МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово,ул.Пушкина д.40 |
| Телефон: | +7(855)-562-44-53 |
| E-Mail: | Dleisan.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ляйсан" |
| Руководитель: | Латипова Айсылу Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 83 |
| У нас учат: | 9 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Әкиятләр яратабыз 20.10.2021

Мослим районы "Лэйсэн" балалар бакчасы. «Туган телләр хэм халыклар бердәмлеге елы». Икенче кечкенэлэр торкемендэге балалар экиятне бик телэп яратып карыйлар. Театральлэштерелгэн эшчэнлек балалар бакчасында кечкенэ баланын тормышына торлелеге кертэ. Бер ук вакытта театральлэштерелгэн уен балаларда туган мэдэнияткэ, эдэбияткэ нык кызыксыну уята. Остэл театры ярдэмендэ балаларнын сойлэм теле, вак кул моторикасы усэ.
МБДОУ "Ляйсан". «Год Родного языка и народного единства». Дети второй младшей группы с удовольствием слушают сказку, а ещё с большой радостью смотрят тетрализованный показ сказки. Театрализованная деятельность вносит разнообразие в жизнь маленького ребёнка в детском саду. Одновременно театрализованная игра даёт детям устойчивый интерес к родной культуре, литературе. При помощи настольного театра у малышей развивается пространственное воображение, речь, мелкая моторика. Дети учатся эмоционально откликается, включаться в рассказывании сказки, внятно произносить звуки.
-
“Өйрәнәбез, иҗат итәбез, уйныйбыз” 18.10.2021

Мөслим “Ләйсән” балалар бакчасында “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында, кул курчаклары ярдәмендә “Өйрәнәбез, иҗат итәбез, уйныйбыз”. Бала курчак театры персонаңын бик теләп кулына ала һәм аның исеменнән үз уйларын сөли. Курчак ярдәмендә ул үзенең борчуларын күрсәтә, аңлата. Курчак балаларны диалог алып барырга этәрә, бу үз чиратында диалогик сөйләмне үстерү өчен стимул булып тора. Төрле образларда уйнау сөйләмне активлаштыра, аларның эчке дөньясын баета.
-
Дөрес туклану турында әңгәмә 15.10.2021

Мөслим районы “Ләйсән” балалар бакчасында “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән дөрес туклану, витаминнар турында сөйләштек, табышмакларга җаваплар бирдек. Балалар бик кызыксынып тыңладылар. Үзләренә күп файдалы мәгълүматләр алдылар.
-
"Хуш киләсен көз" 14.10.2021

Мәктәпкәчә балачак- бала тормышының иң әһәмиятле чоры. Шушы чорда ул кечкенә тикшерүчене хәтерләтә. Алар зур кызыксыну белән әйләнә-тирә юньне өйрәнәләр. Бала эшчәнлегендә никадәр төрлелек булса, баланың һәрьяклы үсеше камилрәк була. Менә шуңа күрә дә балалар бакчасында сүрәтләү эшчәнлегенә зур игътибар бирелә. Сәнгать эшчәнлеге балага зур сөенеч китерә. Бүген Мөслим “Ләйсән” балалар бакчасының зурлар төркеме “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында, “Хуш киләсен көз” темасына рәсем эшчәнлеге үткәрелде. Бу эшчәнлек вакытында балалар үзләренең күргән, тойган әйберләрен сүрәтләп кенә калмыйлар, ә предметка хас үзенчәлекле билгеләр белән дә танышалар.
-
Кечкенә рәссамнар 13.10.2021

Мөслим районы “Ләйсән” балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркемендә “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы”. Раскраскалар – бала өчен үсеш уеннарының берсе булып тора. Аның максаты бу рәсемне якты, төсле итеп буяу. Буяган вакытта баланың кул моторикасы үсә, төсләрне сайларга өйрәнә. Балаларга раскраска буяу ошый.
Во второй младшей группе МБДОУ “Ляйсан” “Год Родного языка и народного единства”. Раскраски- одни из развивающих игр для ребенка, где он видит перед собой незакрашенную картину. Его цель сделать картну яркой, цветной. Они играют очень важную роль в развитии ребёнка. Во время раскрашивания ребёнок развивает моторику рук, учится подбирать цветовую гамму. Ещё они дают возможность отдохнуть и расслабиться, отвлечься на время от шумных игр и окунуться в мир фантазий. Детям второй младшей группы очень нравится раскрашивать раскраски.
-
Әвәләү эшчәнлеге 12.10.2021

