Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Муслюмовский лицей Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Октябрьская, д. 39 |
| Телефон: | +7(855)-563-96-05 |
| E-Mail: | L.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Муслюмовский лицей |
| Руководитель: | Ахметшина Чулпан Тагировна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 592 обучающихся |
| У нас учат: | 46 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Муслюмовский лицей Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 169 ( 170 ) >>
-
Вебинар 04.06.2021

2021 нче елның 3 нче июнендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан «Мәгариф оешмасының бюджеттан тыш эшчәнлеген оештыру» темасына вебинар үткәрелде.
Семинарның максаты-белем бирү оешмасының бюджеттан тыш эшчәнлеген оештыру һәм үстерү өлкәсендә җитәкчеләрнең һәм педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри компетенцияләрен арттыру. Әлеге вебинарда Мөслим лицее директоры Хәбибуллина Л.Я. катнашты. -
Экскурсия 04.06.2021

3 июньдә Мөслим лицееның 8а, 8б сыйныфы укучылары ООО "Август- Муслюм" оештырган экскурсиядә булдылар. Яңа технологияләр, заманча авыл хуҗалыгы техникасы укучыларда зур кызыксыну уятты
-
ШВЛ 01.06.2021

28-30нчы май көннәрендә лицейның кызлар командасы Казан шәһәрендә Мәктәп волейбол лигасының (ШВЛ) финал ярышларында катнаштылар
-
Экскурсия 01.06.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, башкалабызның тарихи истәлекле урыннары белән танышу максатыннан, 8,10нчы сыйныф укучылары Казан шәһәрендә экскурсиядә булдылар
-
Җәяүлегә яшел ут 01.06.2021

Укучыларыбыз Балаларны яклау көне уңаеннан "Кояшлы Ык" ял паркында уздырылган "Җәяүлегә яшел ут" асфальтка рәсем ясау муниципаль бәйгесендә катнаштылар
-
Яшел Мөслим 01.06.2021

«Яшел Мөслим» муниципаль проекты кысаларында, укучыларыбыз «Кояшлы Ык» ял паркындагы яшь агачларга су сиптеләр
-
Линейка
31.05.2021
29 майда 2-8, 10нчы сыйныф укучылары өчен йомгаклау линейкасы булды. Уку отличникларына, фән олимпиадаларының муниципаль этабында җиңү һәм призлы урыннар яулаган, төрле иҗади бәйгеләрдә уңышларга ирешкән укучыларга Мактау грамоталары тапшырылды
-
Хәрби җыеннар 31.05.2021

24 майдан 28 майга кадәр Мөслим гимназиясе базасында 10 сыйныф укучылары хәрби әзерлек буенча биш көнлек хәрби җыеннарда катнаштылар. Физик һәм хәрби әзерлек буенча гомуми зачетта Әһлиев Илдан һәм Кондратьев Динар районда 1 һәм 2 урыннарны яуладылар. Котлыйбыз!
-
Мөслим йолдызлары 29.05.2021

28 майда "Мөслим йолдызлары" фестивалендә чирек, еллык нәтиҗәләр буенча "5" билгеләренә генә ия булган 34 уку алдынгысы "Отличниклар парады"нда катнашты. Алар Мөслим эмблемасы төшерелгән футболка һәм бейсболкалар белән бүләкләнделәр. Укучыларыбызны уңышларыбызны котлыйбыз!
-
Тарихи класс сәгате 25.05.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, 25 майда Үзәк китапханәдә 3б (кл. җитәкчесе Ханова Р.Ф) һәм 4б сыйныф укучылары (кл. җитәкчесе Иванова С. А.) өчен император Петр I юбилеен бәйрәм итүгә багышланган «Петр I һәм ул идарә иткән дәвер» темасына тарихи класс сәгате узды. Укучылар ПетрI нең Россия флотына һәм Санкт – Петербургка нигез салучы булуын, ул идарә иткәндәге үзгәрешләр турында белделәр. Китапханәче Вафина Г.З. Петр I чыгышын документаль һәм фәнни-популяр фильмнардан кадрлар кергән видео-презентация баетты.










