Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малокайбицкий детский сад «Сандугач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»-"Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы Кече Кайбыч "Сандугач" балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, с. Малые Кайбицы, ул. Школьная, д. 10А |
| Телефон: | 88437030664 |
| E-Mail: | Detskiy.Malokaybicki@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Малокайбицкий детский сад «Сандугач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» |
| Руководитель: | Сибгатуллина Альбина Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 20 воспитанника |
| У нас учат: | 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малокайбицкий детский сад «Сандугач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»-"Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы Кече Кайбыч "Сандугач" балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
12 апрель-Космонавтика көне
12.04.2017
Безнең тагын бер язгы бәйрәмебез бар. 12 апрель
Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавты Юрий Алексеевич Гагарин. Ул илебез хөкүмәте тапшырган эшне үтәде.Узган гасырны галимнәр,язучылар һәм журналистлар төрлечә атадылар: атом гасыры, генетика гасыры, кибернитика гасыры һ.б. Иң еш кулланыла торган торган атама “Космик гасыры”булгандыр.
Ю.А.Гагарин батырлык, хезмәт сөючәнлек, кешенең бетмәс – төкәнмәс мөмкинлекләре символына әйләнде. Аның исеме тарихка кереп калды.
-
"Сыерчык оясы ясау" конкурсы 12.04.2017

Санитар-экологик ике айлык кысаларында "Сыерчык оясы ясау" конкурсы оештырдык.
-
Билингваль балалар бакчасы
11.04.2017
Соңгы елларда телебездә нинди генә яңа төрле сүзләр барлыкка килмәде. Шуларның берсе–билингваль сүзе. Аны балалар бакчасына карата киң кулланып сөйлиләр.
“Билингваль” – ике телле дигәнне аңлата. Бу очракта республикада дәүләт телләре булып исәпләнгән–татар һәм рус телләре турында сүз бара.
Соңгы берничә дистә ел дәвамында галимнәр тарафыннан уткәрелгән тикшеренүләр күрсәткәнчә, икетеллелек балада хәтердә калдыру, логик фикерләү, отып алу, аңлау һәм анализ ясау тизлеген арттыра.
Андый балалар теләсә ниди ситуациядә дә югалып калмыйлар, башка балалар белән аралашуга җиңел баралар һәм киләчәктә чит телләрне үзләштерүгә ансат биреләләр.
Хәзер балалар бакчалары мультимедия җиһазлары,таратма һәм күрсәтмә әсбаплар, аудио һәм видео материаллар,татар телендә мультфильмнар, балалар өчен эш дәфтәрләре белән тәэмин ителде.
Бу әсбаплар яхшы уйланылган,бик матур рәсемнәр белән эшләнгән,балалар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч, аларның яшь үзенчәлекләре исәпкә алынган, куллану һәм саклау өчен гаять уңайлы һәм заманча.
-
Огород на подоконнике 04.04.2017

Балалар бакчасында тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы булдыру бик күңелле шөгыль булып тора, бигрәк тә кышын һәм язын. Бу вакытта табигатьнең әле генә өлгергән бүләкләрен ашап карыйсы гына түгел, яшеллекләрнең төсен күрәсе килә. Синең үзеңнең тәрәзәң төбендә, беренче язгы яшеллекнең үсүеннән дә күңеллерәк бернәрсә дә юктыр мөгаен. Болар: суган, петрушка, укроп һәм хәтта салат яфрагы да булырга мөмкин. Тәрәзә төбендәге яшелчә бакчасы – табигатьнең төсләренә, җылысына карата булган сезонлы ямансулыкны бетерүнең иң әйбәт бер ысулы да ул. Бүлмә шартларында үсемлекләрне ничек карап үстерергә, үсемлекләр үссен өчен яктылыкның, җылылыкның, туфракның дымлылыгының кирәк булуы турында балаларның күзаллауларын киңәйтү, танып белү һәм иҗади сәләтләрен үстерү.
-
Китап көне 03.04.2017

