Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А |
| Телефон: | +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43 |
| E-Mail: | G12tat.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой" |
| Руководитель: | Нагимова Зуммарат Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 449 учащихся |
| У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Бердәм сыйныф сәгатьләре узды! 27.01.2021

27 гыйнвар - Ленинград блокадасы өзелүгә 77 ел. Шул уңайдан һәр класста эчтәлекле сыйныф сәгатьләре узды! Җиңүчеләргә мәңгелек ДАН!
27 января - День воинской славы России, 77 годовщина снятия блокады Ленинграда. В гимназии в каждом классе прошли содержательные классные часы, посвященные этой дате. Вечная СЛАВА Победителям!
-
Котлыйбыз! Поздравляем! 25.01.2021

Бүген сөекле актрисабыз Нәҗибә Гыймаделислам кызы Ихсанованың гомер бәйрәме! Сезгә ихлас, иң күркәм теләкләребез! Сезнең янәшәдә узган һәр мизгелебез - онытылмас хатирә, тормыш МАЯГЫ! Бәйрәмегез белән!
Сегодня день рождения уважаемой артистки Нажибы Гимаделисламовны Ихсановой! Примите наши добрые пожелания! Каждая наша встреча была незабываемой историей, долгожданным событием! С праздником Вас!
-
XXI гасырның 21 елның 21 нче көне! 21.01.2021

100 елга бер генә килә торган тарихи көндә гимназиядә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирелде! Шул уңайдан, 2-10 сыйныф укучылары арасында Халыклар дуслыгы Фестивалена җирәбә салу оештырылды! 16 февральдә узачак Фестиваль Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана! Җирәбә нәтиҗәләре: 2 а - рус, 2 б - татар, 3 а - әзәрбайҗан, 3 б - үзбәк, 4 а - чуаш, 4 б - мари, 5 а - гарәп, 5 б - төрек, 6 а - чегән, 6 б - индус, 7 а - куба, 7 б - итальян, 8 а - шотланд, 8 б - чех, 10 сыйныф - татар халкы! Бергә һәм бердәм булыйк!
-
"Кояшкай"да - тантана! 30.12.2020

Бүген гимназиядә "Кояшкай" лагере сменасын ябу тантанасы узды! 2020 елның соңгы көннәре Талант-шоу, Маски-шоу, бию флешмобы, инглиз телендә "New Year Quiz" Яңа ел тамашасы кебек мавыктыргыч чаралар белән истә калды! Көтәбез сине, Яңа 2021 ел!
-
"Илһамият - 2020" җиңүчеләре билгеле! 24.12.2020

"Илһамият - 2020" бәйгесе җиңүчеләре билгеле: "Ак калфак" ансамбле - 2 дәрәҗә лауреат, Розыева Эльмира - 1 дәрәҗә лауреат, нәфис сүз осталарыбыз Фатыйхова Сөмбел - 1 дәрәҗә лауреат, Гыйльметдинова Алисә - 2 дәрәҗә лауреат! Котлыйбыз!
-
Рәхим ит, КИЛӘЧӘК ЕЛЫ! 22.12.2020

22 декабрьдә гимназия укытучыларының Яңа ел кичәсе узды. Җырлы-биюле тамаша, мавыктыргыч уеннар гимназия гаиләсен тагын да берләштерде! Рәхим ит, КИЛӘЧӘК ЕЛЫ! Һәммәбезгә дә бик күп могҗизалар, уңышлар, иминлек, шатлык-куанычлар алып кил!
-
#ЖильеМолодымРТ 19.12.2020

Во исполнение поручения Президента Республики Татарстан Р.Н.Минниханова о запуске республиканской программы «Молодая семья», в соответствии с постановлением Кабинета Министров Республики Татарстан от 13.07.2020 №587 реализуется новая программа социальной ипотеки для всех категории молодых семей, проживающих и осуществляющих трудовую деятельность на территории Татарстана. В настоящее время в 26 муниципальных образованиях около 600 молодых семей подали документы для участия в новой программе, более 60 молодых семей уже проходят процедуру выбора квартир и заселение по новой программе. Вместе с тем на учете для улучшения жилищных условий в городах и районах Татарстана состоит более 2300 молодых семей.
-
Гаҗәеп күргәзмә ачылды! 17.12.2020

Гимназиянең оста куллы укучылары технологиядән олимпиадада уңышлы чыгыш ясады! 7 Б сыйныфы укучысы Сафина Азалия - "Остабикә почмагы", 7 Б сыйныфы укучысы Кадырова Лилия - "Балалар почмагы", 11 сыйныф укучысы Сергеева Эмилия "Джинсовая рапсодия" проектларын иҗат итте. Аларның проектлары - үрнәк! Технология укытучысы Галимҗанова Гүзәл Рәхимулловнага һәм остабикәләребезгә яхшы нәтиҗәләр һәм уңышлар телибез! Әлеге гаҗәеп күргәзмәне күрми калмагыз!
Мастерицы гимназии - ученицы 7 Б класса Сафина Азалия, Кадырова Лилия, ученица 11 класса Сергеева Эмилия успешно защитили свои проекты в муниципальном этапе олимпиады по технологии! Добро пожаловать на чудесную выставку наших мастериц!
-
ЙОЛАФЕСТ - 2020! 15.12.2020

15 декабрьдә гимназиянең актлар залында ЙолаФест* узды! Бу елгы чара видеоформатта оештырылуы белән аерылып тора. Сөмбелә, Каз өмәсе, Нардуган, Нәүрүз, Карга боткасы, Сабантуй бәйрәмнәрен 2-4 сыйныф укучылары бәян итсә, 5-10 сыйныфлар Кунак каршы алу, Исем кушу, Май башы, Яңгыр теләү, Бирнә әзерләү йолаларын, Аулак өй, Чәйгә чакыру гореф-гадәтләрен, Май чабу, Каз өмәсе, Нардуган бәйрәмнәрен күрсәтте! Тиздән "ЙолаФест - 2020" видеомизгелләре Инстаграмда урын алачак! Бергә һәм бердәм булыйк!
*ЙОЛАФЕСТ - татар халкының гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен өйрәнүгә багышланган милли Фестиваль. Беренче мәртәбә Гимназия көнендә - 2019 елның 29 октябренда үткәрелде.
-
"Ак калфак" ансамбле - лауреат! 14.12.2020

Гимназиянең "Ак калфак" ансамбле "Алишевский камертон" республика бәйгесендә 3 дәрәҗә лауреат булды! Бу 2 Б сыйныфы укучыларының зур сәхнәдә беренче җиңүләре! Котлыйбыз!
Вокальный ансамбль "Ак калфак" стал лауреатом III степени республиканского конкурса "Алишевский камертон"! Поздравляем!








