МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово,ул.Пушкина д.40 |
| Телефон: | +7(855)-562-44-53 |
| E-Mail: | Dleisan.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ляйсан" |
| Руководитель: | Латипова Айсылу Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 83 |
| У нас учат: | 9 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
КВН да катнаштык 17.12.2019

17 декабрь көнне "Кояшкай" балалар бакчасы базасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатында "Юл кагыйдәләрен барлык баларда белергә тиеш " дигән темага уздырылган КВНда бакчабызның "Зебрята" командысы да катнашты. Балаларыбыз уңышлы чыгыш ясап 3урынга лаек булдылар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
-
"Шкатулка знаний безопасности" 13.12.2019

Педагоги МБДОУ "Ляйсан" приняли участие на районном конкурсе лэпбуков "Шкатулка знаний безопасности" в Муслюмовском районе и стали победителями. Коллектив был награждён дипломом и настольной игрой.
-
Канатлы дусларыбызга ярдәм. 12.12.2019

Бакчабызның уртанчылар төркемендә "Кошларга ярдәм ит" акциясе утте. Балалар әти - әниләре белән берлектә җимлекләр ясап алып килделәр.Җимлекләрне саф һавага чыккач балалар тәрбияче апалары белән бергәләп урнаштырдылар.
-
Смотр-конкурсының йомгаклау концерты 11.12.2019

-
Хәзер чыршыбыз бизәлгән, муенсалар да элгән... 10.12.2019

Тиздән, бик тиздән Чыршы бәйрәмнәре башланыр, Яңа ел да , Кыш бабай белән Кар кызы да килеп җитәр. Бүген уртанчылар төркеме балалары үзләренең бүлмәсендәге чыршыны бизәде. Алар шарлар, кар бөртекләре ясап куйдылар, үз куллары белән матур чылбыр ясап элделәр. Чыршы бик матур булды. Төркемгә бәйрәмгә килгән кунаклар да, Кыш бабай да чыршыны яратырлар, аңа карап сокланырлар.
-
Театр уйнарга яратабыз 09.12.2019

Өстәл театры һәм бармак белән уеннар баланың баш миен үстерә, сөйләм үсешен, иҗади сәләтләрен, сабыйның фантазиясен стимуллаштыра. Бакчабызның зурлар төркеме балалары көндә кечкенә генә спектакльләр, күренешләр, әкиятләр уйныйлар.
-
Тәгәрәтеп ак карны, ясадык кар бабайны... 06.12.2019

Бүген урамда бик матур җылы көн булды,бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары шул мөмкинлектән файдаланып бергәләшеп кар бабай ясап куйдылар.
Тәгәрәтеп ак карны,
Ясадык кар бабайны.
Куйдык кишердән борын,
Ясадык ике кулын.
Күзләре- кара күмер.
Дидек: “Син урам себер!”
Зур себерке тоттырдык,
Көлешеп карап тордык.
-
Саф һавада уйнарга яратабыз 06.12.2019

Уртынчылар төркем балалары сәламәтлекләрен ныгыту максаты белән даими рәвештә саф һавага чыгалар. Кардан төрле сыннар ясап Яңа ел килүен көтәләр.
-
Саф һавада уйныйбыз. 03.12.2019

Бакчабызның зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар саф һавада уйнарга ярата, җылы, җилсез көннәрне көтеп ала. Бүген дә алар уен вакытында ак карга рәсемнәр ясадылар ,хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Шулай ук кошларны күзәтеп, җимлекләргә җимнәр салдылар.
-
Җиргә матурлыкны, сез бирәсез газиз әниләр... 28.11.2019

28 ноябрь көнне Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында әниләр көненә багышланган "Җиргә матурлыкны, сез бирәсез газиз әниләр..." кичәсендә бакчабызда бик күп еллар яшь буынга белем-тәрбия биргән тәрбиячебез, үзедә ике бала әнисе булган Имамова Розалия Миргазиян кызы бүләкләнде.








