МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Хакимова Гульнара Шариповна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 19 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
17.10.2025

Эмоции от поездки в Муслюмовский район
Хочу поделиться радостными и волнительными впечатлениями от сегодняшнего визита в Муслюмовский район! Нас гостеприимно встретили руководитель Совета отцов Марсель Муфаздалович и самые активные папы района.
Сколько энергии и настоящей, мужской заботы о своих семьях и земляках! Они подробно рассказали о своей деятельности и больших перспективах. Очень радостно видеть, как район процветает, и знать, что во главе угла — благополучие семей.
Мы обменялись ценным опытом, а также вручили заслуженные благодарственные письма лучшим отцам. Спасибо вам, муслюмовцы, за ваших детей и крепкие семьи!
Завершился день очень душевным и важным жестом — мы возложили цветы к Вечному огню и почтили память героев, павших в СВО. Это событие наполнило встречу особым смыслом, напомнив о связи поколений и истинной ценности мира.
Татарстан — это одна большая и крепкая семья! Горжусь! -
Әтиләр көне 17.10.2025

19 октябрь- әтиләр көне уңаеннан, мәктәптә "Ир- егетләр- ил терәге, әтиләр- гаилә терәге" исемле бәйрәм кичәсе үтте. Кичәнең беренче өлешендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хамматуллина Р. М. мәктәптә Әтиләр советы эшчәнлеге белән таныштырды, эшләр планлаштырылды. Мөхәммәдиева А. Ф. "Гаиләдә ир-атның роле" темасына чыгыш ясады. Әтиләр өчен тренинг үткәрде. Тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Мөбәрәкова Д. Ф. әтиләр һәм егетләр командалары арасында "Йөзгә бер" уенын үткәрде. "Егет без" һәм "Әтиләр" командалалары көч сынашты, очколар саны тигез булды. Мәктәп директоры Хәкимова Г. Ш. катнашучыларга бүләкләр тапшырды. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Кичә ахырында укучылар әтиләренә үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
-
"Школьная волейбольная лига" 16.10.2025

В рамках турнира "Школьная волейбольная лига" в школе проводятся соревнования по волейболу.
-
"Сөмбелә" бәйрәменә бизәлгән тәрәзәләр 15.10.2025

Яңгыр түгел, кар да түгел,
Яфраклар ява җиргә.
Көз турында җырлыймын мин —
Кушыл син яңа җырга.
Сары, сары, сап-сары
Агачның яфраклары.
Җил исә, ява яфрак —
Көзнең матур чаклары.
Оча яфрак, уйный яфрак
Һаваларда әйләнеп.
Бүген, бүген, бүген, бүген
Яфракларның бәйрәме!
Ләбиб Лерон -
Хәтер көне 15.10.2025

15 октябрь- Хәтер көне, Казанны яклап шәһит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию, аларның горур көрәшен, батырлыкларын искә алу көне. Шул уңайдан тарих укытучысы Бәдретдинова Гөлназ Мәгъфүрҗановна "Хәтер исән икән - тарих бар" дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрде. 1552 елның 15 октябре - татар халкы өчен иң фаҗигале көн, үз дәүләтчелеген югалту көне булып тора. Укучылар Казан ханлыгы тарихы, Сөембикә-ханбикәнең идарә иткән еллары белән таныштылар.
-
Мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркеме эшчәнлеге 15.10.2025
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә "Башак" әкиятен сәхнәләштерергэ әзерлек бара. Балалар әкиятнең иллюстрацияләрен, мультфильмын карый. Әкият геройларының тискәре якларын ачыклый. -
Класс сәгате үтте 14.10.2025

Бүген мәктәптә 2–9 нчы сыйныфлар өчен "Мәрхәмәтлелек бизи кешене" темасына сыйныф сәгате үткәрелде, аны Шамсова Резида Дәнифовна алып барды. Балаларның күңеленә мәрхәмәтлелек орлыгы гаиләдә салына. Шул темага багышланган текст укучылар күңелендә зур тетрәнү тудырды.
Дәрес ахырында укучылар игелекле булу планын төзеделәр, тема буенча "Мәкальнең дәвамын тап" дигән уен уйнадылар. -
Разговоры о важном 13.10.2025

Началась новая учебная неделя. Начали ее с утренней зарядки, поднятия государственных флагов под исполнение гимнов и общешкольной линейки.
В рамках проекта «Разговоры о важном» прошли классные часы на тему «Как понять друг друга разным поколениям?». Уроки были посвящены обсуждению важности взаимопонимания между поколениями. -
"Әти белән бергә" акциясе 13.10.2025

Безнең мәктәптә әтиләр көненә багышланган «Әти белән бергә» акциясе башланды. Укучыларыбыз әлеге акциядә бик теләп катнаша.
-
Өлкәннәргә ярдәм 11.10.2025

Укучыларыбыз өлкәннәрне дә игътибарсыз калдырмый. Бу юлы укытучылар Шамсова Р. Д., Хамматуллина Р. М. җитәкчелегендә Харисова Рәмилә апага шефлыкка бардылар. Бакчасындагы чүпне түгеп, чистартып куйдылар.









