МБОУ «Урмышлинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе “Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбе” Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы/
Визитная карточка
| Адрес: | 423294, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Урмышла, ул. Центральная, д.6 |
| Телефон: | +7(855)-953-12-02 |
| E-Mail: | Ruzaliya.Habibullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Урмышлинская ООШ" |
| Руководитель: | Хабибуллина Рузалия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 23 |
| У нас учат: | 7 |
МБОУ «Урмышлинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе “Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбе” Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы/ - новости
Страницы: << 241 ( 242 ) 243 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Ветераннарга ярдәм 01.05.2014

Җиңү бәйрәме алдыннан "Ветераннарга ярдәм" акциясе башланып китте.7нче сыйныф укучылары Якупов Гата бабайга булышып кайттылар.
-
Парламент сәгате
30.04.2014
"Россия һәм Кырым -бергә!" темасы астында үткән Парламент сәгатендә укучылар тарих укытучысы Сахабутдинова Р.И. дан яңа мәгълүматлар ишеттеләр. Шулай ук җирле үзидарә җитәкчесе Р.Ф. Хабибулин да безнең кунагыбыз иде.
-
Җиңү бәйрәмен каршылап. 29.04.2014

Җиңүнең 69 еллыгын каршылау планы нигезендә , мәктәптә 29.04-5.05.2014 көннәрендә башлангыч сыйныфлар арасында "Безгә тынычлык кирәк!" рәсем бәйгесе үткәрелә. Җиңүчеләр бәйрәм көнне билгеләнәчәк.
-
Без-Тукайлы халык. 28.04.2014

Башлангыч сыйныфлар да Тукайны искә алу көненнән читтә калмадылар, мәктәп укучыларына әдәби-музыкаль монтаж әзерләп күрсәттеләр.
-
Милләтең белән горурлан 28.04.2014

Шөгер мәктәбендә 4нче сыйныф укучылары арасында "Милләтең белән горурлан, Халкыңның үзе белән!" дип исемләнгән муниципаль бәйге узды. Безнең мәктәптән Хәбибуллин Искәндәр үз көчен сынады (җитәксе Сунгатуллина Зөлфия) һәм 2 урынга лаек булы. Булдырдың Искәндәр, котлыйбыз!!!!
-
Шигырь бәйрәме 26.04.2014

26 апрель-бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Гадәттәгечә бу елны да мәктәбебездә "Шигырь бәйрәме" үткәрелде.5-7нче сыйныфлар Тукайга багышлап язылган, үзләре язган шигырьәрне бик матур итеп сөйләделәр. Әлбәттә бәйрәмдә шагыйрьең үз әсәрләре дә яңгырады.(җитәкче Мифтахова С.И.)
-
"Экспонатлар ни сөйли?" 25.04.2014

Лениногоск муниципаль районы укучылары арасында "Экспонатлар ни сөйли?" дип аталган фәнни-эзләнү эшләре бәйгесе булды.Бу бәйгедә мәктәбебезнең 6нчы сыйныф укучысы Мостафина Әдилә 1 урын яулады. (фәнни җитәкче Хисамова Зөлфия).
Молодцы!!!
-
Физикадан ОГЭ буенча сынап карау 23.04.2014

9 сыйныф укучылары өчен бүген физика фәненнән ОГЭ буенча сынап карау үткәрелде.
-
"Илһам" яшь язучылар бәйгесе 22.04.2014

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 2013-2014нче уку елына эш планы нигезендә татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләтле булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан уздырылган "Илһам" яшь язучылар бәйгесендә катнашып, мәктәбебез укучылары Хисамова Нәргизә(5кл)-лауреат, Сәйфуллина Вилүзә(7кл) мактаулы кунак булдылар. 21.04.14 көнне бу укучылар Хисамова Э.Н. җитәкчелегендә Казанда бу бәйгенең йомгаклау чараларында булып кайттылар.
-
Татар теленнән БРТ буенча сынап карау тестлары 21.04.2014

Тиздән 9-нчы сыйныф укучылары татар теленнән БРТ тапшырачаклар. Шуны истә тотып, мәктәбебездә бүген тугызынчылар сынау тестлары эшләп карадылар.













