Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Лагерьда 18 нче көн"Беренче теарт" 27.06.2019

Театр яктылыкка,нурга илтә... 2019 ел_Театр сәнгатен алга таба үстерү максатыннан Россия Федерациясендә Театр елы дип игьлан ителде. Шул уңайдан “Кояшкай” ял лагеренда йөрүче балалар Г.Камалның “Беренче театр”ын сәхнәләштерделәр.Яшь артистларны карарга балалар бакчасыннан балалар да,тәрбиячеләр,укытучылар да килгән иде. Чын артистлар булырлар дигән өмет бар!
-
Лагерьда 17 нче көн Бассейн көне 27.06.2019
Балалар өчен районыбызда бассейн булу нинди бәхет!? Уку елында гына тугел,лагерь барышында да балалар рәхәтләнеп бассейнда йөзделәр. -
"Без -Тукай оныклары" лагерында безнең кызлар. 26.06.2019
Җәйге каникул чорында мәктәбебезнең укучылары төрле төбәкләрдә ял итәләр. Җиденче сыйныф укучылары Миннуллина Исламия һәм Хәйретдинова Ләйлә 24-30 июньгә кадәр Арча районында "Без - Тукай оныклары" чатырлы ял аланында сәламәтлекләрен ныгыталар. -
Хуш,Сау бул, мәктәбем! 25.06.2019
Буген бездә иң тантаналы, истәлекле, шатлыклы, шул ук вакытта бераз ямансу да булган кичә булды. Чыгарылыш сыйныф укучыларының мәктәп белән саубуллашты. Әле кайчан гына мәктәп бусагасын атлап кергән иделәр, кайчандыр моннан 9ел элек… Имтиханнар артта калды,ә кулда өлгергәнлек аттестаты.Ак юллар Сезгә,балалар! -
Лагерьда 16 нчы көн.Кайбыч буйлап сәяхәттә. 25.06.2019

Кайбыч буйлап сәяхәттә. Бу көн шулай ук лагерьның иң истәлекле көннәрең берседер. Балалар Кайбыч буйлап сәяхәт иттеләр. Иң беренче алар сәяхәтне “Туган якны өйрәнү” музеенннан башладылар.Андагы бай экспонатларны җентекләп карадылар. Музей хезмәткәре безгә бик мавыктыргыч итеп Кайбыч районында яшәүче төрле милләт халкының тормышы турында сөйләде.
-
Ял паркында ял иттек 25.06.2019

-
һәйкәл янында 25.06.2019

-
Янгын сүндерүчеләр янында кунакта 25.06.2019

-
Лагерьда 15 нче көн ЮХИДИ дан кунак. 24.06.2019
ЮХИДИ инспекторы Фирдүс Тимуршин бүген лагерьда ял итүче балалар белән очрашты. Инспектор балаларга юл хәрәкәте куркынычсызлыгы, велосипедта йөргәндә кагыйдәләрне үтәнең мөһимлеге турында сөйләде, юлларда сак һәм игътибарлы булырга чакырды. -
Лагерьда 14нче көн Онытма син! 23.06.2019

«Хәтерләүдән курыкма син! Үткәнеңне онытма син!”-син дип шагыйрь Равил Фәйзуллин тик кә генә әйтмәгәндер. Үткәнеңне белмәсәң, үз буыннарыбыз турында онытсак, без киләчәкне хәзерге көн күзлегеннән генә күрәчәкбез. Ә бүген мәктәтең музей җитәкчесе Розалия Зөфәр кызы балаларны үткән тарихка алып кайтты. Музейда ул балаларга авылыбыз тарихын,авылыбыздан чыккан шәхесләр турында сөйләде. Борынгы экспонатлар белән таныштырды.











