Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнесуньский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422167, Республика Татарстан, Мамадышский район, с. Верхняя Сунь, ул. К. Маркса, д. 5 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Nailya.Mugtasimova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнесуньский ДС" |
| Руководитель: | Мугтасимова Наиля Хатиповна |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 2 воспитанника (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнесуньский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
"Яшелчәләр патшалыгына сәяхәт" 11.10.2014

Балаларның яшелчәләрнең файдалы яклары белән кызыксынучанлыкларын, уйлау сәләтләрен үстерү, үз җирлегендә үсә торган яшелчәләр турындагы белемнәрен арттыру, аларның сәламәтлек өчен нинди файда китерүләрен ачыклау максатыннан "Яшелчә, җиләк - җимеш" проекты буенча "Яшелчәләр патшалыгында" дигән уен - сәяхәт эшчәнлек үткәрелде. Балаларга бу төр эшчәнлек бик ошады.
-
"Яшелчәләр патшалыгында". "Көз күчтәнәчләре". 11.10.2014

"Яшелчә патшасы" ролендә - Салахиев Булат.
-
"Өлкәннәр көне" 01.10.2014

-
"Яфрак яңгыры !" 29.09.2014

Әйләнә - тирә белән танышу эшчәнлеге табигать кочагында уза. Көзнең искиткеч матурлыгына балалар да сокланып туя алмыйлар...
-
"Йорт кошлары белән танышу" 27.09.2014

Йорт кошлары белән танышуыбызны дәвам итеп, Гарипов Радик һәм Гөлсинәләрнең шәхси хуҗалыкларындагы 150 казны күзәтергә Сон буена төштек. Казларны күзәткәннән соң , балалар табигать кочагында рәхәтләнеп уйнадылар.
-
"Бал бәйрәме - 2014" 26.09.2014

Авылыбызның мәдәният йортында бүген "Бал бәйрәме" гөрләп узды. Килгән кунаклар, авыл халкы, балалар - 25 шәхси хуҗалыктан күчтәнәч итеп алып килгән бал һәм тәм - томнар белән сыйландылар. Бәйрәм тамашасында җыр - бию, шигырьләр белән безнең бакча балалары да бик теләп катнашты. Бал хуҗалары төрле наминацияләр буенча бүләкләнделәр. Дини мәгълүматлардан белүебезчә - бал кортлары кешеләргә дәва һәм үрнәк өчен бирелгәненә без тагын бер кат инандык.
-
"Бал бәйрәме - 2014" 26.09.2014

Юкә балы бигрәк тә тәмле шул, ә кливер балы файдалы...
-
Татарстан кроссы - 2014. 21.09.2014

Мәктәп укучылыры белән без дә йөгерешкә чыктык.
-
"Йорт кошлары белән танышу" 19.09.2014

Әкияттәгечә, тавык үзенең чебиләре белән балалар бакчасы янына үзе килгән. Сентябрь аенда "качып" чыгарган чебиләрен безнең балаларыбыз да күреп калсын дигәндер инде.
-
"Икмәк - яшәү терәге" 13.09.2014

Балаларга көзге байлыкның халыкка шатлык, куаныч китерүен төшендерү, бу байлыкларны тудыручы игенчеләр – әтиләре хезмәтенә карата хөрмәт тәрбияләү, игенченең мактаулы һәм авыр хезмәте, икмәкнең нинди юллар аша табынга килүе турында тасвирлап сөйләргә өйрәтү максатыннан ындыр табагына( амбарга), басуга, паркка экскурсияләр үздырабыз.






