Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малокайбицкий детский сад «Сандугач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»-"Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы Кече Кайбыч "Сандугач" балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, с. Малые Кайбицы, ул. Школьная, д. 10А |
| Телефон: | 88437030664 |
| E-Mail: | Detskiy.Malokaybicki@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Малокайбицкий детский сад «Сандугач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» |
| Руководитель: | Сибгатуллина Альбина Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 20 воспитанника |
| У нас учат: | 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малокайбицкий детский сад «Сандугач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»-"Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы Кече Кайбыч "Сандугач" балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Сау бул,бакча! 01.06.2017

"Сандугач" балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе барыбызның күңелендә матур мизгелләр калдырды.Балалар тормышындагы беренче зур бәйрәмнәре тантаналы,истәлекле,шатлыклы,шул ук вакытта бераз ямансу да булды.Балаларга дипломнар,буләкләр тапшырылды.Тәрбиячеләр,барлык бакча хезмәткәрләре исеменә ата-аналар зур рәхмәтләр әйттеләр.Соңыннан балалар урамга чыгып төсле шарларны зәңгәр күккә очырдылар.
-
Балалар сабантуе 01.06.2017

1 июнь балаларны яклау көне "Сандугач"балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен зур бәйрәм булды. Нәниләр рәхәтләнеп күңел ачтылар – җырладылар-биеделәр, капчык киеп чаптылар, канат тарттылар.Сабантуйда ярышлар да, бүләкләрдә күп булды.Балалар бик арып-талчыккан соң "тәмнүшкәләр" ашап, тәмле сулар эчеп ял итеп алдылар. Сабан туеннан балалар бик канәгать калдылар.
-
Чыгарылыш кичәсе 30.05.2017

31 май көнне .13 сәг.барлык ата-аналарны ,балаларны чыгарылыш кичәсенә чакырып калабыз.
Выпускной бал в детском саду – это волнительный момент для дошкольника, его родителей и всего коллектива дошкольного учреждения! Выпускной в детском саду – это первый рубеж малыша, подведение первых итогов, осознание успехов и достижений, волнующее ожидание вступления в школьную жизнь. Вот и в нашем дошкольном учреждении 31 мая состоится праздник, посвященный проводам мальчиков и девочек в следующую – школьную ступень жизненного пути.Приглашаем всех родителей ,бабушек и дедушек на наш праздник.
-
Язгы эшләр 23.05.2017

Яз җитү белән балалар бакчасы участогында эш кайный башлады.Җирне эшкәртергә кирәк,яшелчә,чәчәчкләр утыртырга кирәк. Җәй һәм көз көне дә бакчабыз бик матур булсын өчен бакчада бик күп көч куярга туры килә.Шуның өчен кызлар бердә иренеп тормыйлар,тау-таш арасында да җиң сызганып эшлиләр.
-
Саф һавада хәрәкәт уеннары. 22.05.2017

Балалар саф һавада төрле уеннар уйнарга бик яраталар, шул ук вакытта уен хәрәкәт күнекмәләрен үстерүнең төп ысулы да булып торалар.Тәрбияченең төп бурычы – саф һавада хәрәкәт уеннарын оештыру өчен тиешле шартлар тудыру, аларны балаларга файда китерерлек һәм аларның кәефен күтәрерлек итеп оештыру. Бу төр уеннар, балалар төркем белән бергәләшеп башкарган очракта, аның гомуми үсешенә зур өлеш кертәләр: социаль (аралашу белү), эмоциональ (шатлана-шаяра белү) һәм интеллектуаль (аң-белем) сыйфатларын камилләштерәләр. Урамда, ачык һавада оештырылган уеннарның балага никадәр зур шатлык китерүе, яхшы кәеф һәм канәгатьләнү хисен бирүе – мөһим фактор. Шул ук вакытта алар әйләнә-тирә дөнья, табигать белән таныша; тереклек ничек яши, аны ничек сакларга була дигән сорауларга җавап эзли.
Менә зарыгып көтеп алган җылы көннәр дә килеп җитте: урамда җылы, беренче яфраклар ачыла, яшел келәм булып үләннәр чыга. Бу вакытта балалар бакчалары хезмәткәрләренә балалар белән ешрак саф һавада булу зарур. Әйткәнебезчә, актив уеннар баланың үсешенә һәм саләмәтлегенә уңай йогынты ясый. Эстетик тәрбия дә читтә калмый.
-
21 мая-Всемирный день культурного разнообразия во имя диалога и развития 20.05.2017

