муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422127, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с. Олуяз, ул. Новая, д. 1а |
| Телефон: | +7(843)-643-95-68 |
| E-Mail: | Sol.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Олуязская средняя школа» |
| Руководитель: | Аухадиев Ленар Харисович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 151 учащихся, 42 воспитанников |
| У нас учат: | 32 педагога |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
Милли көрәш 26.05.2018

Тренерлары Фаттахов Динар Зуфарович җитәкчелегендә, укучылар Спартакиадасы кысаларында узган милли көрәш ярышында мәктәбебезнең җыелма командасы 2 урынны яулады.Мәктәбебез данын яклап чыгыш ясаган укучылар: Хаммадиев С., ЗакировИ., Фатхетдинов Б., Шарафеев И., Ахметзянов И., Шакертзянов А., Мамаджанов И., Салихов К., АхметзяновД.
-
Балаларны яклау көне 26.05.2018

Балаларны яклау көне уңаеннан мәктәптә 23 май көнне тәрбияви чаралар уздырылды. Укучыларга гадәттән тыш хәлләр буенча кинофильмнар күрсәтелде, беренче ярдәм күрсәтү буенча күнекмәләр ныгытылды, эвакуация уздырылды.
-
Новгород өлкәсендәге экспедиция 13.05.2018

11 Май көнне Кар десанты хәрәкәтенең Новгород өлкәсендәге экспедициясендә катнашкан мәктәбебезнең “Хәтер” группасы кайтты. Гомар Хашимович җитәкчелегендә укучыларыбыз Закиров Булат, Закиров Инсаф, Гарипов Ислам, Насртдинов Рөстәм, Саляхов Илхам, Гильметдинов Ранис һәм авылдашыбыз Мухаметшин Марат 12 көн дәвам иткән экспедиция эшчәнлеге нәтиҗәсенә зур өлеш кертеп, 200 дән артык хәбәрсез югалган сугышчыларны җирләп кайттылар.
-
Бөек Җиңүнең 73 елллыгы 10.05.2018

Бөек Җиңүнең 73 елллыгы уңаеннан 9 Май көнне обелиск янында Зур митинг үткәрелде. “Бесмертный полк” парады белән башланып киткән митинг Бөек Җиңүгә багышланган чыгышлар, укучыларның концерт номерлары белән үрелеп барылды. Сугыш елы балалары өчен СХПК “Урал” көче белән бәйрәм өстәле әзерләнде.
-
Субботник 07.05.2018

5 Май көнне традицион язгы Субботник оештырылды. Мәктәбебез яны территориясын җыештыруда һәр укучы үзенең зур өлешен керте.
-
“Раниф Шарипов” исемендәге төбәкара яшь шигырь язучылар бәйгесе 27.04.2018

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы А.Ринатовна җитәкчелегендә 6 класс укучысы Хабибрахманова А. “Раниф Шарипов” исемендәге төбәкара яшь шигырь язучылар бәйгесендә 3 урынга лаек булды.
-
“Зур фәндә минем урыным”
27.04.2018
А.Мансуровна җитәкчелегендә 7 класс укучысы Гилмутдинова Р. “Зур фәндә минем урыным” дип аталган укучыларның республика күләмендәге фәнни-гамәли конференциясендә 2 урынга лаек булды.
-
“Моя работа-моя хобби” 27.04.2018

“Моя работа-моя хобби” дип аталган республика күләмендәге конкурста А. Мансуровна 3 урынга лаек булды.
-
“Туган ягым мизгелләре” 27.04.2018

“Туган ягым мизгелләре” видео роликлар конкурсында Фаттахов Марат диплом белән бүләкләнде.
-
Җамалетдин Бикташи исемендәге регионара укучыларның III конференциясе 25.04.2018

Җамалетдин Бикташи исемендәге регионара укучыларның III конференциясеннән укучыларыбыз зур уңышларга ирешеп кайттылар. Гилмутдинова З.Ш. җитәкчелегендә Мухаметшина А.-1 урын, Галлямова К.-3 урын;
Хабибуллина Л.Ж. җитәкчелегендә Фаляхов А.-лауреат;
Мухаметшин Р.Р. җитәкчелегендә Хаммадиев С.-3 урын;
Багабиева А.М. җитәкчелегендә Гилметдинова Р.- 1 урын;
Бариева А.А. җитәкчелегендә Фаляхова А.-1 урын
Хазиева А.Г. җитәкчелегендә Галиева З.-2 урын;
Гаязова Г.Р.- 2 урын, аның җитәкчелегендә Мустафин И.-3 урын;















