муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422127, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с. Олуяз, ул. Новая, д. 1а |
| Телефон: | +7(843)-643-95-68 |
| E-Mail: | Sol.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Олуязская средняя школа» |
| Руководитель: | Аухадиев Ленар Харисович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 151 учащихся, 42 воспитанников |
| У нас учат: | 32 педагога |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Баскетбол 07.03.2018

6 мартта укучылар Спартакиадасы кысаларында баскетбол уенының куст ярышларын оештырдык. Кызларыбыз һәм егетләребез мәктәбебез данын яклап уңышлы чыгыш ясадылар.
-
“Кар десанты” хәрәкәте әгъзаләре белән очрашу 06.03.2018

3 март көнне башкалабыз Казанның Бөек Ватан сугышы музее директоры Черепанов М.В. Һәм бик күп хәбәрсез югалган ватандашларыбызны табуда зур хезмәт куйган “Кар десанты” хәрәкәте әгъзаләре белән очрашу булды. Алар үзләренең хезмәт нәтиҗәсе белән таныштырдылар, бик күпләрдә сугышта хәбәрсез югалган бабайларының табылачагына өмет уяттылар. Мәктәбебезнең “Хәтер” группасы эшчәнлегенә зур бәя бирделәр.
-
23+8 06.03.2018

8-11 класс укучылары өчен “ 23+8” исеме астында бәйрәм оештырылды. Кызлар һәм егетләр командалары арасында барган бәйрәм конкурсы, ир-егетләрнең илебез чикләрен саклаудагы, семьяны тәэмин итүдәге, ә хатын –кызларның семья учагын сүндерми саклау, балалар тәрбияләүдәге бурычларын аңларга ярдәм итте.
-
Чаңгы буенча эстафета 02.03.2018

Физкультура укытучысы Мухаметшин Р.Р. 8-9 класс укучылары Хусаенова Г.А., Гильмутдинов Р.Н., Гатауллин А.А., Гатауллина Ф.Л.белән чаңгы буенча эстафета ярышында мәктәбебезнең данын яклап чыгыш ясадылар.
-
Туган тел көне 02.03.2018

Туган тел көне мәктәбебездә зур хөрмәт белән билгеләп үтелде.
-
Аҗаган уены 02.03.2018

23 февраль көнне Аҗаган уены уздырылды. Укучылар физкультура, ОБЖ дәресләрендә үзләштергән белемнәрен кулланып көч сынаштылар, беренче ярдәм күрсәтү осталыгының теоритик һәм практик серләренә төшенделәр, география дәресләрендә өйрәнгән компас белән эшләү, учак ягу осталыкларын кулланып 3 км. “марш бросок” ясап, шартлы дошман ныгытмаларына хөҗүм итү серләрен үзләштерделәр.
-
8 сыйныфлар музейда булды 01.03.2018

8 класс укучылары “Хәтер” группасы эшчәнлеге турында мәктәп музее экспонатлары аша ныклап таныштылар һәм “Кар десанты” хәрәкәтендә катнашу өчен теоретик белемнәр үзләштерделәр.
-
24.02.2018
Хәрби патриотик тәрбия айлыгы кысаларында укучылар ай дәвамында хәрби җыр белән стройда хәрәкәт итү, автомат сүтеп кору, беренче ярдәм күрсәтү, ГТО нормативларын тапшыруга кертелгән физик күнегүләрне үтәү, противогаз кию осталыгына практик тәҗрибә тупладылар.
-
Әвганчылар белән очрашу 23.02.2018

Патриотик тәрбия айлыгы кысаларында, 22 февраль көнне, Афганистанда интернационал бурычын үтәгән якташларыбыз белән очрашу уздырылды.
-
Бөек Ватан сугышы музейында 22.02.2018

Мәктәп директоры Хазиев Г.Х. җитәкчелегендә уку алдынгылары башкалабызның истәлекле урыннарында булып, Бөек Ватан сугышы музейы җитәкчесе Черепанов М.В. белән очрашып кайттылар.















