Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сарабикуловская основная общеобразовательная школа» муниципального образования» "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан // Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Сарабикол төп гомуми белем бирү мәктәбе" Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы
Визитная карточка
| Адрес: | 423292, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Сарабикулово, ул. Кирова, д.3 А |
| Телефон: | +7(855)-952-98-42 |
| E-Mail: | Salima.Gatina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сарабикуловская ООШ" |
| Руководитель: | Гатина Салима Анваровна |
| Год основания учреждения: | 1970 |
| У нас учатся: | 20 учащихся |
| У нас учат: | 10 учителей Язык обучения русский-татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сарабикуловская основная общеобразовательная школа» муниципального образования» "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан // Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Сарабикол төп гомуми белем бирү мәктәбе" Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 ( 238 ) 239 240 >>
-
Башлангыч класслар укытучыларының киңәшмәсе 19.08.2014

19 август
Август киңәшмәләре
19 август көнне башлангыч класслар укытучыларның киңәшмәсе булды. Анда башлангыч класслар укытучылары Аскарова Фәния Хәй кызы һәм Ихсанова Фәния Фәрит кызы катнашты. Гомуми җыелыштан соң эш секцияләрдә дәвам итте. 5нче секциядә Аскарова Фәния Хәй кызы чыгыш ясады. Ул математикадан “Тапкырлау таблицасын өйрәтү” темасына мастер-класс күрсәтте. Башка мәктәп укытучыларының мастер-классларын карап, яңалыклар алып кайттылар.
-
Грант проектлары турында 31.07.2014

31 июль
31 июль көнне Лениногорск шәһәрендә грант проектлары буенча җыелыш булды. Анда Казан шәһәреннән килгән Сайфуллина Наилә Нурмөхәммәт кызы чыгыш ясады. Ул грант алып була торган конкурслар турында сөйләде. Конкурслар төрле фондлар ярдәме белән оештырыла. Бу җыелышта башалангыч класслар укытычысы Аскарова Фәния Хәй кызы катнашты. Ул бик кызыклы мәгълүмат алып кайтты.
-
Яңа уку елына әзерлек 30.07.2014

Мәктәбебезнең һәр кабинет җитәкчесе, үзенең эш кабинетын Яңа уку елына әзерләүдә зур көчләрен куялар
-
Обелиск яңарту 28.07.2014

Бөек җиңүнең 70 еллыгына авылыбызның мәктәп яны обелискасын өч төрле юнәлештә яңарту планлаштырыла. Бу эшне авылыбыздан чыккан , Сатурн- Урал җәмгыятенең генераль директоры - Фәйрузов Равиль Сәгыйть улы башлап җибәрә.
-
Ата-аналар ярдәме 26.07.2014

Мәктәпне Яңа уку елына әзерләүдә ата-аналарның да ярдәме бик зур. Алар балалары укыган кабинетларны ремонтлауда зур ярдәм күрсәтәләр
-
Ифтар мәҗелесе 24.07.2014

24.07 көнне мәктәбебездә авылыз мәчете берлегендә Ифтар мәҗелесе уздырылды. Бу мәҗелестә Лениногорск шәһәреннән Габдеразак хәзрәт һәм авылыбызның мөхтәрәм кешеләре катнашты.
-
Эш бригадасы 23.07.2014

Мәктәбебезнең балалар берлегендәге эш бригадасы үзенең эшен дәвам итә. Алар мәктәп тирә- ягын корыган агач үсентеләреннән арындырдылар
-
Класс-кабинетлардагы эшләр 17.07.2014

Эш бригадасы класс-кабинетларны косметик ремонт ясау өчен парта, урындыклардан арындырдылар
-
Чүп үләннәрен чабу 16.07.2014

Эш бригадасы укучылары мәктәп тирәсендәге чүп үләннәрен чабаргада өлгерделәр.
-
Мәктәп бакчасында эш 15.07.2014

Эш бригадасының бер төркеме мәктәп эчендә эшләсә, икенче төркеме мәктәп бакчасында хезмәт куя.














