МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово,ул.Пушкина д.40 |
| Телефон: | +7(855)-562-44-53 |
| E-Mail: | Dleisan.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ляйсан" |
| Руководитель: | Латипова Айсылу Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 83 |
| У нас учат: | 9 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Милли киемнәр 04.10.2021

Мөслим “Ләйсән” балалар бакчасында “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында, балалар “Милли киемнәр” белән таныштылар. Төп максат: балаларда милли киемнәргә кызыксыну уяту, үзләренә хас булган үзенчәлекләрен ачыклау. Әңгәмә барышында киемнәргә карата зәвык, сакчыл караш тәрбияләнде.
-
Мөслим районының Кызыл китабы 01.10.2021

Мөслим районы “Ләйсән” балалар бакчасында “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында, мәктәпкә әзерлек төркем балалары бакчада эшләп килүче “Мөслим районының Кызыл китабы” проектын дәвам итәләр. Үсемлекләр һәм хайваннар турында шигырьләр өйрәнәләр, табышмаклар чишәләр, төрле уеннар аша белемнәрен киңәйтәләр.
В МБДОУ «Ляйсан» в рамках «Года родного языка и народного единства», дети подготовительной группы продолжают работу над проектом «Красная книга Муслюмовского района». Разучивают стихи, отгадывают загадки про животных и растения, расширяют свой кругозор через различные игры.
-
"Хезмәткә дан" 30.09.2021

Мөслим районы “Ләйсән” балалар бакчасының зурлар төркеме, “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында “Хезмәткә дан” аллеясында булдылар. Максат: балаларны аллеядагы мактау тактасында үз өлкәләрендә тырыш һәм нәтиҗәле хезмәт куеп, югары күрсәткечләргә ирешкән алдынгылар белән таныштыру, аларга карата хөрмәт тәрбияләү.
-
Кисеп ябыштыру эшчәнлеге 29.09.2021

Мөслим районы “Ләйсән” балалар бакчасы. “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында икенче кечкенәләр төркемендә кисеп ябештерү эшчәнлеге. Балалар үз куллары белән матур итеп ябештеререгә өйрәнәләр.
В МБДОУ «Ляйсан» в рамках «Года родного языка и народного единства» дети второй младшей группы учатся работать с бумагой и клеем. Сегодня у них прошла образовательная деятельность по аппликации на тему «Овощи».
-
"Сөмбелә" бәйрәменә әзерләнәбез 27.09.2021

Мөслим “Ләйсән” балалар бакчасында “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында, балалар милли бәйрәмебез “Сөмбелә” бәйрәменә әзерләнәләр. Балалар ел фасылларын аера белергә өйрәнәләр, аларның үзенчәлекләре белән танышалар. Музыка эшчәнлеге барышында, тәрбиячеләр көз турында җыр-бию аша туган як табигатенә ярату хисләрен тәрбияли.
В МБДОУ «Ляйсан» в рамках «Года родного языка и народного единства» дети готовятся к народному празднику “Сөмбелә”. Дети учатся определять времена города,знакомятся с их отичительными особенностями. Во время занятия музыкой, воспитатели пробуждают чувство любви к природе родного края через песни и танцы.
-
Авазлар агачы 24.09.2021

Мөслим “Ләйсән” балалар бакчасында “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында, мәктәпкә әзерлек төркем балалары уен формасында авазларны өйрәнәләр һәм өйрәнгән материалны “Авазлар агачы”на теркәп баралар.
В МБДОУ «Ляйсан» в рамках «Года родного языка и народного единства» дети подготовительной группы в игровой форме изучают звуки и изученный материал прикрепляют на «Звуковое древо».
-
"Мөслимебезгә көз килде" 23.09.2021

Мөслим "Ләйсән" балалар бакчасының зурлар төркемендә, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында ,"Мөслимебезгә көз килде" дигән темага эшчәнлек үткәрелде. Эшчәнлек барышында балалар көз турында белемнәрен күрсәтте, көз турында шигырьләр, җырлар тыңладылар.Эшчәнлеккә йомгак ясап "Көзге урман" рәсемен ясадылар.
В МБДОУ "Ляйсан" для детей старшей группы, в рамках Года родного языка и народного единства, провели занятие на тему "Мөслимебезгә көз килде". В ходе занятия дети показали свои знания про осень, прослушали песни, стихи про осень. В конце дети нарисовали рисунок "Осенний лес".
-
Мозаика белән төсләр кабатлау 22.09.2021

«Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» кысаларында Мөслим “Ләйсән”балалар бакчасының кечкенәләр төркеме балалары төсләрне уен формасында кабатлап алдылар. Мозаика белән уйнау балалар өчен бик файдалы. Ул вак моториканы, фантазияны, логик фикерләүне үстерергә ярдәм итә.
В МБДОУ «Ляйсан» в рамках «Года родного языка и народного единства» дети младшей группы в игровой форме повторилли названия цветов. Играть в мозайку для детей очень полезно: развивается мелкая моторика, фантазия, логическое мышление и тем самым развиваются умственные способности.
-
Рәсем эшчәнлегендә 21.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге еллары кысаларында кечкенәләр төркемендә рәсем эшчәнлеге.
Кече яшьтәге балалар өчен рәсем ясау белән шөгыльләнү, белем бирү процессының нигезен тәшкил итә. 2-3 яшьтә балаларда сынлы сәнгать ярдәмендә психик процессларның, аерым алганда, фикерләү һәм кабул итү процессларының актив үсеше бара. Кечкенәләр төркемендәге балалар рәсем ясарга бик яраталар, бигрәк тә гуашь, якты буяулар белән. Бүген нәниләр тәрбияче белән яңгыр тамчысы ясап карадылар. Барысы да бик тырышты. Рәсемнәр бик яхшы килеп чыкты!
Для младших дошкольников занятия рисованием составляют основу образовательного процесса. В возрасте 2–3 лет у детей благодаря занятиям по изобразительному искусству происходит активное развитие психических процессов, в частности мышления и восприятия. Кроме того, в рисовании бесформенных, хаотичных линий проявляются творческие задатки, передающие представления малышей о мире вокруг. Во второй группе раннего возраста детишки очень любят рисовать, особенно гуашью, яркими красками. Сегодня малыши с воспитателем попробовали нарисовать капли дождя. Все очень старались. Получились забавные капельки!
-
Яшелчә күргәзмәсе 20.09.2021

Мөслим “Ләйсән”балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркемендә “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында яшелчәләр күргәзмәсендә сәяхәттә булды. Балаларда туган як табигатенә, яшелчәләргә карата сакчыл караш тәрбияләү, яшелчәләр турындагы белемнәрен уеннар, җырлар аша ныгыту максаты булып торды.








