МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Активистлар слеты 02.06.2015

Кичә, 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, район үзәгендә балалар өчен сабантуй уздырылды. Әлеге чарада безнең мәктәптән 30 укучы һәм укытучылар катнашты. 8 укучы исә, активистлар слетында чыгыш ясады. "Без булдырабыз! Без бергә" девизы астында үткән күңелле сәяхәт укучыларга бик ошады.
-
Урра! Каникуллар! 30.05.2015

Ниһаять, тагын бер көннән, укучыларның зарыгып көтеп алган каникуллары башлана. Шул уңайдан да, якынлашып килүче бәйрәм - Балаларны яклау көне уңаеннан да, укучылар өчен бүген зур бәйрәм ясадык. Походка чыктык. Уха пешердек, спорт уеннары уйнадык, мәчет бүләк иткән күчтәнәчләрне өләштек. Әлбәттә юлга, "Без булдырабыз! Без бергә!" дигән девиз астында кузгалдык.
-
Ләлә- җиңүче! 28.05.2015

"Гаилә һәм мәктәп" журналын безнең мәктәптә укучылар да укытучылар да яратып укый. Әле күптән түгел генә журнал Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Хәтер яктысы" бәйгесен үткәрде. Әлеге бәйгедә 6 нчы сыйныф укучысы Хөсәенова Ләлә, үзе язган, "Сугыш хатирәләре" дигән шигыре белән катнашты һәм шигырь язучылар арасында, "Гаиләбез ядкәре" номинациясендә җиңүче булып танылды. Афәрин, Ләлә!
-
Математикадан ТДИ тапшырдык 27.05.2015

Бүген безнең мәктәп укучылары математикадан ТДИ (төп Дәүләт имтиханы) тапшырдылар. Имтихан тапшыру пунктына алар, "Президент белән бергә!" иҗтимагый хәрәкәтенә кушылуларын дәлилләп, "Без булдырабыз! Без бергә!" дигән девиз астында киттеләр. Укучыларга имтиханнарын уңышлы тапшыруларын теләп калабыз.
-
Соңгы звонок 25.05.2015

23 нче май көнне безнең мәктәптә 8 укучы өчен соңгы кыңгырау шалтырады. 3 кыз һәм 5 егет ул көнне "Иске Чәчкаб төп мәктәбе"ндә соңгы дәресләрен укыды. Әлеге чара "Президент белән бергә!" лозунгы астында үтте. Бәйрәмгә килгән бик күп кунакларның ул көнне күзләрендә яшь тамчылары күренде. Күңелле дә, моңсу да булган әлеге хушлашу кичәсе, укучыларның күңел түрендә әле озак сакланыр мөгаен. Хәерле юл сезгә, балалар!
-
Ата-аналар җыелышы 22.05.2015

21 май көнне мәктәптә, әлеге уку елындагы соңгы ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта уку елы йомгаклары, перспектива белән директор А.Г.Хәсәнов һәм аның урынбасарлары А.С.Галиуллина, Э.Р.Гильманова чыгыш ясадылар. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары тарафыннан "Җәйге каникуллар вакытында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү" дигән темага чыгыш ясалды.Соңыннан ата-аналарны кызыксындырган төрле сорауларга җаваплар бирү оештырылды.
-
НПК, посвященная 70-летию Победы 14.05.2015

Накануне праздника Великой Победы, прошел очередной районный семинар учителей русского языка, на базе ЦВР "Э.К.О". На семинаре чествовали учителей- ветеранов, участников ВОв.Также в рамках семинара прошла НПК, посвященная 70-летию Победы. Наши ученики выступили успешно и заняли призовые места. Шамсутдинова Ильзира заняла 1 место в номинации "Живем и помним", Хасанова Заррина - 1 место в номинации "Хроники семейного архива", Хузина Гузель - 2 место в номинации "Лирика". Мы желаем успехов нашим девочкам и их руководителю, учителю русского языка -Хасановой Эльмире Галимулловне.
-
Агрессив җәнлекләр белән сак бул! 14.05.2015

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы таләбе буенча, безнең мәктәптә бүген, сыйныф җитәкчеләре укучылар белән агрессив җәнлекләр, шул исәптән этләр белән дә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында, әңгәмә формасында сыйныф сәгатьләре уздырдылар, инструктажлар үткәрделәр.
-
"Бердәм экологик дәрес" 13.05.2015

Бүген, 13 май көнне, мәктәптә экологик белем көненә багышланган, республикакүләм "Бердәм экологик дәрес" акциясе узды. Әлеге акция үсеп килүче буынның экологик белемен арттыру, табигый байлыкларга һәм тирә - юнь табигатькә җаваплы, сакчыл караш тәрбияләү максатында ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан үткәрелә. Бездә исә, әлеге уңайдан бердәм сыйныф сәгатьләре узды. Әлеге дәресләрнең күбесе табигатьтә әңгәмә формасында уздырылды.
-
Бөек Җиңүгә 70 ел! 10.05.2015

Җиңү көне! Халкыбыз өчен иң зур бәйрәмне быелгы яз безгә 70 нче тапкыр бүләк итә. Шул уңайдан, 9 май көнне, район үзәге Кайбычта моңа кадәр тиңе булмаган, бик зур чара үтте. Әлеге чараның бер өлеше, ул - "Бессмертный полк" ("Үлемсез полк") акциясе. Әлеге акциягә безнең мәктәптән дә 6 укучы кушылды. Әлеге чара укучылар һәм укытучылар күңелендә дә матур хатирә булып озак сакланыр әле.








