Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423296, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Нижние Чершилы, ул. Советская, д. 25 |
| Телефон: | +7(855)-953-95-35 |
| E-Mail: | Guliya.Vafina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Вафина Гулия Камиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 19 учащихся, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 8 учителей (1 совместитель) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Соңгы кыңгырау 23.05.2023

Түбән Чыршылы мәктәбендә "Соңгы кыңгырау " бәйрәме узды. Бу чара бер ягы белән күңелле булса, икенче яктан моңсу. Тугыз ел белем алган, мәктәп гаиләсендә кайнаган укучыларның сынау бирү, хушлашу вакыты килеп җитте. Бәйрәмгә килүче мәгариф булеге методисты Эльмира Тәлгать кызы да, беренче укытучылары Роза Батырша кызы да, авыл хәзрәте Хәким абый да чыгарылыш сыйныфка карата иң җылы сүзләр әйттеләр, теләкләр теләделәр. Ә инде 9 сыйныф укучылары үзләренең күңел түрендә булган олы рәхмәтләрен укытучыларга, аш пешерүче, җыештыручы апаларга юлладылар, матур җырлар бүләк иттеләр. Чыгарылыш укучылары алдында зур сынаулар, киләчәккә һөнәр сайлау чоры башлана. "Барыр юлларыгыз якты, имтиханнарыгыз уңышлы, максатларыгыз ирешерлек, дөньялар тыныч булсын", - дип үзенең теләкләрен җиткерде мәктәп директоры Гөлия Камил кызы. Хәерле сәгатьтә чыңласын соңгы кыңгырау!
-
23.05.2023

Түбән Чыршылы мәктәбендә җылы очрашу булды. Соңгы кыңгырау бәйрәменә остазларыбыз - өлкән укытучылар да килде. Алар бәйрәм карадылар, теләкләрен әйттеләр, чәй табыны артында мәктәп яңалыкларын сөйләштеләр. Якын итеп килүче ветеран укытучыларыбызга без бик шат һәм рәхмәтле. Барлык укытучыларны, остазларыбызны бәйрәм белән котлыйбыз. Киләчәктә озын гомер, ныклы исәнлек, хөрмәттә яшәүләрен телибез.
Кайгы килгәндә дә егет бул, дип,
Шул остазлар безне өйрәткән.
"Укытучы" белән "Әнкәй" сүзе
Бергә саркып чыга йөрәктән.#ГодПедагогаНаставника
#ГодПедагога2023
#ГодНаставника2023 -
Футбол 13.05.2023

Занятия спортом - это залог здоровья. Завершая спортивный сезон учебного года команда футболистов школы 13 мая приняла участие в муниципальных соревнованиях по футболу среди учащихся 7-9 классов. А футбол - это не просто игра, он полезен для тела и ума, для развития логического мышления.
-
Ата - аналар җыелышы 12.05.2023

12 нче май көнне, Түбән Чыршылы төп гомуми белем бирү мәктәбендә гомуми ата- аналар җыелышы узды. Җыелышта узып баручы уку елына, тәрбия эшләренә, йомгак ясалды, җәйге яллар вакытына иминлекне саклау, юл, янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар каралды. Укытучылар, ата-аналар укыту - тәрбия процессында булган уңышлар, җитешсез яклар турында сөйләштеләр, юл кагыйдәсенә багышланган видеоролик карадылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Алда күңелле яллар көтә. Бу яллар файдалы, рәхәт булсын өчен, әти-әни ягыннан контроль яхшы булырга тиеш, диелде җыелышта.
-
Җиңу көне 06.05.2023

Ямьле май ае бәйрәмнәргә бай. Бу көннәрдә шәһәр-авылларда Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналар бара. Түбән Чыршылы мәктәбе укучылары да бу чарага алдан әзерләнделәр. Сугыш чорындагы батырлыкларны, авыр вакытларны яктырткан шигырьләр, җырлар өйрәнделәр. Бүген, 6 май көнне, Җиңү паркында авылдашларны, Җиңү көнен искә алуга багышланган бәйрәм тантанасы булды. Укучылар килгән кунаклар каршында оста итеп чыгыш ясадылар. Әйе, сугыш китергән кайгы - хәсрәт онытылмас яра булып йөрәкләрдә саклана. Мәрмәр ташларда батыр авылдашларыбызның исемнәре уеп язылган, алар онытылырга тиеш түгел. Чарада сугыш чоры балалары: Мөгәззәмә апа Гайнетдинова, Әнәс абый Кадыйров та үзләренең авыр балачаклары турында сөйләп, яшь буынга тыныч көннәр, бәхетле булып үсүләрен, яхшы һөнәр ияләре булуларын теләделәр. Кем генә чыгыш ясаса да, тик бер теләк яңгырады: "Күкләребез аяз, дөньялар тыныч, үзебез исән - сау булыйк. Тыл хезмәтчәннәрен, ветераннары хөрмәт итик, Җиңү өчен башларын салган авылдашларны туганнарны онытмыйк".
-
Многоборье 29.04.2023

