МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148
-
Әкиятләр илендә
24.11.2014
Бакчадагы балаларга тәрбияче Гөлнар Төхбагалиева мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән балаларны әхлак нормаларына өйрәтү буенча "Нәрсә яхшы, нәрсә начар?" темасына багышланган "Кунакка баргач", "Пик, Пак маҗаралары" әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Әкият ахырында тәрбиячеләр һәм балалар әхлак нормалары, ягъни өлкәннәргә, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы, мәрхәмәтле, ягымлы булырга кирәклеге турында сөйләштеләр.
-
Тәрбиячеләрнең педагогик киңәшмәсе узды 20.11.2014

Тәрбиячеләрнең "Балаларның сөйләмен үстерү буенча эшчәнлекне тагы да камилләштерү" темасына педагогик киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә тәрбиячеләр балаларның сөйләмен үстерү эшчәнлегендәге үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Балаларның сөйләмен тагы да камилләштерү максатыннан эш планы билгеләделәр.
-
Уртанчылар төркемендә "Йорт һәм кыргый хайваннар" темасына ачык белем бирү эшчәнлеге узды. 18.11.2014

Уртанчылар төркемендә тәрбияче Р.М.Исламова сөйләм үстерү буенча "Йорт һәм кыргый хайваннар" темасына ачык белем бирү эшчәнлеге күрсәтте. Тәрбияче эшчәнлектә интеграция ысылларын бик оста кхулланган. Эшчәнлек гомүмән алганда уен формасында барды, балаларның йорт һәм кыргый хайваннар турында белемнәре ныгытылды. Балалар тулы җөмләләр белән сәнгатьле итеп сөйли беләләр.
-
Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү буенча ачык белем бирү эшчәнлеге узды 12.11.2014

Икенче кечкенәләр төркемендә 12 ноябрьдан 15 ноябрьга кадәр "Балаларның сөйләм үстерү эшчәнлегендә Ф.В.Хәзрәтованың, З.Г.Шәрәфетдинованың "Туган телдә сөйләшәбез" укыту-методик комплектын кулланып эшлүнең торышы" темасына тематик тикшерү узды. Тәрбиячеләр Г.Я.Сафиуллина, Р.М.Габдулхакова сөйләм үстерү буенча ачык белем бирү эшчәнлеге күрсәттеләр.
-
Сөйләм үстерү буенча ачык белем бирү эшчәнлеге узды. 12.11.2014

Икенче кечкенәләр төркемендә тәрбияче Р.М.Габдулхакова сөйләм үстерү буенча балаларга "Көз" темасына ачык белем бирү эшчәнлеге күрсәтте.
-
Уртанчылар төркемендә "Сөмбелә" бәйрәме 23.10.2014

Уртанчылар төркемендә "Сөмбелә" бәйрәме узды. Бәйрәмгә кунак итеп әти-әниләр дә чакырылган иде. Балалар көз, көзге муллык турында сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.
-
Зурлар төркемендә "Сөмбелә" бәйрәме 23.10.2014

Зурлар төркемендә "Сөмбелә" бәйрәме узды. Тәрбиячеләре Г.Тухбагалиева, Л.Закирова. Бәйрәмгә кунак итеп әти-әниләр дә чакырылганнар иде. Балалар көз, көзге муллык турында шигырьләр сөйләделә, җыр
-
Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Сөмбелә" бәйрәме 23.10.2014

Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Сөмбелә" бәйрәме узды. Тәрбиячеләр Р.Мөхәммәтова, Р.Галимова. Бәйрәмгә кунак итеп әти-әниләр дә катнаштылар. Балалар көз, көзге муллык турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.
-
Кечкенәләрдә "Сөмбелә" бәйрәме 21.10.2014

Икенче кечкенәләр төркемендә "Сөмбелә" бәйрәме узды.
-
"Яшелчәләрдән композиция" күргәзмәсе 15.10.2014

Зурлар төркемендә "Яшелчәләрдән композиция" исеме астында күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә балалар әти-әниләре белән берлектә төрле хикәяләр һәм әкиятләр персонажларын тасвирладылар.