Китапны кем уйлап тапкан соң? Беркем дә түгел. Элек кешеләр бер-берсенә кызыклы хәлләрне сөйли торган булганнар. Шуннан соң хәрефләр уйлап чыгарганнар. Беренче кулъязма китаплар күренә башлый. Китап язучылар каз каурые ярдәмендә бер китапны 6-7 ел язганн.Буген безнең балалар китапның тарихы,балалар шагыйрьләре һәм якташ язучылар белән таныштылар.Балалар бакчасына кунакка китапханәдән Рузалия апалары килде.Балалар шигырьләр сөйләделәр,табышмаклар чиштеләр.
-
Семинар для заведущих 31.03.2017

30 март көнне безнең балалар бакчасында районыбызның балалар бакчалары мөдирләре семинарга җыелдылар.Семинарнын төп темасы :"Балалар бакчасында хезмәт эшчәнлеге" иде. Кеше тормышында эшчәнлек зур урын алып тора.Эшчәнлекнең төп төрләре – уку, хезмәт,уен. Хезмәт – эшчәнлекнең иң әһәмиятле төре. Кеше хезмәт нәтиҗәсендә үзенә һәм җәмгыять өчен кирәкле гамәлләр башкара.
Шулай ук уен эшчәнлеге дә хезмәт эшчәнлеге белән бәйле. Кеше тормышта бу өч төр эшчәнлек белән дә шөгыльләнә. Бакчада уен эшчәнлеге төп эшчәнлек булып торса да баланы хезмәткә өйрәтү дә безнең төп бурычларыбызның берсе булып кала. Чөнки тормышта, бала үсеп җиткәч, эшчәнлек төрләре арасында хезмәт иң төп урында тора.
Ул кешенең яшәве өчен кирәк.Хезмәт белән беррәтән психик процесслар да барлыкка килә. Хезмәт һәм психика бер-берсенә бик нык бәйләнгән. Аңлаешлы сөйләм барлыкка килү дә, аралашуның камилләшүе дә хезмәт белән бәйле.
Хезмәтнең максаты – җәмгыять ихтыяҗын канәгатьләндерү. Хезмәтнең мотивлары төрлечә була:
-кешеләргә файда китерү;
-эшнең кызыклыгы;
Иң зур канәгатьләнү бирүче хезмәт – иҗади хезмәт.
Хезмәтне башкару өчен белем,осталык, күнекмәләр, кыскасы өйрәнү кирәк.Әгәр хезмәт гап-гади булып,аерым кораллар һәм ысуллар таләп итмәсә, өйрәнү эш барышында башкарыла. Кешелек тәҗрибәсен үзләштерү өчен өйрәнүнең уку төре аерым оештырыла.
Бу эшчәнлекнең төп максаты – белем алу.
Балалар бакчасында безнең төп максат:
Хезмәт күнекмәләре һәм белемнәрен формалаштыру.Хезмәткә карата мәхәббәт тәрбияләү.
Шулай ук төрле профессияләргә карата, әти-әниләренең хезмәтенә карата кызыксыну уяту,зурлар хезмәте турындагы күзаллауларны киңәйтү, зурлар хезмәтенә карата хөрмәт тәрбияләү, коллектив эшләр вакытында балаларда эшлисе килү теләген уяту, тирәлеккә кирәкле булырга, нәтиҗәләргә ирешергә өйрәтү –безнең бурычыбыз.Шул максаттан без тәрбиячеләр һәм ата-аналар белән берлектә профессиялар темасына берничә лэпбук ясадык. Балалар бакчасы мөдире Вахитова Ф.Ф лэпбуклар белән килгән кунакларны да таныштырды.
Үз – үзеңә хезмәт күрсәтүдә:
Мөстәкыйль киенә-чишенә өйрәтү, киемнәрне тәртипләп кую ,чистарту,үз вакытында юешләнгән киемнәрне кибәргә кую, үз-үзеңнең һәм иптәшеңнең киемнәрендәге кимчелекләрне бетерүгә ярдәм итә өйрәтү тора.
Көнкүреш хезмәтендә балаларны:
Төркемне һәм участокны чиста һәм тәртипле тота өйрәтү, уенчыкларны юу, тузан сөртү, тәрбияче белән берлектә китапларны төзәтү , участокта чүп җыйнау, тротуарны себерү, (кыш көне кар көрәү), комга су сибә өйрәтү, йокыдан торгач мөстәкыйль рәвештә урынны җыйнау, дежур вазыйфаларын төгәл үти өйрәтү: өстәл сервизлау, беренче һәм икенче ашларны тарату, ашагач савыт-саба җыю, өстәл сөртүгә өйрәтү керә. Шөгыль өчен тәрбияче әзерләгән материалларны тарату, җыйнау, кисточкаларны юуһ.б.
Тәбигатьтә хезмәт:
Хайваннарга һәм үсемлекләргә мәхәббәт тәрбияләү, табигать почмагында дежурлык вазыйфаларын үтәү: үсемлекләргә су сибү, төпләрен йомшарту, аларны мөстәкыйль карый өйрәтү.
Көз көннәрендә бакчада җыештыруга күнектерү: орлык җыйнау, суган йолку, үсүче үсемлекләрне күчереп утырту, түтәлчекләрне казу.
Ә кыш көне кар көрәү, агач төпләренә салу, язын чәчәк өчен балчык алу, орлык чәчү, үсентеләр утырту. Җәй көннәрендә су сибү, түтәлләрне тәрбияли өйрәтү дә бакча яшеннән башланырга тиеш.
-
"Иң матур милли почмак" 29.03.2017

