МБОУ «Кубяковская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д.Кубяково, улица Гвардейская, дом 4а |
| Телефон: | +7(855)-563-55-48 |
| E-Mail: | Skub.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубяковская СОШ" |
| Руководитель: | Мухамадиева Лайсина Расиловна |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 72 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагогов |
МБОУ «Кубяковская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 171 172 173 ( 174 ) 175 176 177 178 179 180 >>
-
Бадминтон ярышы 15.10.2016

Бу көнне мәктәптә Әмәкәй төп, Баек төп, Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары катнашында бадминтон буенча зона ярышлары үтте.
-
"Көзге бал" 15.10.2016

7-11 нче класс укучылары өчен мәктәптә "Көзге бал" кичәсе үтте. Ул "Көз короле", "Көз королевасы"н сайлау рәвешендә барды. Сарман аграр көллиятендә, Алабуга культура көллиятендә укучы студентлар да бәйрәмдә актив катнашты. "Көз короле" исеменә Гараев А., "Көз королевасы" исеменә Гараева Н. лаек дип табылды. "Оригиналь чыгыш" номинациясендә 11 класс, "Иң актив класс" номинациясендә 7 нче класс укучылары җиңеп чыкты. "Креатив рольләр" номинациясендә 8,9 нчы класс укучылары җиңде.
-
Тренинг 11.10.2016

Сегодня с 9-классниками методист ИМЦ, психолог Ахметзянова Э.Ф. провела педагого - психологический тренинг по теме "Я и ГИА"
-
Тематик дискотека 07.10.2016

Бу көнне Иске Карамалы мәдәният йортында 8-11 нче класс укучылары катнашында "Казан өчен тавыш бирәбез" дигән тематик дискотека оештырылды.
-
Бәйрәм белән, кадерле укытучылар! 05.10.2016

Һөнәри бәйрәмегез белән, кадерле укытучылар! Мәктәптә үткәргән һәр көнегез шатлык китерсен! Укучылар үз белемнәре белән куандырсын! Сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге сезгә!
-
"Укытучыны котла!" акциясе 03.10.2016

"Укытучыны котла!" акциясе кысаларында 5 нче класс укучылары укытучыларга кәрзин тутырып "күчтәнәчләр" бирделәр һәм изге теләкләрен юлладылар.
-
“Таланты Татарстана” конкурсының нәтиҗәләре 03.10.2016

“Таланты Татарстана” конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. 10-13 яшьлекләр арасында “Чәчәк ат, Татарстаным” (рәсем) номинациясендә 7 нче класс укучысы Шакирҗанова Алинә - I урынга, 14-17 яшьлекләр арасында “Чудесный край” (декоративно – прикладные изделия) номинациясендә 9 нчы класс укучысы Низамова Ралина да I урынга лаек булды. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз, уңышлар телибез. Без булдырабыз!
-
VI Форум юных граждан 03.10.2016

Сегодня в рамках VI Форума юных граждан состоялся юбилей региональной общественной организации «Совет детских организаций Республики Татарстан». На мероприятии из нашего района участвовали 10 активистов. Среди них и ученица нашей школы Ахмадуллина А.М. Проводилась экскурсия по Казани. В деревне Универсиады состоялся пленарное заседание.
-
"Әхлакый кыйммәтләр" - буыннар очрашуы 03.10.2016

"Өлкәннәр көне" уңаеннан, мәктәбебездә "Әхлакый кыйммәтләр" дип аталган буыннар очрашуы үтте. Чараны 10 нчы класс җитәкчесе Нуруллина Э.М. алып барды. Чарада ветеран укытучылар, укытучылар, 10-11 нче класс укучылары катнашты. Алар 4 төркемгә бүленеп, "Нәрсә ул әхлак?", "Нинди ул бүгенге яшьләр?", "Катнаш никах һәм "гражданский брак"ка сезнең мөнәсәбәтегез?" һ.б.ш. сорауларга җавап бирделәр. "Гаилә агачы", "Әхлакый кыйммәтләр" мини-проект эшләделәр.
-
Бер күрешү-үзе бер гомер ("Укытучыны котла!" акциясе кысаларында) 03.10.2016

Бүген мәктәптә “Өлкәннәр көне”, “Укытучылар көне” уңаеннан, “Бер очрашу-бер гомер” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Чарада күп еллар мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан ветеран укытучыларыбыз, техперсонал катнашты. . Гомерләре буе хезмәттә кайнап, тормыш авырлыкларын иңнәрендә күтәреп, мәктәп данын район, республикакүләм танытуда зур өлеш кертеп, лаеклы ялга кадәр намуслы хезмәт иткән ветераннарга рәхмәт сүзләре яңгырады. 2 нче класс укучылары (кл. җит. Шаймарданова Р.Г.) бәйрәм концерты әзерләделәр. Укытучылар җылы әңгәмә корып, бер-берсенең хәлләрен сорашып, тормышлары белән кызыксындылар. Бүгенге очрашу һәркемнең күңелендә онытылмаслык матур хәтирә булып сакланыр. Бәйрәмнәрдә генә түгел, гадәти тормышта да өлкәннәрнең, якыннарның кадерен белеп, күрешеп яшик. Юкка гына халык: “Җир астыннан юллар ябык, исән чакта күрешик” , - димәгән. Чыннан да, бер күрешү-үзе бер гомер.










