Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Муслюмовский лицей Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Октябрьская, д. 39 |
| Телефон: | +7(855)-563-96-05 |
| E-Mail: | L.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Муслюмовский лицей |
| Руководитель: | Ахметшина Чулпан Тагировна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 592 обучающихся |
| У нас учат: | 46 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Муслюмовский лицей Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 161 162 163 ( 164 ) 165 166 167 168 169 170 >>
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы 12.07.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, 9 июльдә лицей коллективы Сабантуй бәйрәменә җыелды. Милли уеннар, җыр-биюләр бәйрәмне ямьләндерде, күтәренке кәеф өстәде
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы 06.07.2021

Бөтенроссия татар авыллары Сабан туенда "Вакыт елгасы" проекты кысаларында "Татар кызы" проектын һәм спорттагы уңышларыбызны тәкъдим иттек
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы 06.07.2021

3 июльдә Мөслимдә Бөтенроссия
татар авыллары Сабан туе узды. Әлеге чараны уздыру һәм үткәрүдә лицей коллективы һәм укучыларыбыз актив катнаштылар. -
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы 06.07.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 2 июльдә уку йортыбыз Бөтенроссия татар авыллары Сабан туена төрле төбәкләрдән килгән кунакларны кабул итте. Курайчылар һәм "Тылсым" вокаль ансамбле чыгышларын, "Татар кызы" проекты композициясен карагач, кунаклар лицей белән таныштылар
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы 06.07.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе кунаклары- Мордовия Республикасы Хөкүмәте Рәисе вазыйфаларын башкаручы, 2022 елда Мордовия Республикасында Бөтенроссия авыл Сабан туен үткәрү буенча оештыру комитеты рәистәше Сидоров Владимир Николаевич һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Кузюров Равил Афраимовичны каршы алдык. 2021нче елгы чыгарылыш сыйныф укучыларыбызга хезмәттәшлек өчен зур рәхмәт белдерәбез!
-
Точка роста 01.07.2021

30 июня учитель информатики Мирасов И.Х. принял участие в работе секции республиканского августовского совещания работников образования и науки «Центр «Точка Роста» - территория возможностей для современных сельских школ» в Зеленодольском муниципальном районе. Участники совещания принимали участие в мастер-классах, практикумах и соревнованиях, организованных для обучающихся центров гуманитарного и технологического образования.
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы 30.06.2021

Милли бәйрәмебез Сабантуйны каршы алу йолаларының берсе - бүләк җыю. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, шул күркәм гадәт буенча, лицейлылар Мөслим урамнары буйлап, Сабантуйга бүләк җыярга чыктылар. Бүләк җыю йоласы күңел күтәренкелеге белән, шау-гөр килеп узды. Йорт хуҗалары бүләк җыючыларны капка алдында бүләге белән көтеп алды
-
Чыгарылыш кичәсе 29.06.2021

28 июньдә "Кояшлы Ык" ял паркында Чыгарылыш кичәсе узды. Быел лицеебызны 17 укучы тәмамлады. Алар арасында республика олимпиадалары призерлары, фәнни-гамәли конференцияләрдә, спорт ярышларында уңышларга ирешүче, бердәм дәүләт имтиханнарын бик югары балларга бирүче егет-кызлар бар. Уңышлар сезгә, кадерле 2021 нче елы чыгарылыш укучыларыбыз! Киләчәгегез якты булсын!
-
Чыгарылыш сыйныфлар 25.06.2021

25 июньдә "Кояшлы Ык" ял паркындагы "Чыгарылыш сыйныфлар" аллеясендә 2021нче елгы чыгарылыш сыйныф укучылары үз агачларын утырттылар
-
Хәтер һәм кайгы көне 23.06.2021

22 июньдә Россиядә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле көндә 80 ел элек Бөек Ватан сугышы башланган, 27 миллионга якын кеше гомерен өзгән.
Хәтер һәм кайгы көне Бөек Ватан сугышы геройлары һәм корбаннары, шулай ук азатлык һәм бәйсезлек өчен барлык сугышларда катнашучылар истәлегенә багышлана. Лицей укучылары һәм укытучылары бу көндә "Хәтер шәме" республика акциясенә кушылдылар










