас учат: | 50 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Мәктәпкүләм эвакуация 08.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы һәм "Экстремизмга - Юк!" айлыгы, "Куркынычсызлык ункөнлеге" кысаларында гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту максатында мәктәпкләм эвакуация үткәрелде. 123 нче янгын сүндерү участогыннан килгән вәкил укучыларга үзенең киңәшләрен бирде.
-
Тәнәфестә - уеннар 08.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында әйдаман кызларыбыз тәнәфес вакытында уеннар оештыруны башлап җибәрделәр.
-
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы - һәркемгә 08.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, "Куркынычсызлык ункөнлеге" кысаларында 1 нче сыйныф укучыларына "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениесе Әлмәтт территориаль идарәсенең Сарман районы профиль бүлекчәсе начальнигы юл йөрү кагыйдәләре һәм тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләрнең киемнәрендә махсус яктырткыч элементлар булырга тиешлеген аңлатты һәм мультфильм күрсәтте.
-
Уен фестивалендә катнаштык 08.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Татарстан халыкларының традицион уеннары фестивале кысаларында 2-6 нчы сыйныф укучылары 8 сентябрь көнне "Курай" паркында" "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле оештырган "UEN FEST" исемле зур чарада катнашты.
-
"Игелеклелек атнасы" 08.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы һәм Татарстан Республикасында волонтерлык хәрәкәте үсешенә юнәлдерелгән чаралар кысасында 5 төрле юнәлеш буенча укучыларыбыз актив эшчәнлек күрсәтте.
-
Көзге игелек атнасы
05.09.2021
Туган теллләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында мәктәбебез укучылары "Көзге игелек атнасы" акциясенә кушылып асфальтта рәсем ясадылар
-
Мәртәбәле чакыру 03.09.2021

Безнең "Тукай бизәкләре" бию төркеме 10 сентябрь көнне узачак концертка чакырулы Мәртәбәле жюри әгьзалары һәм Йолдызлык телевизион фестиваленың генераль продюсеры Д.А.Туманов биючеләребезнең талантын күрде.Балаларыбызга уңышлар юлдаш булсын!
#тугантелләрелы_мөслим #тукаймэктэбе #безмослимлелэр #муслюмовскийрайон #Созвездие-Йолдызлык2021 -
Экстремизмга - Юк! 02.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында бүген мәктәптә "Экстремизмга - Юк!" исеме астында үтүче айлыкка һәм "Куркынычсызлык ункөнлеге"нә старт бирелде.
В рамках Года родных языков и народного единства сегодня дан старт месячнику "Экстремизму - Нет!" и "Декаде безопасности".
-
Белем бәйрәме - 2021 01.09.2021

Мәктәп коллективы Белем бәйрәмен тантаналы рәвештә бәйрәм итте. Районыбыз җитәкчеләре укучыларны, әти-әниләрне, укытучыларны бәйрәм белән котлады!
-
Педсовет 31.08.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 31 нче августта укытучыларның уку елы башланыр алдыннан педсовет утырышы узды.Анда узган уку елында эшләнгән эшләргэ анализ ясалды,балаларның иминлеген саклаубуенча эшчәнлек каралды һәм яңа уку елына бурычлар билгеләнде.










