Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Муса Җәлил тууына 116 ел 15.02.2022
15 февральдә танылган татар герой-шагыйре Муса Җәлилнең тууына 115 ел тула. Мәктәбебезддә Муса Җәлилгә багышланган дәрестән тыш чара узды. Әлеге чарада 5 нче сыйныф укучылары катнашты. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты буенча белемнәрен күрсәттеләр, аның шигырьләрен сөйләделәр. -
Иң яхшы әйдаман. 14.02.2022

Бүген Кайбыч районының Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә «Иң яхшы әйдаман» конкурсының муниципаль этабы узды. Әлеге конкурста төрле педагогик отрядлардан 11 әйдаман катнашты. Программага 3 конкурс кергән иде: - Визитка-презентация; - Балалар һәм мәктәп хәрәкәтләре темасы буенча сораулар; - Педагогик ситуацияләр конкурсы; - Уен, бию, зал белән флешмоб. Әйдаман һөнәре-бик мөһим һәм җаваплы шөгыль, барлык катнашучылар да конкурс биремнәрен ныклы әзерлек белән башкардылар. 3 сәгатькә якын иң актив әйдаманнар мастер-класслар күрсәттеләр, сорауларга җавап бирделәр. Барлык биремнәр нәтиҗәләре буенча төрле урыннар бүленде. Безнең мәктәп укучысы Сераҗиева Гөлназ "Иң ачык әйдаман" ("Самый яркий вожатый" исеменә лаек булды.
-
Сәламәтлек көне 07.02.2022

Укучыларда сәламәтлек, сәламәт яшәү рәвешенә мотивация формалаштыру һәм үстерү максатыннан, 5 нче февраль көнне мәктәптә Сәламәтлек көне игълан ителде. 1-9 сыйныф укучылары бу көнне файдалы итеп үткәрделәр: тимераякта, чаңгыда, ватрушкада шудылар, ата-аналарга кар чистартуда булыштылар. Сәламәтлек көне балаларны уңай энергия, оптимизм, онытылмаслык хис-тойгылар белән сөендерде.
-
Сәламәтлекне кайгырту 01.02.2022

Авылыбыз фельдшеры Шәрәфиева Р. белән мәктәп һәрвакыт тыгыз элемтәдә тора. Укучыларның сәламәтлекләрен кайгыртып чираттагы тикшерү уздырылды. Укучыларга авыруны булдырмау өчен аңлату эшләре алып барылды.
-
Тимурчылык эше 15.01.2022

Кошман урта мәктәбендә тимурчылык эше һәрдаим алып барыла. Укучылар үзләре генә торган әби бабаларга хәл белешергә, эшләрен эшләшергә йориләр. Шушы көннәрдә 5-9 сыйныф укучылары Рушания апа, Миннехан апа, Нәзир абыйның хәлен белеп, ишегалдын кардан чистартып кайттылар. Алар укучыларга үзләренең рәхмәт сүзләрен ирешетерделәр.
-
Сау бул, лагерь! 09.01.2022
Лагерьның соңгы көне кызыклы һәм файдалы мәгълүматларга бай булды.Укучылар татар халкының милли гореф гадәтләрен өйрәнделәр. Китапханәдә яңа китапларга күзәтү ясадылар, иске китапларны ремонтлау эшендә катнаштылар. -
Кышкы лагерьның алтынчы көне 08.01.2022

"Кояшкай" мәктәп яны лагерена йөрүче укучылар "Музей һәм балалар" атнасында катнаштылар. Балалар кызыксынып мәктәп музее экспонатлары белән таныштылар. Бу экскурсия балаларга бик ошады. Моннан тыш, укытучы Садриева Р. З. укучылар өчен рус теле буенча консультация үткәрде.
-
Кышкы лагерьның бишенче көне 07.01.2022

Бүген "Кояшкай" кышкы мәктәп яны лагерында укучылар мәтематика фәненнән төп дәүләт имтиханына әзерләнделәр. Төшке аштан соң "Үз сәламәтлегеңне ничек кайгыртырга?"дигән темага әңгәмә үткәрелде. Лагерьның бишенче көне мавыктыргыч уеннар белән тәмамланды.
-
Кышкы лагерьның дүртенче көне 06.01.2022

География укытучысы һәм мәктәбебез директоры Гыйниятуллин Ф. Ф. мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен география буенча консультация үткәрде. Шулай ук мавыктыргыч формада Географик викторина да узды, анда балалар әлеге фән өлкәсендә үзләренең белемнәрен күрсәтә алдылар. Балалар мәктәп пешекчеләренә тәмле һәм туклыклы иртәнге аш һәм төшке ашлары өчен зур рәхмәт белдерәләр.
-
Кышкы лагерьның өченче көне 05.01.2022
Бүген укучылар өчен Җәмгыять белеме фәне буенча Вильданова Л.Х. консультыция үткәрде, төшке аштан соң балалар Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елына карата татар халык уеннары белән таныштылар.











