Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский муниципальный район, село Муслюмово, улица Тукая, дом 21 |
| Телефон: | +7(855)-562-41-47 |
| E-Mail: | s2.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муслюмовская СОШ им. Г.Тукая" |
| Руководитель: | Галеева Гульшат Мухтаровна |
| Год основания учреждения: | 1935 |
| У нас учатся: | 472 обучающихся |
| У нас учат: | 50 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
ПроеКТОриЯ 23.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында иртә һөнәри юнәлеш бирү, "Һәр баланың уңышы" федераль проекты нәтиҗәләренә ирешү максатында 22 нче сентябрь көнне "ПроеКТОриЯ" онлайн ачык дәресләр башланды.
Буген сәгать 11.00 дә"Һөнәр - шоу" чыгарылышының "Кулинар эшчәнлек" исемле тапшыруын 124 укучы карады.
28 нче сентябрьдә укучылар "Ландшафт дизайнеры" һөнәре белән танышачаклар. Теләге булган һәркем шоупрофессий.рф. сайтыннан Мәскәү вакыты белән көндезге сәгать 11.00 дә кереп карый ала. -
Фән бәйгесе 23.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан мәктәбебездә 22 нче сентябрь көнне фән бәйгеләренең мәктәп туры башланып китте. Укучыларыбыз дөнья мәдәнияте (МХК) буенча белемнәре сынадылар. Әлеге чара укытучылардан да , укучылардан да зур әзерлек сорый. Уңышлар!
-
Онлайн ата-аналар җыелышы 23.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан мәктәбебез коллективы һәм әти-әниләре Россиякүләм 9 һәм 11 сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен үткәрелгән вебинарда актив катнаштылар. Вебинарда чыгыш ясаучылар укучыларга якты киләчәк өчен кайсы юлны сайларга ярдәм итү йөзеннән төпле кинәшләре белән уртаклаштылар, әлеге чарада мавыктыргыч да, кызыклы да, файдалы да булды.
-
Вебинарда катнаштык 15.09.2021

Укыту эшләре буенча директор урынбасарлары Сабитова Ч.Р., Галеева Г.М. он-лайн форматында вебинарда катнаштылар. Сириус платформасында оештырылган укыту фән бәйгеләренең мәктәп турын уңышлы оештыруга багышланган иде.
-
Мөслимлеләр кагыйдәләре 13.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында 1 нче сыйныф укучылары мөслимлеләр кагыйдәләре белән танышты.
-
"Туган телдә иң матур сүз" акциясе 13.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 1-11 сентябрь көннәрендә мәктәбебездә "Туган телдә иң матур сүз" акциясе үткәрелде. 2-11 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре белән бергәләп, тормышыбызда төп рольне уйнаган төшенчәләр турында әңгәмә корды, һәр укучы күңеленә иң якын сүзне тактага язып элде. Иң матур сүзләрнең "гаилә" төшенчәсе белән бәйле булуы аеруча сөендерә.
-
Татарча диктант - 2021 11.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан мәктәбебездә оештырылган "Татарча диктант" дөньякүләм белем тикшерү акциясе бүген бер төркем әти-әниләрне ана теле кабинетына җыйды. Безнең мәктәп мәйданчыгында оештырылган әлеге акциядә барлыгы 283 кеше катнашты. Иң яшь диктант язучыларыбыз 6 нчы сыйныфта укыса, иң өлкән кунагыбыз 66 яшьтә булды. Телебезгә битараф булмаган әти-әниләр, бездән махсус бланклар алып, диктантны өйдә дә яздылар. Барлык язма эшләр ай дәвамында тикшерелеп, билгеләре diktant.tatar сайтында урнаштырылачак.
-
"Мөслим егете. Мөслим кызы" прокты старт алды 10.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында мәктәбебездә кызыклы, мавыктыргыч һәм бик тә әһәмиятле "Мөслим егете. Мөслим кызы" муниципаль проекты старт алды. Барлык сыйныфларда мини-проектлар буенча сыйныф сәгатьләре узды, алга максатлар, бурычлар билгеләнде. "Мөслим төбәге - тарихи сәхифәләр", "Татар халкының милли гореф-гадәтләре", "Без - бер тату гаилә", "Белемле кеше - бай кеше" һ.б. бик кызыклы әңгәмәләр узды. Фәннәргә кызыксынуларны билгеләү өчен, 10 нчы сыйныф укучыларыннан анкета алынды.
-
"Яшь армиячеләр" сафы тулыланды 10.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, "Экстремизмга - Юк!" исемле айлык һәм "Куркынычсызлык декадасы" кысаларында бүген 8 нче сыйныф укучылары "Яшь армиячеләр" бөтенроссия хәрәкәте сафларына кабул ителделәр.
-
Ата-аналар контроле / Родительский контроль 10.09.2021

Мәктәптә балаларның көндәлек туклануын оештыру мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.










