МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
ГТО ("Готов к труду и обороне") 12.11.2014

Мзктәптә укучыларның ГТО нормаларын тапшыру буенча максатчан эш алып барыла. Каникулдан килгәннән соң беренче эш итеп укучылар әлеге нормаларны тапшыра башладылар. Кичә башлангыч сыйныф укучылары, ә бүген исә 5-9 нчы сыйныф кызлары үзләренә тиешле нормативларны тапшырды.
-
Иң яхшы шахматчылар бездә! 11.11.2014

2 нче ноябрь көнне Олы Кайбыч авылында 2003 нче елгы һәм аннан да яшьрәк укучылар арасында шахмат буенча ярышлар узды. Кайбыч районы беренчелегенә узган шәхси команда ярышларында 11 команда катнашты. Мәктәбебез данын 4 нче сыйныф укучысы Хәсәнов Баязит һәм 5 нче сыйныф укучысы Гаттаров Рамил яклады. Укучыларыбыз әлеге ярыштан зур җиңү белән кайттылар. Хәсәнов Баязит - 1 нче урын, ә Гаттаров Рамил Баязитка гына оттырып -2 нче урынга лаек булып, кубокны безнең мәктәпкә алып кайттылар. Афәрин укучылар! Без сезнең белән горурланабыз!
-
Имтиханнарга әзерлек бара 08.11.2014

Көзге каникуллар дәвамында мәктәбебез укучылар тавышыннан тынып тормады. Каникулларга планлаштырылган чаралар график буенча үткәрелә торды. 7, 8 нче ноябрь көннәрендә 9 нчы сыйныф укучылары рус теле һәм математикадан мәктәп эчендә пробный ОГЭ (ТДИ) тапшырдылар. Әлеге сынаулар барлык шартларын китереп, реаль имтихан форматында үтте.
-
Татарстанның төп Законына - 22 ел!. 07.11.2014

6 нчы ноябрь - Татарстан Конституциясе көне. Әлеге дата уңаеннан, 7- 8 нче ноябрь көннәрендә мәктәптә чаралар үткәрелде. Тарих һәм җәмгыять укытучысы Габидуллина Г.И. укучыларга әлеге көннең Республикабыз өчен әһәмиятен, төп Законнарның мәгънәсен аңлатып чыкты. Ахырдан бергәләшеп Татарстан Дәүләт Советында виртуаль экскурсиядә йөрделәр.
-
Халыклар бердәмлеге көне бездә. 05.11.2014

Кичә, 4 нче ноябрь көнне мәктәбебез горурлыгы булган "Салават купере" вокаль ансамбле 15 нче Бөтенроссия патриотик җыр конкурсы "Я люблю тебя, Россия" нең 5 нче Республика этабы "Родина, мои родные края" конкурсында катнашып, 3 нче дәрәҗә диплом лауреатлары булып кайттылар. Әлеге конкурс Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап оештырылган иде. Укучыларыбыз "Без дә яшәрбез" җырын уңышлы башкарып, жюри тарафыннан бик күп мактау сүзләре ишетеп кайттылар. Укучыларга һәм ансамбльнең җитәкчесе Габидуллина Лютция Әгъзам кызына рәхмәтебезне белдерәбез, киләчәктә зурдан - зур уңышлар телибез!
-
"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы 05.11.2014

"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы дәвам итә. 29 октябрь - 5 нче ноябрь атнасында мәктәп эчендә төрле спорт ярышлары һәм эстафеталар үткәрү планлаштырылган иде. Каникуллар булуга да карамастан, планлаштырылган чаралар барысы да үткәрелеп килә. Бүген исә, мәктәптә районкүләм баскетбол ярышының зона этабы үтә. Шул ук вакытта башлангыч сыйныф укучылары өчен "Күңелле эстафеталар" да үткәрелә. Әлеге чараны башлангыч сыйныф укучылары оештырды.
-
"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы 29.10.2014

"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы дәвам итә. Әлеге атнада укучылар "Спортка юл ачык", "Наркотикларсыз тормыш" темаларына рәсемнәр һәм плакатлар ясадылар. Әлеге атнада, аеруча 2 нче сыйныф (кл. җитәкчесе Габидуллина Л.Ә.), 5 нче сыйныф (рәсем укытучысы Хәйретдинова Л.Р.), 6 нчы сыйныф (кл. җитәкчесе Габидуллина Г.И.) укучылары актив катнаштылар.
-
Сәламәтлегеңне яшьтән кайгырт! 28.10.2014

Авыл фельдшеры Сафина Л.Х. даими рәвештә укучыларыбызның сәламәтлеге сагында тора. Вакытында прививкаларын ясый. Бүген исә, 4-9 нчы сыйныф укучыларына Манту реакциясенә тикшерү уздырып китте.
-
"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы 20.10.2014

13 нче октябрь-13 нче ноябрь көннәрендә Республикабызда "Наркотикларсыз тормыш" акциясе игълан ителде. Әлеге акция кысаларныда мәктәптә төрле чаралар үткәрелеп килә. 13 - 20 нче октябрь көннәрендә сыйныф җитәкчеләре укучылар белән “Сәламәтлек бакчаңда чүп үләне үстермә!”, «Сак бул! Спайстан куркыныч яный”, “Наркотикларга юк дип әйт!”, “Кем ул наркоман” дигән темаларга сыйныф сәгатьләре үткәрделәр.
-
Өстәл теннисында уңыш елмайды! 12.10.2014

Кичә, Гаттаров Рамил (5 нче сыйныф), Сибгатуллин Рәсим (5 нче сыйныф), Хөсәенова Илгизәдән (4 нче сыйныф) торган мәктәп командабыз, 2003 елгы һәм аннан да кечерәк яшьтәге укучы балалар арасында, район беренчелегенә өстәл теннисы ярышларында 1 нче урын яулап, күчмә кубокны мәктәпкә алып кайттылар. Укучыларыбызга һәм аларны җиңүгә әзерләгән укытучылары- Хәйретдинова Лилия Рифкать кызы һәм Хәсәнов Илнур Рафаил улына зур рәхмәтләребезне белдерәбез! Афәрин! Шулай дәвам итегез!








