Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Н.А.Самигуллина с.Маскара» Кукморского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Мәчкәрә авылы Н.А.Самигуллин ис. урта гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422115, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с. Маскара, ул. Октябрьская, д. 12 |
| Телефон: | +7(843)-643-12-14 |
| E-Mail: | Smask.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | СОШ с.Маскара им. Н.А.Самигуллина Кукморского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Миннемуллин Ильназ Магесумович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 68 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Н.А.Самигуллина с.Маскара» Кукморского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Мәчкәрә авылы Н.А.Самигуллин ис. урта гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Тынычлык дәресе 01.09.2017

Барлык сыйныфларда да Тынычлык дәресе үтте.
-
Белем бәйрәме. 01.09.2017

Көч тупладык, зур дәрт белән
Көтеп алдык без көзне.
Мәктәп, якты залларыңа
Каршы ал инде безне.
Тагын Яңа уку елына аяк бастык. Хәерле сәгатьтә булсын!
-
Походлар көне. 16.06.2017

Бу көнне балалар табигать кочагына экскурсиягә чыктылар. Һәрбер үләннең дәвалау үзенчәлекләре турында сөйләштеләр. Бөҗәкләр тешләгәндә табигать дәваханәсеннән ничек файдаланырга кирәклеген өйрәнделәр. Табигать кочагында пиратлар булып "байлык" эзләү уенын балалар аеруча яратып, кызыксынып уйнадылар. Ә инде "Әкияти урман" КВНында табигать серләре, могҗизалы урман маҗаралары балаларны үзенә алып кереп китте.
-
Җәнлекләр һәм кошлар көне. 15.06.2017

15 июнь көнне "Тере табигать" дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрелде. "Минем яраткан җәнлегем" дигән рәсем конкурсында балалар үзләренең дүртаяклы дусларының рәсемен ясадылар. "Күп белергә телим" КВНында көч сынаштылар. Җәнлекләр, кошларга багышланган шигырьләрне сәнгатьле сөйләүчеләр конкурсы да бик күңелле үтте.
-
Чәчәк һәм урман көне 14.06.2017

Буген укучылар агачлыкка экскурсиягэ бардылар, композиция ясар өчен материал тупладылар. Чәчәкләр турында концерт оештырылды. Чәчәк костюмнары карнавалы булды һәм чәчәкләр бәйрәме үтте.
-
Фантазия һәм юмор көне 13.06.2017

13 июнь көнне лагерьдэ "Фантазия һәм юмор көне" уңаеннан викторина, төрле бәйгеләр, "Мульти-пульти карнавал" үткәрелде. Укучылар мультфильм геройлары рәсемнәрен ясадылар, җырларны таныдылар, яраткан мультфильмнары турында сөйләштеләр. Балалар хыялланырга яраталар, үзләренең фантазияләрен кәгазьдән киемнәр ясауга багышладылар. Модельләрне күрсәтү бик кызыклы һәм мавыктыргыч килеп чыкты.
-
12 июнь - Россия көне 12.06.2017

12 июнь – Россия көне. Бу көн 1994 елны Россиянең беренче Президенты Борис Ельцин тарафыннан тәкъдим ителә. Баштарак бәйрәм Бәйсезлек көне дип аталса, 2002 елдан, гадиләштереп, Россия көне дип йөртелә башлый. Бу көнне мәктәбебездэ Россия көне уңаеннан бәйрәм чаралары оештырылды.
-
Экология көне 10.06.2017

Экологик көне уңаеннан урман куркынычсызлыгы кагыйдәләре ойрәнелде. Табигать турында әкиятләр иҗат ителде, табигатькә экскурсия оештырылды. "Әйдзгез, Планетаны саклыйк!" уен программасы үткәрелде. Балалар мәктәп әйләнәсеннән чуп-чар җыю өмәсендә бик актив катнаштылар.
-
Без талантлар эзлибез! 09.06.2017

Бу көнне укучылар төрле юнәлештә үзләренең талантларын күрсәттеләр: җыр-бию, спорт, матур сүз,кул эшләре.
-
Сәламәтлек көне 08.06.2017

Мәктәптә Сәламәтлек көне уңаеннан спартакиада, спорт уеннары, күңелле стартлар булып узды.