29 апреля спортивная команда нашей школы приняла участие в соревнованиях по спортивному многоборью среди учащихся 7 – 9 классов Лениногорского муниципального района. Все участники заняли призовые места в различных дисциплинах и в общекомандном зачете 1 место.
-
Эковесна-2023 29.04.2023

Учащиеся школы приняли участие в Акции «Эковесна-2023». На пришкольной территории произведена побелка деревьев, обрезка кустарников. Учащиеся периодически пропалывают территорию, где высажены растения. На территории школьного двора ребята благоустраивают практически каждый уголок, организуют клумбы, создают композиции из цветок и поделок, наблюдают за ростом растений, поведением птиц.
-
Людмила Аланлы белән очрашу 28.04.2023

27 апрель көнне Федотовка мәктәбендә яшь шагыйрә, җыр сәнгатендә балкып килүче Людмила Аланлы белән җылы очрашу булды. Бу очрашуда мәктәбебез укытучылары һәм укучылары да катнашты. Федотовка мәктәбендә укыган, Лениногорск музыка мәктәбен тәмамлаган, Гәрәй Рәхим укучысы Людмила үзенең матур җырлары, шигырьләре белән килгән кунакларны сокландырды. Очрашуны алып баручы Маргарита Николаевна җырчы иҗаты белән таныштырды, ә мәктәп укучылары аның шигырьләрен оста итеп тәкъдим иттеләр. Безнең мәктәпнең алдынгы укучылары Янсылу белән Илһам да авторның "Күңелемә кояш элдем" дигән шигырен укып күрсәтеп, имзаланган китап белән бүләкләнделәр. Бу кичә килгән кунакларга илһам биреп, керәшен халкының киң куңелле, җор телле, сәләтле булуын исбат итте. Күңелле очрашу өчен Федотовка мәктәбе коллективына бик зур рәхмәт белдерәбез.
-
Сак булыгыз: талпаннар! 26.04.2023

Иртә яздан кешеләргә карата талпан һөҗүмнәре күзәтелүе турында башлангыч сыйныф укучылары белән әңгәмә оештырылды. Яз көннәрендә талпаннарны паркларда, бакчаларда, шәһәр, авыл уртасында да очратырга мөмкинлеге турында искәртелде. Бу авыру таратучы бөҗәктән ничек сакланырга кирәклеге турында кагыйдәләр яздырылды. Иң гади саклану чарасы ул табигать кочагына чыккан очракта бөтен тәнне каплап торучы кием киюдән гыйбарәт. Башка яулык бәйләп, башлык яки капюшон киеп йөрергә кирәк. Өске киемне чалбар, триколарга кыстырып, балакларны носки эченә кертеп кию талпаннан саклап калыр. Икенче төр саклану чарасы – ул төрле куркыткыч сыекчалар куллану. Аны киемнәргә, җиң очларына, җилкә өлешенә сиптерү яхшырак булыр. Ачык төстәге киемнәргә өстенлек бирегез, чөнки бу очракта талпанны күреп юк итү җиңелрәк булыр. Талпан энцефалитына каршы прививка ясату иң яхшысы булыр. Аны кыш яки иртә яздан ясату яхшы нәтиҗә бирер, чөнки бу вакыт эчендә организмда иммунитет барлыкка килергә тиеш. Талпан тәнегезгә утырган икән, аның башын калдырмый тиз арада тартып алырга, тирәнгә кергән башын алалмаган очракта медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Утырган урынын йод яки спирт белән эшкәртү, ә талпанны лаборатор анализга бирү киңәш ителә.
-
Солдат сәламе 25.04.2023

"Солдатка хат" акциясенә катнашып, хәзерге вакытта ил алдында хәрби бурычларын үтәүче авылдаш егетләребезгә хатлар язылган иде. Менә җавап хатлары да килә башлады. Беренче булып хатны язучы - Закиров Инсаф. Ул мәктәп укучыларына, укытучыларына зур сәламнәр җибәргән, авыл хәлләрен, мәктәп тормышы турында сораган, кыскача гына үзенең хәрби тормышы белән таныштырган. "Ватанны саклаучылар бәйрәме алдыннан туган мәктәптән хат килеп төшү - бик күңелле булды," - дигән солдатыбыз. Укучыларга тырышып укырга, максатларына ирешергә, ә инде укытучыларга исәнлек, уңышлар теләгән. Шулай ук калган хезмәт итүче егетләребез телефон аша телдән шалтырату гына җибәргәннәр. Физкультура укытучысы Әнисә Бинарис кызы, бу укучыларның сыйныф җитәкчесе буларак, егетләребез турында презентация күрсәтте, укыган вакытта ярышларда катнашып, мәктәп данын яклаучылар булганнарын искәртте. Егетләребезгә хезмәтләрен уңышлы гына тәмамлап, туган йортларына, якыннары янына кайтырга насыйп булсын, дигән теләктә чара тәмамланды.






