МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Хакимова Гульнара Шариповна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 19 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Олимпиадалар
25.12.2025
Бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль этабы төгәлләнде. Мәктәбебез укучылары зур уңышларга ирештеләр. Барысы 18 призлы урын яуладык. Шуларның 4 се җиңүче, 14е призер. Мәктәп дирекциясе укучыларга, әзерләгән укытучыларга зур рәхмәт белдерә. Республика олимпиадаларында катнашучыларга зур уңышларга ирешүләрен телибез.
-
Проект по разработке комиксов 23.12.2025

В рамках проекта по разработке и распространению комиксов в сфере цифровой гигиены в МБОУ "Амикеевская ООШ" советник директора по воспитанию Мубаракова Динара Фирусовна ознакомила учащихся с комиксами «Цифровой двойник" и "Смытые краски"
-
Заседание Совета при Главе 23.12.2025

Советник директора по воспитанию Мубаракова Динара Фирусовна приняла участие на заседании Совета при Главе Муслюмовского муниципального района. На заседании участвовал помощник Раиса РТ, руководитель регионального отделения российского движения детей и молодежи «Движение Первых» Тимур Сулейманов. В ходе заседания были сделаны итоги года, поставлены цели на следующий год.
-
Ел укучысы-2025 23.12.2025

4 нче сыйныф укучысы Мөбәрәков Ранил "Ел укучысы-2025" конкурсының зона турында уңышлы чыгыш ясап кайтты. Конкурс барышында укучылар төрле сынаулар үттеләр: фәннәр буенча биремнәр эшләделәр, сорауларга җавап бирделәр, матур язу, сәнгатьле сөйләү буенча да белемнәре тикшерелде. Класс җитәкчесе Мөхәмәдиева А.Ф.
-
Ата-аналар җыелышы 20.12.2025

Башлангыч сыйныфларда "Дәрес әзерләүдә ата-аналарның ярдәме" дигән темага ата-аналар җыелышы үтте. Әниләр ачык дәрес,укучылар тарафыннан әзерләнгән театр карадылар,анкета сорауларына җавап бирделәр.
-
Олимпиада призерларын котлыйбыз
18.12.2025
Бүген татар теленнән олимпиадада җиңүче һәм призерларны котлыйбыз! 8 нче сыйныф укучысы Мөбәрәкова Лилиана җиңүче, Мөбәрәков Ранил (4 нче сыйныф), Латыйпов Данир (6 нчы сыйныф), Хәбирова Азалия (7 нче сыйныф), Бәдретдинов Эмиль (9 нчы сыйныф) призер булдылар. Укытучылары Мөхәмәдиева А.Ф., Шамсова Р. Д., Хәкимова Г. Ш. Афәрин!!! Булдырдыгыз!!! Уңышлар телибез.
-
Олимпиада җиңүчеләрен котлыйбыз
17.12.2025
Мәктәбебез укучылары Шамс Айдан (7 класс) һәм Мөбәрәкова Лилияна (8 класс) татар әдәбиятыннан үткәрелгән олимпиаданың муниципаль этабы җиңүчеләре булдылар. Укытучылары Хәкимова Г. Ш., Шамсова Р. Д. Котлыйбыз, алга таба да уңышка ирешүләрен телибез.
-
"Ел укытучысы" конкурсы 16.12.2025

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Бәдретдинова Гөлназ Мәгъфүрҗановна "Ел укытучысы" конкурсының муниципаль этабында катнашты.
-
Мәктәпкә әзерлек төркемендә
16.12.2025
Мәктәпкә әзерлек төркемендә язу күнекмәләрен ныгыту өчен эш дәфтәрләре ярдәмгә килә. Алар ярдәмендә вак моторика, уйлау сәләте үстерелә һәм түземлелек тәрбияләнә. Балалар башлаган эшне ахырына кадәр җиткерергә өйрәнә. Уенчыклар ясауны да балалар бик ярата . Бүген смайлик-сквиш (антистресс) ясадылар.
-
Онлайн җыелыш
16.12.2025
15 нче декабрь көнне 9 нчы сыйныф укучылары һәм ата-аналары өчен онлайн җыелыш үтте. Җыелышта сүз бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру буенча экспериментта катнашу, һөнәри уку йортларына укырга керү тәртибе турында барды.









