МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
3 нче декабрь - "Билгесез солдат көне" 04.12.2014

3 нче декабрь - илебез тарихында быел беренче тапкыр "Билгесез солдат көне" буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан мәктәбебездә төрле чаралар үтте. Башлангыч сыйныф укытучылары әлеге чараны аеруча зур итеп, сыйныфларын берләштереп үткәрделәр. Укучылар иң элек билгесез солдат мемориалы турында презентация карадылар, аннан соң сорау-җавап формасында сугыш турында әңгәмәдә катнаштылар. Чара дәвамында, укучылар белән очрашуга тыл ветераны Әминә апа Габидуллина да килде. Ул сугыш елларында ничек яшәүләрен, ачлы-туклы тормышны ничек кичерүләр, кайларда эшләүләрен сөйләде. Сугыш вакытында авылыбыз тормышын, окоп казучылар язмышын укучыларга бәян итте. Укучылар аңа бүләк итеп концерт номерлары әзерләгәннәр иде. Ахырдан нәни укучыларыбыз сугышта һәлак булган авылдашларыбызны искә алу йөзеннән һәйкәлгә барып чәчәкләр куйдылар.
-
"Коррупциягә каршы - бергә!" 02.12.2014

Кичә, 1 нче декабрь көнне, 8-9 нчы сыйныф укучылары өчен рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хәсәнова Эльмира Галимулловна "Коррупциягә каршы -бергә!" диеп исемләнгән тәрбия сәгате уздырды. Рус әдәбиятыннан Н.В.Гогольнең "Ревизор" әәсәре белән ачып җибәрде ул әлеге чараны. Ришвәтчелек, коррупциянең тамыры ерак гасырларга барып тоташа. Бу мәгълүматны укучыларга тарих укытучысы Габидуллина Гүзәл Илшатовна җиткерде. Эльмира Галимулловна укучыларга "нәрсә ул коррупция?", аның нинди нәтиҗәләргә китерүе, аңа каршы ничек көрәшеп булуы турында сөйләде. Чара Олег Газмановның "Как мы можем победить" җыры белән тәмамланды.
-
Физика атналыгы 29.11.2014

24 ноябрь - 29 ноябрь көннәрендә безнең мәктәптә физика атналыгы узды. Атналык кысаларында физика укытучысы Хәсәнов Айдар Габделхак улы укучылар белән төрле чаралар үткәрде. 9 нчы сыйныфта "Реактив хәрәкәт" дигән темага ачык дәрес үткәрелде, 8 нче сыйныф укучылары "Җылылык двигательләре" дигән темага докладлар белән чыгыш ясадылар. Атналык дәвамында укучылар электрон конструктордан схемалар төзү белән мәшгуль булдылар.
-
Әкияттә кунакта 27.11.2014

Бүген безнең мәктәпкә кунаклар килде. Кунакларның да ниндие генә әле, "Әкият" курчак театры курчаклары үзләре! Әлбәттә җитәкчеләре Сафиуллина Венера Марат кызы белән берлектә. Алар безнең укучыларга күчтәнәч итеп, Л.Леронның "Кикрикҗан маҗаралары" дигән әкиятен алып килгәннәр иде. Әлеге очрашу укучыларыбызга бик ошады.
-
ГТО нормаларын тапшыру дәвам итә 25.11.2014

Укучыларыбызның ГТО нормаларын тапшыруы дәвам итә. Әлеге нормаларны укучылар физик тәрбия дәресләрендә генә түгел, тәнәфесләрдә дә тапшыралар. Спорт залы буш булмаганда коридорда да эшләргә туры килә хәтта!
-
Бөтендөнья бала хокукларын яклау көне 21.11.2014

20 ноябрь - Бөтендөнья бала хокукларын яклау көне. Әлеге көн уңаеннан сыйныфларда тәрбия сәгатьләре үткәрелде. 1, 3 нче сыйныфлардагы тәрбия сәгате "Минем хокукларым - минем бурычларым" дигән исем астында узды. Сыйныф җитәкчесе Мөхетдинова А.Н. әлеге чараны уен-әңгәмә формасында оештырган иде. Дәресне йомгаклап укучылар рәсемнәр ясадылар.
-
Парламент дәресе 20.11.2014

Бүген бездә парламент дәресе үтте. Дәресне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Габидуллина Г.И. оештырды. Әлеге дәрес, Татарстан Дәүләт Советының 20 еллыгына багышланып "Парламент дәресе- Законнар биредә туа" дигән тема астында, 7-8 нче сыйныф укучылары өчен әзерләнгән иде. Гүзәл Илшатовна укучыларны Татарстан Дәүләт Советының тарихы, структурасы һәм эшчәнлеге белән таныштырды. Чара ахырында Дәүләт Советы бинасына виртуаль экскурсия оештырылды.
-
Түгәрәкләр эшчәнлеге 17.11.2014

Быелгы уку елыннан мәктәбебездә, мәктәптән тыш эшләр үзәге "Э.К.О." түгәрәкләре - "Оригами" (җитәкчесе Шакирова Р.М) һәм "Крючок белән бәйләү" (җитәкчесе Шәмсетдинова Ф.Г) эшләп киләләр. Әлеге түгәрәкләргә укучылар бик теләп йөриләр. Әле ике генә ай шөгыльләнсәләр дә эшләгән эшләре шактый җыелган. Шимбә көнне үткәрелгән ата-аналар җыелышында укучыларның эшләгән эшләреннән күргәзмә оештырдык. Әти-әниләр балаларының башкарган эшләреннән кәнагать калдылар, түгәрәк җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен әйтеп киттеләр.
-
Иң яхшы баскетболчылар бездә! 17.11.2014

Уку елының 3 нче ае дәвам итә. Әлеге 3 ай эчендә, шимбә көнне безнең мәктәпкә 3 нче кубок кайтты. Бу юлы 2003 нче һәм аннан да яшьрәк укучылар арасында район беренчелегән үткән баскетбол ярышларындагы җиңүебез өчен. Олы Кайбыч урта мәктәбендә 15 нче ноябрь көнне үткәрелгән ярышларда 7 команда катнашты, безнең команданы тулы составта 5 нче сыйныф укучылары тәкъдим иттеләр. Сибгатуллин Рәсим "Иң яхшы уенчы" буларак аерым кубок белән бүләкләнде. Укучыларның яхшы әзерлеге өчен физик тәрбия укытучылар Хәйретдинова Лилия Рифкать кызы һәм Хәсәнов Илнур Рафаил улына, укучыларның үзләренә зур рәхмәтләребезне белдерәбез, һәм яңа җиңүләр көтеп калабыз.
-
Мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы 15.11.2014

Бүген мәктәптә 1 нче чирек нәтиҗәләре буенча мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы узды. Иң элек җыелышка килгән ата-аналар, балалары укыган сыйныфларда сыйныф җитәкчеләре, фән укытучылары белән очрашып балаларның белемнәре һәм тәрбияләре буенча төрле киңәшләр алдылар. Сыйныф җитәкчеләре "Путь к успеху" программасы буенча анкеталар үткәрделәр. Аннан соң мәктәпкүләм җыелышка җыелдык. Биредә "Аралашу культурасы. Ата-ана белән баланың аралашуы - тәрбиянең уңышлы бер шарты" дигән темага методик доклад белән 7 нче сыйныф җитәкчесе Гайнетдинова А.Г. чыгыш ясады. Директор, мәктәп завучлары да төрле мәсьәләләр белән ата-аналар алдында чыгыш ясадылар.








