Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423296, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Нижние Чершилы, ул. Советская, д. 25 |
| Телефон: | +7(855)-953-95-35 |
| E-Mail: | Guliya.Vafina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Вафина Гулия Камиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 19 учащихся, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 8 учителей (1 совместитель) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
"Китап уку" акциясе 02.03.2023

Укытучы һәм остаз елы уңаеннан, Түбән Чыршылы мәктәбенең 6 сыйныф укучылары авыл китапханәсендә булдылар. Алар анда ел саен март башында уздырылучы "Китап уку" акциясендә катнаштылар. Китапханәче Рәисә апа сәнгатьле уку өчен укытучылар турында язылган китаплар әзерләп куйган. "Балалар әдәбияты битләрендә укытучы образы" дигән республика акциясе - юкка гына үткәрелми. Укытучы һәм остазларның мактаулы хезмәтен олылау, күрсәтү дә булып тора. Кызлар һәм егетләр бигрәк тә Мөхәммәт Мәһдиевнең "Без - 41 ел балалары", Ибраһим Газиның " Өч Мәхмүт "әсәрләреннән булган өзекләрне бер-берсенә укып күрсәттеләр.
-
Сәламәтлек көне 25.02.2023

Бүген, Түбән Чыршылы авылында күңелле чара - Ватанны саклаучылар көненә, кышны озатуга багышланган бәйрәм узды. Бу бәйрәмне мәктәп укучылары күптән көтте, чөнки чаңгы ярышлары да көтелә иде. Димәк, сәламәтлек көне буларак та истә калачак. Дәресләрдән соң, чаңгычылар төркеме старт алды. Физкультура укытучысы Әнисә Бинарис кызы кечкенә сыйныф укучыларын җиңүгә дәрт биреп, берәм-берәм җибәрә дә башлады. Укучылар берсен-берсе узарга теләп, бирелгән араны башкарып чыктылар. Мәдәният каршында татар көйләре яңгырады, самавыр кайнап торды, тәмле коймаклар тәкъдим итеп апалар куңелле уеннарга чакырдылар. "Чана тартып йөгерү", "Ераклыкка итек ыргыту", "Аркан тартыш", "Капкалы" уеннары күңелне күтәреп җибәрде. Соңыннан җитез чаңгычыларны бүләкләү булды. 1 урын - Хакимов С.Ф. (9кл.), Гараев А.А. (9 кл.), Вилданова А.Р. (6 кл.), Хасаншин Р.Р. (5 кл.), Хуснуллина И.А.(5 кл.); 2 урын - Ахмадиев А.Р. (7 кл.), Вафина Р.А. (6 кл.), Вилданова Л.Р. (3 кл.), Гильфанов Д.Д. (3 кл), 3 урын - Валеев А.Р. (8 кл.), Зиятдинова А.А.(6 кл.), Гилязева И.А. (3 кл.), Насыбуллин А.Р. (2 кл.). Укучыларга грамота, медальләр бирелде. Әфарин, укучылар. Әлбәттә, бәйрәмдә катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады. Чыннан да, бәйрәм барысына да ошады. Оештыручы клуб, китапханә хезмәткәрләренә, авыл советы рәисе Нурия Яхъя кызына, коймак пешерүче кызларга олы рәхмәтебезне әйтәбез. Чаңгычыларга яңа җиңүләр телибез.
-
21 февраль - Халыкара Туган тел көне 21.02.2023

21 февраль - Халыкара Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган бу чара Түбән Чыршылы мәктәбендә дә ел саен күңелле итеп билгеләп үтелә. Һәр сыйныф халык иҗатының бизәкләре булган авыз иҗатын тәкъдим итте. Башлангыч сыйныфлар - сынамышлар, 5 сыйныф-санамышлар, 6 сыйныф - күмәк уеннар, 7- табышмаклар, 8 сыйныф - мәзәкләр, 9 сыйныф- мәкальләр әйтеп күрсәттеләр. Сыйныф чыгышлары арасында күмәк рәвештә "Чума үрдәк, чума каз", "Йөзек салыш", "Кәрия-Зәкәрия", "Түбәтәй" уеннарын да искә төшердек, татар биюен дә биедек.Әлбәттә, чарада һәр чыгыш телебезнең бай, матур, яңгырашлы икәнен күрсәтеп торды. Чыгыш азагында бөек Тукайның "Туган тел" җырын җырладык.
Яшә мәңгегә
И, туган телем.
Былбыл моңыдай
И, матур телем. -
Шигъри тәлгәшләр 15.02.2023

15 февраль - Татар халкының Бөек улы, герой-шагыйрь Муса Җәлил туган көн. Шушы уңайдан мәктәбебездә шагыйрь иҗатына багышланган "Шигъри тәлгәшләр" чарасы булып узды. Шигырь яраткан һәр укучы Муса Җәлил иҗатыннан булган әсәрне әзерләп килеп, тамашачы каршында чыгыш ясады. Укучылар үзләренә ошаган шигырьләрне сәнгатьле итеп укып күрсәттеләр. Шунысы куанычлы: герой шагыйрь иҗаты үлемсез җыр һәм саекмас чишмә кебек тирән.
-
Искә алу чарасы 15.02.2023

