Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сарабикуловская основная общеобразовательная школа» муниципального образования» "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан // Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Сарабикол төп гомуми белем бирү мәктәбе" Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы
Визитная карточка
| Адрес: | 423292, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Сарабикулово, ул. Кирова, д.3 А |
| Телефон: | +7(855)-952-98-42 |
| E-Mail: | Salima.Gatina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сарабикуловская ООШ" |
| Руководитель: | Гатина Салима Анваровна |
| Год основания учреждения: | 1970 |
| У нас учатся: | 20 учащихся |
| У нас учат: | 10 учителей Язык обучения русский-татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сарабикуловская основная общеобразовательная школа» муниципального образования» "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан // Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Сарабикол төп гомуми белем бирү мәктәбе" Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 ( 248 ) 249 250 >>
-
Китап укырга яраталар. 21.03.2014

2 класс укучылары әдәби китаплар укырга яраталар. Алар авыл китапханәсенә дә, мәктәп китапханәсенә дә кереп, үзләренә ошаган китаплар алып укыйлар. Бүген дә Галия апалары янында булдылар. Апалары сөйләгән яңалыкларны бирелеп тыңладылар, китаплар алдылар. Класс җитәкчеләре Ф.Х. Аскарова да укучыларның китап укулары белән кызыксынып тора.
-
Физкульминуткалар. 21.03.2014

Физкульминуткалар.
Башлангыч класс укучылары дәресләрдә ял итүне бик яраталар. Һәр дәрестә физкульминуткаларны музыкага ясыйлар. Бу балалар өчен кызыклы. Ф.Х. Аскарова, Ф.Ф. Ихсанова, Г.Х.Мусина интерактив тактадан файдаланып эшлиләр.
-
День поэзии. 21.03.2014

День поэзии.
В нашей школе отметили День поэзии. Учащиеся 1-5 классов выразительно читали стихотворения русских и татарских поэтов. А ученики 8 класса посмотрели видеофильм о судьбе Марины Цветаевой.
-
Конкурслар, конкурслар… 20.03.2014

Мәктәбебез укучылары төрле конкурсларда катнашуларын дәвам итәләр. 20 март көнне “Кенгуру” математик конкурста 2-7 класслардан 13 укучы катнашты. Ә 1-4 класс укучылары “Львенок” Бөтенроссия конкурсы биремнәрен үтәделәр. Алар 7 укучы. Әле апрель аенда “Зирәк тиен” һәм “ЧИП” конкурслары булачак.
-
Cупер китап укучы – 2014 19.03.2014

Гагарин исемендәге Лениногорск балалар китапханәсендә авыл балалары өчен үткәрелгән “Супер китап укучы” конкурсында мәктәбебезнең 6 класс укучысы Валиева Ләйсән дипломга ия булды. Авыл китапханәчесе – Хакимова Миләүшә.
-
Әлифба бәйрәме 14.03.2014

1 класс укучылары өчен зур бәйрәм булды. Алар “Әлифба”ны тәмамладылар. Барлык хәрефләрне өйрәнеп, укырга, язарга керештеләр. Беренче укытучылары Дәүләтшина Т.М. ярдәме белән укучылар “Әлифба бәйрәме” уздырдылар. Сәхнәдә үзләрен иркен тоттылар. Мәктәп директоры С.Ә. Гатина, 2-4 класс укучылары һәм укытучылары, әти-әниләр балаларны бәйрәм белән котладылар.
-
Әкияттә кунакта
13.03.2014
1 - 4 класс укучылары авыл китапханәсенә керделәр. Китапханәче Миләүшә Хакимова “Әкияттә - кунакта” дигән чара оештырды. Ул төрле әкиятләр буенча викторина уздырды. Укучылар нинди әкиятләр белүләрен әйттеләр. Миләүшә апалары әкиятләр укыды. Очрашу кызыклы булды.
-
Кошлар- безнең дусларыбыз 07.03.2014

Безнеңң мәктәбебезнең укучылары кошларны карауларын дәвам итәләр. Быел кар күп,аларга җим табуы авыр. Ә укучылар булганда алар һәрвакыт тук
-
Бәйрәм белән котладылар 06.03.2014

Бәйрәм белән котладылар
Укучылар укытучыларны һәм әниләрне, әбиләрне бәйрәм белән котладылар. 2 – 7 класс укучылары җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, төрле биюләр биеделәр. Концертны 5 класс җитәкчесе Исхакова А.А. һәм педагог-оештыручы Камалтдинова Л.Х. әзерләде. Бәйрәм күңелле үтте.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 05.03.2014

5 март
Гомуми ата-аналар җыелышы
5 март көнне гомуми ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта ата-ана катнашты. Моталлапова С.Ә. “Балаларыбызны саклыйк” дигән темага чыгыш ясады. Ул чыгышында балаларның үз-үзләренә кул салу очраклары турында сөйләде, аларга карата игътибарны көчәйтергә кирәкләген кисәтте.
Мәктәп директоры Гатина С.Ә. укучыларның укуга карашлары, тәртипләре турында үтемле итеп сөйләде. Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Ялакова Ф.Г. 9 класс укучыларының ОГЭ бирүләренә әзерлеккә тукталды.














