Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сарабикуловская основная общеобразовательная школа» муниципального образования» "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан // Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Сарабикол төп гомуми белем бирү мәктәбе" Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы
Визитная карточка
| Адрес: | 423292, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Сарабикулово, ул. Кирова, д.3 А |
| Телефон: | +7(855)-952-98-42 |
| E-Mail: | Salima.Gatina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сарабикуловская ООШ" |
| Руководитель: | Гатина Салима Анваровна |
| Год основания учреждения: | 1970 |
| У нас учатся: | 20 учащихся |
| У нас учат: | 10 учителей Язык обучения русский-татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сарабикуловская основная общеобразовательная школа» муниципального образования» "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан // Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Сарабикол төп гомуми белем бирү мәктәбе" Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы - новости
Страницы: << 231 232 233 234 ( 235 ) 236 237 238 239 240 >>
-
Өлкәннәр көне һәм укытучылар көне уңаеннан. 30.09.2014

Мәктәптә, традиция буенча, һәр ел саен өлкәннәр көне һәм укытучылар көне уңаеннан өлкән яшьтәге ветеран укытучылар өчен бәйрәм оештырыла. Быел Моталлапова С.Ә. җитәкчелегендә укучылар бәйрәм концерты күрсәттеләр, бәйрәм белән котлап, чәчәкләр бүләк иттеләр. Соңыннан чәй табыны артында сөйләшеп утырдылар.
-
Яңа түгәрәк 29.09.2014

1 класс укучылары өчен яңа уку елыннан “Инглиз телен өйрәнү” дигән яңа түгәрәккә йөри башладылар. Түгәрәк җитәкчесе Мусина Г.Х. эшне кызыклы, мавыктыргыч итеп уздыра. Балалар инглиз телен ишетеп кенә өйрәнәләр. Алар өйрәрү өчен табигатькә экскурсияләргә дә чыгалар.
-
Өлкәннәр көне уңаеннан 27.09.2014

1-3 класс укучылары класс җитәкчеләре Аскарова Ф.Х. белән ветеран укытучы Мостафина Раушания апа янына бардылар. Балалар үзләренең уңышлары, укулары турында сөйләделәр. Ә Раушания апа аларга киңәшләрен бирде, изге теләкләрен җиткерде.
-
Без олыларга бурычлы... 26.09.2014

Өлкәннәр көне уңаеннан укучылар һәм укытучылар лаеклы ялдагы укытучыларның һәм техник хезмәткәрләрнең өйләрендә булып, бәйрәм белән котладылар, йорт тирәләрен җыештырдылар.
-
Бег на 1 км. 26.09.2014

26 сентября учащиеся, допущенные по состоянию здоровья к сдаче норм ГТО, сдавали бег на 1 км.
-
Ата-аналар җыелышлары 25.09.2014

Мәктәптә классларда ата-аналар җыелышлары уздырыла башлады. 1 һәм 3 класслар моны башлап җибәрде. Класс җитәкчесе Аскарова Ф.Х. башта укучыларның укулары, тәртипләре белән таныштырды. “Балага ничек ярдәм итәргә?” дигән темага чыгыш ясады. 1 класс укучыларының адаптация чорында үзләрен иркен тотышларына игътибар итте. Укытучы фәннәрне өйрәнү буенча ата-аналарга киңәшләрен бирде, 3 класс укучыларының тәртипле булулары, яхшы укулары турында сөйләде. Соңыннан мәктәпнең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Ялакова Ф.Г. ата-аналарның сорауларына җавап бирде.
-
"Олыларга ярдәм" декадасы дәвам итә... 24.09.2014

"Олыларга ярдәм" декадасын 9 класс укучылары дәвам иттеләр. Алар Фатыйма апаның хәлен белергә, киңәшләрен тыңларга бардылар. Ишек алдын җыештыруда зур ярдәм күрсәттеләр.
-
Тарих фәне буенча олимпиада нәтиҗәләре. 24.09.2014

Тарих фәне буенча олимпиада нәтиҗәләре билгеле булды:
6кл. - Ахметова Адилә - 1 урын, Ахметова Чулпан - 3 урын.
7кл. - Валиева Ләйсән - 1 урын, Хабибуллиана Лиана - 2 урын.
8кл. - Мусин Айдар - 1 урын, Валиева Эльвира - 2 урын.
9кл. - Хасбиуллин Булат - 1 урын, Биктимиров Айнур - 2 урын, Садыйков Данир - 3 урын.
Барлык укучыларны да урын алулары белән котлыйбыз!
-
Бег на 30м. 23.09.2014

Продолжается сдача нормативов ВФСК (ГТО) и сегодня учащиеся после уроков сдавали бег на 30м.
-
Тарих фәненнән олимпиада. 23.09.2014

Бүген мәктәбебездә тарих фәне буенча олимпиада үтте. Анда 6 - 9 класс укучылары катнашты.