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, Түбән Чыршылы төп гомуми белем бирү мәктәбендә татарның бөек җырчысы Илһам Шакировка багышланган искә алу чарасы узды. Укучылар милли, озын, борынгы җырларны башкаручы татар җырчыларын онытмасыннар, горурлансыннар дигән максат белән үткәрелгән бу чараны, туган тел укытучысы, Алсу Вил кызы, Илһам Шакиров башкаруындагы жыр белән башлап җибәрде. Ул укучыларны җырчының биографиясе, мактаулы исемнәре, күренекле җырлары белән таныштырды. Илһам Шакиров - югары зәвыклы җырчы гына түгел, ә милли мәдәниятне пропагандалаучы, төрле җирләргә чәчелеп яшәүче татар халкын берләштерүче олы шәхес. Чарада Талига Шамилевна, Әнисә Бинарисовна да үзләренең фикерләрен әйттеләр, истәлекләре белән уртаклаштылар. Тәнәфесләрдә Илһам Шакиров язмалары яңгырап торды.
-
Поздравляем 13.02.2023

Команда лыжников, Нижнечершилинской школы, 11 февраля завоевала кубок на муниципальных соревнованиях по лыжным гонкам среди учащихся сельских школ, которые прошли в рамках акции "Лыжня России 2023"
-
Солдатка хат 10.02.2023

Түбән Чыршылы мәктәбе укучылары "Солдатка хат" акциясенә кушылып, хәзерге вакытта хәрби бурычларын үтәүче авылдаш егетләргә хат яздылар. Солдат абыйларына башлангыч сыйныф укучылары рәсемнәр ясады, урта сыйныфлар котлау открыткалары, сәлам хатлары яздылар. 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, котлап язган хатларда матур теләкләр, алар белән горурлану, исән-сау туган якларына, гаиләләренә кайтсыннар, дигән изге сүзләр бар иде. Хатлар Түбән Чыршылы почта бүлекчәсенә кертеп тапшырылды. Хәзер инде укучылар солдатлардан җавап хатларын көтәләр. Солдатларыбызны киләчәк бәйрәм белән котлыйбыз, уңышлы хезмәт, исәнлек, бәхет телибез. Барлык солдат гаиләләренә чын күңелдән рәхмәт һәм күңелле очрашулар насыйп булуын телибез.
-
День памяти юного героя-антифашиста
08.02.2023
08 февраля, Сайфиевой Т.Ш. был проведен урок, посвященный Дню памяти юного героя-антифашиста, который был утвержден Ассамблеей ООН в 1964 году. На уроках учащиеся познакомились с рассказами о подвигах юных пионеров, которые отдали свои жизни, защищая Родину от врагов. До войны это были самые обыкновенные мальчишки и девчонки. Они учились, помогали старшим, играли, бегали, прыгали…. Но пришёл час, и они показали, каким огромным может стать маленькое детское сердце, когда разгорается в нем священная любовь к родине и ненависть к её врагам. Вечно будет жить в наших сердцах память о юных героях, отдавших свою жизнь за свободу и счастье людей, о тех, кто шёл плечом к плечу с отцами и братьями в бой, о тех, кто сражался с врагом в суровые годы Великой Отечественной войны. В конце мероприятия дети почтили память юных героев минутой молчания.
-
Государственное итоговое собеседование по русскому языку
07.02.2023

-
Төбәк-ара гамәли семинар "Мәшһүр галим, язучы, Риза Фәхретдин хезмәтләрен уку-тәрбия процессында куллану" 03.02.2023

Буген, 3 нче февраль көнне, Түбән Чыршылы мәктәбендә төбәк-ара гамәли семинар булды. "Мәшһүр галим, язучы, Риза Фәхретдин хезмәтләрен уку-тәрбия процессында куллану" дип аталган тема астында Лениногорск районы татар мәктәпләре, Сарман, Җәлил, Самара өлкәсеннән булган укытучылар үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Шунысы куанычлы, бу чарада укытучылар белән бергә укучылар да чыгыш ясады. "Тәрбияле бала" темасына эчтәлекле, кызыклы күренешләр аша галимнең нәсыйхәтләренең хәзерге вакытта да бик актуаль булуы күренеп торды. Тәрбиянең кайсы ягын алсак та, Риза Фәхретдиннең канатлы сүзләрен кулланып була һәм фикерләренең дөреслеге, ачыклыгы барыбызны да сокландыра. Килгән кунаклар мәктәпнең "Туган якны өйрәнү" музеенда да булдылар. Аларны экскурсовод кызлар -егетләр галимнең Чыршылы чоры, авыл тарихы, мәктәп елъязмасы белән таныштырдылар. Бүгенге киңәшмәдә чыгыш ясаган укытучыларга, укучыларга һәм аларның җитәкчеләренә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Эшебез нәтиҗәле булды. Катнашкан һәр кешенең дә күңеленә изгелек орлыклары салынгандыр, диясе килә.






