МБОУ «Урмышлинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе “Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбе” Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы/
Визитная карточка
| Адрес: | 423294, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Урмышла, ул. Центральная, д.6 |
| Телефон: | +7(855)-953-12-02 |
| E-Mail: | Ruzaliya.Habibullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Урмышлинская ООШ" |
| Руководитель: | Хабибуллина Рузалия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 23 |
| У нас учат: | 7 |
МБОУ «Урмышлинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе “Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбе” Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы/ - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 ( 247 ) 248 249 250 >>
-
Мәдәният елын ачу. 21.02.2014

5-7нче сыйныфлар катнашында "2014-Мәдәният елы"н ачу тантанасы үтте.
-
"21нче февраль-Халыкара туган тел" көне 21.02.2014

"21нче февраль-Халыкара туган тел" көненә багышланган мәктәпкүләм чара үткәрелде. (оештыручы татар теле укытучысы С.И. Мифтахова) 5-7нче сыйныф укучылары туган телгә, туган җиргә багышланган иҗат эшләре белән таныштырдылар.
-
4нче сыйныфлар өчен олимпиадалар
20.02.2014
Мәгариф идарәсенең 119нчы номерлы приказы нигезендә 4нче сыйныф укучылары рус теле, әйләнә- тирә дөнья, татар теле фәннәре буенча олимпиаданың муниципаль турында катнаштылар. Корнилова Илинә- рус теле, әйләнә- тирә, Хабибуллин Искәндәр татар теле.
-
"Мин кулыма китап алам" 19.02.2014

19нчы февраль көнне мәктәптә "Мин кулыма китап алам" дигән исемдәге фәнни-практик конференция узды. 7нче сыйныф укучылары әзерләгән бу конференция (җитәкчесе татар теле укытучысы Мифтахова С.И.) фронтовик язучыларның иҗатына һәм аларның батырлыгына багышланган иде.
-
Кул көрәше ярышлары.
18.02.2014
Мәктәптә "Спорт һәм сәламәтлек" айлыгы кысаларында кул көрәше ярышлары үтте.Иң көчле укучылар дип 1 сыйныфтан- Хабибуллин Сәйдәш, 2 сыйныфтан- Даутов Реналь, 3 сыйныфтан-Гатауллин Данис, 4 сыйныфтан--Хабибуллин Искәндәр, 5сыйныфтан-Хисамова Нәргизә, 6 сыйныфтан -Мустафина Адилә, 7 сыйныфтан- Хисамов Зөлфәт, 8 сыйныфтан- Газизов Айдан, 9 сыйныфтан -Хисамов Илназ табылды. Булдырдыгыз укучылар! Әфарин!
-
Герой-шагыйрь- Муса Җәлилгә 108 яшь 17.02.2014

-
Әлифба бәйрәме 15.02.2014

Беренчеләребез тагын да бер баскычка үстеләр, алар өчен "Әлифба" бәйрәме үтте. Үзләренең нинди уңышларга ирешкәннәрен, өйрәнгән һөнәрләрен мәктәп коллективына һәм ата-аналарга җиткерделәр. Мәктәп директоры Р.Н. Хәбибуллина исә алардан киләчәктә тагын да зур уңышлар көтеп калуларын белдерде, сыйныф җитәкчесе Хасаншина Р.Г.га уңышлар теләде.
-
"Әфганстан -йөрәк ярасы" очрашу 14.02.2014

Бүгенге очрашуга,Әфганстанда хезмәт иткән авылдашыбыз, Кәримов Нәфис абый килгән иде.Укучыларга ул үзе күргәннәрне сөйләде. Сорауларга җавап бирде. Укучылар исә аңа музыкаль чыгышларын тәкъдим иттеләр. Бу очрашу бик истәлекле булыр дип ышанабыз.
-
Шашка ярышы нәтиҗәләре
13.02.2014
Мәктәп буенча
1 урын - Фасхутдинов Ильфат (9кл)
2 урын- Гараева Гөлур (6кл)
3 урын - Шайхулова Гөлназ (8кл)
Афарин!!!
-
Пионербол ярышы 12.02.2014

"Спорт һәм сәламәтлек" айлыгы дәвам итә. 1-4нче сыйныфлар арасында пионербол ярышы үтте.
I урын- 4класс
II урын- 3 класс
III урын- 2 класс.
Молодцы!!!













