Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сарабикуловская основная общеобразовательная школа» муниципального образования» "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан // Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Сарабикол төп гомуми белем бирү мәктәбе" Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы
Визитная карточка
| Адрес: | 423292, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Сарабикулово, ул. Кирова, д.3 А |
| Телефон: | +7(855)-952-98-42 |
| E-Mail: | Salima.Gatina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сарабикуловская ООШ" |
| Руководитель: | Гатина Салима Анваровна |
| Год основания учреждения: | 1970 |
| У нас учатся: | 20 учащихся |
| У нас учат: | 10 учителей Язык обучения русский-татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сарабикуловская основная общеобразовательная школа» муниципального образования» "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан // Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Сарабикол төп гомуми белем бирү мәктәбе" Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы - новости
Страницы: << 241 242 243 ( 244 ) 245 246 247 248 249 250 >>
-
Бөек Җиңүне каршылап. 23.04.2014

Мәктәптә Бөек Җиңүне каршылап, төрле чаралар үткәрелә. 2 класс укучылары ветеран укытучы Мостафина Раушания апаның хәлен белергә бардылар. Балалар үзләренең уңышлары турында сөйләделәр. Ә Раушания апа мәктәптә укыткан елларын искә алды, укучыларга киңәшләрен бирде, изге теләкләрен җиткерде.
-
Контроль эшләр 22.04.2014

4 класс укучылары муниципаль контроль эшләр эшли башладылар. Бүген алар математикадан эшләделәр. 23 апрельдә рус теленнән, 28 апрельдә әйләнә-тирә дөнья дәресеннән, ә 29 апрельдә татар теленнән эшләячәкләр. Аларга уңышлар телибез.
-
Территорияне җыештыру 22.04.2014

2-8 класс укучылары мәктәп территориясен җыештырга чыктылар. Алар чүпләрне җыеп, арбага төяделәр. Барлык укучылар да бик тырышып эшләделәр. Өмә атна буена дәвам итәчәк.
-
Мәктәп янын җыештыру 21.04.2014

Мәктәп янын җыештыру
Мәктәп янын җыештыру дәвам итә. 4 класс укучылары да бакчаны җыештырырга чыктылар. Алар чыбык-чабык, кипкән үләннәрне, төрле чүпләрне җыйдылар. Башка класс укучылары да бу эштән читтә калмый.
-
Ярдәм. 19.04.2014

8 класс укучылары дәресләрдән соң ветеран укытучы Хабибуллина Рәхимә Галлямовнага ярдәм итәргә бардылар. Алар ветеран укытучының капка төпләрен, койма буйларын чүптән арындырдылар. Ветеран укытучыларга, тыл ветераннарына ярдәм итү дәвам итәчәк.
-
День открытых дверей. 18.04.2014

Прошли день открытых в МБОУ "Старкуваская СОШ". Был организован праздничеый концерт, интегрированный урок русского, английского и татарского языков. Также были проведены урок информатики и соревнования по волейболу. Учащиеся-гости охотно участвовали во всем. Огромное спасибо организаторам!
-
Конкурс "Марш Парков!" 17.04.2014

Мәктәбебез укучылары Батыршин Данияр, Ихсанова Зилә, Камалтдинова Карина һәм Мостафина Ралия "Марш Парков!" конкурсына үзләренең хезмәтләрен җибәрделәр. Аларга җиңүләр теләп калабыз!
-
“ЧИП” конкурсы. 17.04.2014

“ЧИП” конкурсы.
21 укучы: 10 сы башлангыч класстан, 11е урта звенодан, “ЧИП” конкурсында катнашты. Алар төрле сорауларга җаваплар эзләделәр. Бу сораулар табигать турында иде.
-
БИПТ укырга чакыру 16.04.2014

БИПТ укырга чакыру
Бүген мәктәпкә Бөгелмә һөнәри педагогик көллиятеннән Нәсимә Бариевна килде. Ул БИПТ турында: нинди бүлекләр бар, аларга керү өчен нинди имтиханнар бирергә кирәк, 9 класстан соң кайсыларына кабул итәләр – сөйләде. 9 класс укучыларын көллияткә укырга барарга чакырды.
-
Экологик өмә. 15.04.2014

Укучылар мәктәп янын тәртипкә китерүне дәвам итәләр. Бүген 2 класс укучылары бакчадагы чүпләрне, агач ботакларын җыйдылар. Алар бу эшне класс җитәкчеләре Аскарова Ф.Х. белән бергә башкардылар.