21 мая-Всемирный день культурного разнообразия во имя диалога и развития.День культурного разнообразия даёт возможность народам мира глубже осознать ценности своего культурного разнообразия и ещё раз даёт возможность научиться народам мира сотрудничать.
Современный мир - это эпоха всеобщей глобализации. Представители Организации объединённых Наций обеспокоены уменьшением самобытности и культурного разнообразия. Исключительно важным стало донести эту информацию до наших потомков. Ведь каждый имеет право на выражение собственных мыслей и чувств и на собственное мнение. Каждый из нас сможет сделать этот мир немного лучше, если хотя бы на один день забудет обо всех недоразумениях и конфликтах на национальной, религиозной, расовой и других почвах.
В который раз ООН призывает весь мир признать важность развития и сохранения культурного наследия, это же касается и областей развития, сохранения и стимулирования различных культур, наиболее уязвимых - в первую очередь.
Одним из наиболее важных составляющих культурного разнообразия можно назвать лингвистическое разнообразие. Ведь традиции продолжают жить благодаря языку, он пробуждает интерес к исследованию мира и способствует уважению к нашему общему прошлому и к той планете, на которой мы живём; язык является необходимым элементом, объединяющим жителей Земли независимо от времени и места их проживания.
-
Ата-аналар җыелышы
18.05.2017
19 май көнне 16 сәгаттә балалар бакчасында ата-аналар җыелышы була.Барыгызныда көтеп калабыз.
-
Юл йорү кагыйдәләре 16.05.2017

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен тиз генә формалаштырып булмый. Бу шактый катлаулы һәм зур түземлелек сорый торган эш. Өйдә, урамда йөргәндә, шөгыль вакытларында һәм башка чаралар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен балаларның күңеленә әкренләп-әкренләп сеңдерә барырга кирәк. Бары шул чакта гына эшебез нәтиҗәле, ә юл билгеләре ышанычлы ярдәмчебез булыр.Буген безнең балалар бакчасына ЮХИДИ хезмәткәре Ахметов И.Ф килде.Ул балаларга аңлаешлы итеп юлда хәвефсез йөрү кагыйдәләре турында сөйләде.Юлларда игътибарлы булырга,кеше гомере өчен җаваплылык хисе тоеп яшәргә өндәде.Велосипедта,роликларда йоргәндә сак булырга,юлга чыкканда һәвакыт куркынычсызлык каешларын эләктерергә кирәклеген искәртте.Балалар очрашудан үзләренә бик күп төрле мәгълүмәт алдылар.
-
15 май-Халыкара гаилә көне 15.05.2017

15 май-Халыкара гаилә көне.Барыгызны да гаилә көне белән кайнар котлыйбыз,гаиләләрегезгә иминлек,татулык,ныклы сәламәтлек телибез.Балалар куанычын,игелеген куреп яшәргә язсын.Бәйрәм белән!
Безнең балалар бакчасында да гаилә көне унаеннан төрле чаралар оештырылды.Балалар рәсемнәр ясадылар,мәкальләр,табышмаклар чиштеләр,уеннар уйнадылар..Балаларга ата-ана хакы,гаилә кыйммәтләре турында әңгәмә уткәрдек.Ата-ана,әби-бабай хакын хаклау кирәклеге турында тәшендердек.
-
Экояз 2017 конкурсы
12.05.2017
Экояз 2017 конкурсы кысаларында безнен балалар бакчасында чәчәкләр утырту акциясе үткәрелде.Әти-әниләр,балалар һәм хезмәткәрләр катнашында бакча территориясында розарий булдырдык .Акциядә катнашкан барлык әти-әниләргә зур рәхмәтебезне белдерәм.Утырткан чәчәкләребез үзебезгә куаныч, шатлык китерсен, тирә ягыбыз ямьләнсен.