Мөсли районы “Ләйсән” балалар бакчасында “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында, беренче кечкенәләр төркеме балаларын иҗади сәнгать үсеше өлкәсенең, әвәләү эшчәнлегенә кызыксыну уяту. Пластилин белән әвәләү ысуллары турында күзаллауларын ныгыту һәм эшләгән эштән шатлану хисе тәрбияләү.
В рамках “Года родных языков и народного единства” в Муслюмовском детском саду «Ляйсан» в первой младшей группе формируют интерес к лепке. Закрепляют представления о свойствах пластилина и вызывают у детей радость от восприятия результата работы.
-
Көзге табигать 11.10.2021

Мөслим “Ләйсән” балалар бакчасында “Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы” кысаларында “Көзге табигатъ” белән танышу. Балаларда көзге табигатьнең матурлыгына соклана белү, күзәтүчәнлек сыйфатлары, сакчыл караш тәрбияләнде.
-
"Татарстан буйлап сәяхәт" 08.10.2021

Мөслим районы “Ләйсән” балалар бакчасында “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында, мәктәпкә әзерлек төркем балалар “Татарстан буйлап сәяхәт”кә чыктылар.Төп максат булып, балаларда халкыбызның туган җиренә, теленә, тарихына, мәдәниятына кызыксыну үмтерү. Балалар республикабызның картасы белән, Татарстан шәһәрләренең (авылларының) үзләренә генә хас булган үзенчәлекләре белән таныштылар, нәрсә белән данлыклы булулары турында белделәр.
В МБДОУ «Ляйсан» в рамках «Года родного языка и народного единства», дети подготовительной группы совершили «путешествие по Республике Татарстан». Главной задачей было продолжить развивать заинтересованность детей в истории своего народа, в его культуре и родного языка. Дети познакомились с картой республики, а также узнали про особенности городов (деревень) и чем они знамениты.
-
"Хезмәт төбе сары алтын" 07.10.2021

Кече яшьтән үк хезмәт тәрбиясе алган балалар мәктәптә дә мөстәкыйль, оешкан, актив, пөхтә һәм үзләренә хезмәт күрсәтә белүләре белән аерылып торалар. А.С.Макаренко әйтүенчә, хезмәт дөрес оештырылганда бала шатлык хисләре кичерә, хезмәтнең тәмен тоя.
Без, тәрбиячеләр, моны яхшы беләбез, шуңа күрә үзебезнең балалар бакчасында моңа бик нык әһәмият бирәбез. Бүген Мөслим “Ләйсән” балалар бакчасының зурлар төркеме балалары белән, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында хезмәт эшчәнлеген рациональ оештыру максатыннан, бакча территориясендәге коелган яфракларны җыештырдык. Алар белән бергәләшеп эшләү, кирәк вакытта киңәш белән ярдәм итү, балаларның кечкенә генә уңышларына да сөенү, мактау бала шәхесендә иң яхшы сыйфатларны тәрбияләргә ярдәм итә. -
Өстәл уеннары 06.10.2021

Мөслим “Ләйсән” балалар бакчасында “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында, икенче кечкенәләр төркеме балалары өстәл уеннары аша сөйләм күнекмәләрен ныгыталар. Өстәл уены – ул ләззәт тә, бер үк вакытта үсеш тә. Уен барышында балаларның логик фикерләү сәләтләре үсә, игътибарлыклары арта, кул чуклары күнекмәләре ныгый.
В Муслюмовском детском саду “Ляйсан” в рамках “Года единства родных языков и народов” дети второй младшей группы укрепляют свои речевые навыки посредством настольных игр. Настольная игра-это и удовольствие, и развитие одновременно. В ходе игры у детей развиваются способности к логическому мышлению, внимательность, укрепляется мелкая моторика.








