МБОУ «Кубяковская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д.Кубяково, улица Гвардейская, дом 4а |
| Телефон: | +7(855)-563-55-48 |
| E-Mail: | Skub.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубяковская СОШ" |
| Руководитель: | Мухамадиева Лайсина Расиловна |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 72 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагогов |
МБОУ «Кубяковская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 ( 177 ) 178 179 180 >>
-
"Беренче кыңгырау" бәйрәме 01.09.2016

Бу көнне мәктәптә "Беренче кыңгырау" бәйрәме узды. Бәйрәмдә Иске Карамалы җирле үзидарә башлыгы Кәримов И.Н., Октябрь җирле үзидарә башлыгы Ханнанов И.М., Өстәмә белем бирү үзәге методисты Шәрифуллина Р.Ф., ветеран укытучылар, "Кояшкай" балалар бакчасы коллективы, әти-әниләр катнашты.
-
Чыгарылыш кичәсе 27.06.2016

Бүген мәктәптә 11 нче класс укучылары һәм әти-әниләре өчен көтеп алынган бәйрәм - Чыгарылыш кичәсе үтте. 9 укучы кулларына тормышка путевка- тулы урта гомуми белем турында аттестат алдылар. Гарипова Алисәгә аерым үрнәктәге аттестат һәм алтын медаль тапшырылды. Укучыларга уңышлар телибез!
-
Һәйкәлләр ни сөйли? 22.06.2016

22 июнь – Хәтер һәм матәм көненә багышланган «Һәйкәлләр ни сөйли?..» дип аталган чара обелиск янында үтте.
-
Тукай эзләреннән... 20.06.2016

Лагерьга йөрүчеләр "Тукай эзләреннән..." дип аталган кичә үткәрделәр. Алар Тукай әсәрләре буенча әзерләнгән мультфильмнар карадылар, үзләре дә Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырларын башкардылар.
-
"Олы чишмә"дә экскурсиягә 18.06.2016

Бүген "Салават күпере" лагеренда ял итүче балалар "Олы чишмә"гә экскурсиягә бардылар.
-
Россия көне 13.06.2016

"Салават күпере" лагеренда ял итүче балалар Россия көненә багышланган чарада катнаштылар. Чараны Иске Карамалы мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды.
-
“Россиянең яшь спортчылары” 13.06.2016

"Салават күпере" мәктәп яны лагеренда “Россиянең яшь спортчылары” дип исемләнгән спорт уены үткәрелде.
-
Кечкенә Робинзоннар 10.06.2016

Ханнанов Ф.Г. җитәкчелегендә мәктәп яны лагерена йөрүчеләр кечкенә робинзоннар булдылар һәм үзләренә кояш нурларыннан качу өчен, ял итү өчен куыш кордылар.
-
Мәктәп музеенда 09.06.2016

Бүген "Салават күпере" лагеренда ял итүче балалар мәктәп музеендагы экспонатлар белән таныштылар. Педагог-организатор Валиева Г.А. лагерьга йөрүчеләрне пионерия тарихы белән таныштырды. Балалар пионер быргысы чакыруын тыңладылар.
-
Янгын сүндерү частенда экскурсиядә 08.06.2016

"Салават күпере" мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар Иске Карамалы янгын сүндерү частенда экскурсиядә булдылар. Укучылар, янгын сүндерүче һөнәре нечкәлекләренә төшенү белән бергә, янгынга каршы интруктаж үттеләр.