28 март көнне безнең балалар бакчасы тәрбиячесе Гарапова Г.Н "Иң матур милли почмак" конкурсында катнашып район балалар бакчалары арасында 1 урын алды.
-
Бәйрәмдә
23.03.2017
22 март көнне безнең балалар Кече Кайбыч авыл мәдәният йортында үткәрелгән Нәүрүз бәйрәмендә катнаштылар.Рәхәтләнеп җырлап, биеп, шигырьләр сөйләп,табышмаклар әйтештеләр.. Балалар коймак белән чәй эчеп бәйрәм рухы белән таралыштылар.
-
Язгы ташу
22.03.2017
Яз килә. Узенең кояш нурлары, җылысы белән бергә язгы ташу чорын да алып килә.Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм балалар белән язгы ташу вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү ниятеннән, без балалар бакчасында “Сак бул язгы ташуда, сулыклар янында!” темасына әңгәмә үткәрдек. . Әти-әниләргә язгы ташу чорында балаларга карата тагын да игътибарлырак булуларын сорадык.
С приходам весны и теплых, солнечных дней тает снег и с каждым днем прибавляются талые воды, которые бегут ручейками в водоемы .В это время создается угроза весеннего паводка. Мы с детьми провели беседу и смотрели презентацию на эту тему. Так же вели беседу с родителями об опасностях паводка.
-
22 март-Су көне
22.03.2017
Ни өчен су көнен билгеләп үтәргә булганнар соң? Бүген без балалар белән шул хакта сәйләшергә булдык.Су көнен билгеләп үтүнең максаты: эчә торган суның аз булуы һәм көннән –көн кими баруы, су чыганакларын дөрес һәм сакчыл рәвештә куллана белүнең зарурлыгы, кирәклеге.Барыбыз да игътибар белән глобуска карыйк әле. Анда нинди төсләр күбрәк? Зәңгәр төс нәрсәне аңлата?Ә нигә соң шулкадәр сулыклар булгач борчылырга? Бу сулар барысы да эчәргә яраклымы соң? Мәсәлән, без елга суын эчәбезме? Ни өчен? Ә диңгез, океан суын эчәләрме икән?
Диңгез һәм океан сулары тозлы сулыклар, ә елгалардагы сулар пычрак. Без эчә торган сулар төче һәм чиста булырга тиеш. Җир шарындагы суның 97 % тозлы диңгез сулары. 3% гына төче сулыклар. Ягъни 100 л суның 3 л гына эчәргә яраклы. Ул суның да бөтенесен дә кулланып булмый. Чөнки аларның күбесе боз хәлендә. Бер өлеше тирән җир катламнары астында. Без эчә торган су запаслары артмый, ә аны куллану көннән көн үсә, арта бара.Балалар бик кызыксынып тыңладылар,үзләренең сорауларын бирделәр.



