Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Очрашу 14.05.2019
8-9 сыйныф укучылары Кайбыч муниципаль районың яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге җитәкчесе Лотфуллина Зөһрә Фирнат кызы белән очрштылар.Бу очрашуда алар районыбызның һәм авылларыбызның киләчәге турында сөйләштеләр. -
“ Кошман батырлары”кубогына көрәш 11.05.2019
11 май көнне мәктәбебез спорт мәйданчыгында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Динар Гатауллин оештырган "Кошман батырлары" кубогына көрәш турниры узды. Ярышта Кошман, Кече Мәме, Чүти, Иске Тәрбит, Мәлки һәм Олы Подберезье авылыннан 50 дән артык көрәшче катнашты. Көрәш бик кызу барды. “ Кошман батырлары”кубогына үзебезнең мәктәп көрәшчеләре командасы лаек булды. Алар кыйммәтле бүләкләр һәм тәкә белән бүләкләнделәр. -
Җиңү көне 08.05.2019

Бөек җиңүгә 74 ел узды, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулаган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.
-
Язгы өмә 02.05.2019
18 нче апрель көнне мәктәбебез территориясендә һәм авыл эчендә язгы өмә үтте. Өмәдә мәктәп янын чистарту, куакларны корган ботакларыннан арындыру башкарылды, ә башлангыч сыйныф укучылары Түбән Кошманның су буйларын чистарттылар. Мәктәп коллективы, укучылар бик тырышып эшләделәр -
Строй җырлары 02.05.2019
“Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексында мәктәпләр командалары укучылары командалары арасында стройда йөрү, җыр башкару буенча смотр- бәйге үткәрелде. Әлеге чара Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланды.Әлеге смотр-бәйгенең максаты – район мәктәпләре укучыларының стройда йөрү буенча әзерлеге дәрәҗәсен тикшерү, Ватанны яратуга патриотик хисләр тәрбияләү, хәрби җырлар белән танышу, стройда йөрү күнекмәләрен формалаштыру иде. -
Русский язык (ВПР 5 кл) 25.04.2019

ВПР по русскому языку в 5 классе
-
Цифр дәресе 25.04.2019

Бүген мәктәптә "Проектлар белән идарә итү" темасына Цифр дәресе булып үтте. укучылар шул темага видеоролик карадылар , викторина сорауларына җавап бирделәр, урокцифры.рф сайтына кереп интеллектуаль уен уйнадылар
-
ВПР по математике 23.04.2019

ВПР по математике в 5 классе
-
ВПР по русскому языку 6 кл 23.04.2019

В 6 классе ВПР по русскому языку
-
Ветераннарны котлау 23.04.2019
Тиздән Бөек Җиңүнең 74 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Районыбызда бүгенге көндә 10 сугыш ветераны, 50 ветеранның тол калган хатыны яши. Безнең Кошман авылында бердән-бер ветеран Зиганшин Хәсән абый һәм тол калган Сафиуллина Вәсилә апа яши.Аларга хөрмәт йөзеннән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның тәмле күчтәнәчләре тапшырылды.Әле балалыктан чыгып та җитмәгән килеш сугыш утына атлаган яшь солдатлар бүген инде туксаннан узган чал чәчле ветераннар. Сугыш хатирәләрен, җиңелмәс батырларыбызны искә төшереп торучы тере һәйкәлләр алар.











