Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнесуньский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422167, Республика Татарстан, Мамадышский район, с. Верхняя Сунь, ул. К. Маркса, д. 5 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Nailya.Mugtasimova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнесуньский ДС" |
| Руководитель: | Мугтасимова Наиля Хатиповна |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 2 воспитанника (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнесуньский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
"Сарыкчылык комплексына экскурсия" 12.05.2012

Балалар белән, эшмәкәр Мотыйгуллин Р.М. ның сарыкчылык комплексына, экскурсиягә бардык. Комплекс эчендә яшь бәрәннәрне , ә утарда сарыкларны күзәттек. безнең балалар һәр экскурсиядән бик сөенеп кайталар.
-
"Ветеранда - кунакта" 08.05.2012

1941 нче елның 8 нче сентябреннән 1944 нче елның 27 нче январенә кадәр сузылган искиткеч авыр Ленинград блокадасын үз күзләре белән күргән, сугышның ачысын үз җилкәсендә татыган ветеран, инвалид - Низамов Гыйльметдин бабай белән очрашып сөйләшү өчен, балалар белән өенә бардык. (Чөнки сәламәтлеге какшау нәтиҗәсендә йөри алмый. )
-
"Йорт хайваннары белән танышуны дәвам итү" 28.04.2012

-
"Тукай - шигъри чишмәбез". 25.04.2012

Авылыбызның мәдәният йортында Габдулла Тукайның туган көненә "Тукай - шигъри чишмәбез" дигән исем астында зур концерт куйдык. Булдыра безнең балалар дияргә генә кала!
-
"Шигырь конкурсы җиңүчесе - Хадиуллин Искәндәр." 25.04.2012

Балалар бакчасында үткәрелгән шигырь конкурсында, күп шигырь белүе һәм сәнгатьле итеп сөйләве буенча 1 нче урынны алган, Хадиуллин Искәндәргә, бу концертта алкышлар аеруча күп булды. Җырга, нәфис сүзгә , биюгә дә оста шул ул безнең Искәндәр!.
-
"Нәүрүз - 2012". 22.03.2012

Авылыбызның Мәдәният йорты каршында уздырылган "Нәүрүз" бәйрәмендә безнең нәниләребез дә бик теләп катнашты. Алар үзләренең җырга, биюгә осталыкларын күрсәттеләр. "Аргументы и факты" газетасыннан килгән корреспондентыбыз, Алия Шарафетдинова, балаларның чыгышын бик теләп фотога төшерде.
-
"Нәүрүз - 2012". 22.03.2012

Тәмле дә соң "Карга боткасы"...Балаларыбыз учакта пешкән "Карга боткасы" белән сыйланалар.
-
"Карга боткасы"- 2012. 22.03.2012

-
"Мисс - Мамадыш 2012" конкурсы 16.03.2012

Раимова Ильзирәбез, мәктәп укучысы Миннегалиева Айгөл белән "Мисс- Мамадыш 2012" конкурсында катнашып җиңү яулап кайтты. Ильзирә алга таба да уңышлар сиңа!
-
"Мисс - Мамадыш 2012" 16.03.2012







