МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
9 нчы сыйныфта ата-аналар җыелышы 23.11.2015

21 нче ноябрь көнне 9 нчы сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен "Имтиханнарга әзерләнәбез" дигән темага чираттагы ата-аналар җыелышы үтте. Сыйныф җитәкчесе Хәсәнова Эльмира Галимулловна укучылар һәм әти-әниләр өчен "Путь к успеху" программасы буенча "14-15 яшьлекләрнең психологик үзенчәлекләре" дигән темага методик доклад белән чыгыш ясады, анкеталар уздырды, 2016 нчы елгы имтиханның үзенчәлекләре белән таныштырды. Фән укытучылары да үз фәннәреннән имтихан бирү тәртипләре турында сөйләделәр. Ата-аналарга "ОГЭ-2016" дигән буклетлар таратылды. Хәсәнова Э.Г. балаларның имтиханнарга әзерләнү шартларында, әти-әниләрне балаларга психологик яктан таяныч булырга өндәде.
-
2, 4 нче сыйныфларда ачык чаралар 21.11.2015

Бүген 2, 4 нче сыйныфлар укытучысы Мөхетдинова Алсу Назым кызы үзе укыткан сыйныфларда ачык чаралар күрсәтте. Иң элек, 2 нче сыйныфта рус теленнән "Безударные гласные в слове, способы их проверки" темасына ачык дәресе үткәрде. Әлеге дәрестә укучылар сүзгә басым куеп, тикшерү сүзен табарга өйрәнделәр. Дәрестә укучыларның әниләре дә катнашты. Аннан соң, 2 нче һәм 4 нче сыйныф укучыларының әниләре белән берлектә, "Әнкәй җирдә иң зур кеше" дигән темага ачык сыйныф сәгате үтте. Әлеге чара якынлашып килүче "Аналар көне"н күздә тотып оештырылды. Чараның максаты балаларны әниләрен ихтирам итергә,сүз тыңлаучан булырга өйрәтергә; әниләргә карата игътибарлылык, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләүгә юнәлтелгән иде. Әлеге сыйныф сәгате балаларга да әниләргә дә бик ошады. Әниләренә рәхмәт сүзләре әйткәндә, кайбер укучыларның күңелләре тулып хәтта елап та алдылар.
-
Бездә бүген театр! 21.11.2015

Мәктәпкә бүген күптән көтелгән кунаклар килде. Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар Дәүләт яшь тамашачылар театры нәни укучыларыбызга "Керпе малае дуслар эзли" дигән спектакль алып килделәр. Әлеге тамаша укучыларга бик ошады.
-
Мини футбол - безнең спорт төре! 16.11.2015

14 нче ноябрь көнне Кайбычта зур футбол ярышы булды. "Салават купере" спорт-сәламәтләндерү комплексында 2003-2004 елгы малайлар арасында мини футбол ярышы буенча укучыларның Бөтенроссия Спартакиадасы региональ этабының зона ярышлары узды. Апас, Буа,Тәтеш, Кама тамагы, Югары Ослан, Чүпрәле,Кайбыч командалары арасында барган кискен көрәш кичкә кадәр дәвам итте. Безнең өчен иң куанычлысы шул- Кайбыч данын безнең мәктәп укучылары яклады. Һәм без сынатмадык. Буа шәһәреннән килгән командага гына бирешеп, лаеклы 2 нче урынны яуладык. Кайбыч данын яклап чыгыш ясаган укучыларыбыз:
1. Гаттаров Рамил;
2. Гаттаров Ранис;
3. Гомәров Риназ;
4. Хисамов Инсаф;
5. Галиуллин Илфар;
6. Хәсәнов Баязит;
7. Сибгатуллин Рамазан;
8. Сибгатуллин Рәсим;
9. Фәхретдинов Дәниф;
10. Мингазов Нәфис. Безнең сезнең белән горурланабыз!
-
Педагогик киңәшмә узды
16.11.2015
Бүген бездә "Дәрес. Бүгенге көн дәресе нинди булырга тиеш?" дигән темага педагогик киңәшмә утырышы узды.
-
Тикшерү уздык 10.11.2015

Бүген Кайбыч район үзәк хастаханәсеннән балалар табибы Таулбаева А.Ф шәфкать туташы Ибраһимова М. белән берлектә балаларга медицина тикшерүе уздырдылар.
-
Безнең бәйрәм. 06.11.2015

6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне.
Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү көне 1992 елдан башлап билгеләп үтелә. Бу бәйрәм республика Төп Законының аерым әһәмиятен, дәүләтнең һәм җәмгыятьнең законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга омтылышын гәүдәләндерә.
-
Бәйрәм белән! 04.11.2015

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. “Бердәмлек“ төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.
Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.
Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән.
-
Көзге каникул башланды 02.11.2015

Укучыларыбызның көтеп алган көннәре- көзге каникул башланды. Әмма мәктәп үз режимында эшләвен дәвам итә. Каникулның һәр көненә чаралар планлаштырылган, әлеге чараларның һәркайсы укучылар катнашында үткәрелә. Бүген 9 нчы сыйныф укучылары рус теленнән имтихан бирделәр (пробный ОГЭ), "Салават купере" ансамбле кызлары яңа җыр өйрәнәләр, 8 нче сыйныф укучылары исә фән укытучылары янына өстәмә белем алырга килделәр.
-
Интернет челтәрендә куркынычсызлык дәресләре 29.10.2015

28-30 нчы октябрь көннәрендә мәктәбебездә Интернет челтәрендәге куркынычсызлык турында бердәм дәресләр узды. Әлеге дәресләр 1-4 нче һәм 7 нче сыйныфларда сыйныф сәгате формасында, ә 5-6 һәм 8-9 нчы сыйныфларда тематик дәрес формасында узды.








