Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
Пионер оешмасына 100 ел 19.05.2022
Бүген - Бөтенсоюз пионерлар оешмасына - 100 ел.Әлеге бәйрәм уңаеннан мәктәптә тантаналы сбор үткәрелде.Укытучылар Пионерлар оешмасының тарихы һәм үзләренең пионер булган вакытлары белән таныштырдылар. -
Җиңү бәйрәме 07.05.2022
7 май көнне Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан митинг булып узды. Авылыбызда тол ветераннар, сугыш вакытында тылда хезмәт итүче ветераннар да бик сирәк калып бара. Шушындый чараның максаты булып, өлкәннәрнең балаларга үзләренең кичергәннәре белән уртаклашу, балаларда өлкән буын кешеләренә хөрмәт тәрбияләү, алар белән горурлану хисләре уяту, Бөек Җиңү һәм сугыш турында белемнәрне арттыру тора. Илебезнең күге һәрвакыт аяз , тыныч булса иде! -
Мәктәп бакчасында 06.05.2022
Мәктәп яны участогының хезмәт көннәре башланды. Мәктәп яны участогы хезмәт һәм һөнәри юнәлеш бирүдә зур роль уйный. Мондый максатчан эш җирдә хезмәт белән шөгыльләнүче һәр кешедә кирәкле белем һәм күнекмәләр тәрбияли, үстерә, формалаштыра, тормыш өчен мөһим булган күнекмәләрне булдыруда ярдәм итә. -
"ЭКОЛОГиЯ" төбәк фәнни-гамәли конференция 29.04.2022

Бүген Федоровское мәктәбендә "ЭКОЛОГиЯ" төбәк фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда Кайбыч, Апас, Буа, Югары Ослан районнарыннан тугыз номинациядә 152 бала катнашты. Әлеге конференциядә 5 нче сыйныф укучысы Ахамадуллина Ләйсән 3 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.
-
"Эзләнү" ("Поиск") X фәнни-гамәли конференция 27.04.2022
Бүген Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбендә X Төбәкара фәнни-гамәли конференция "Эзләнү" ("Поиск") үткәрелде. Конференциядә биш номинациядә 120 укучы катнашты. 5 сыйныф укучылары Фатыйхова Сөмбел, Ахмадуллина Ләйсән әлеге конференциядә катнашып 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. -
"Куркынычсыз тәгәрмәч" ("Безопасное колесо") 26.04.2022
Мәктәп командалары арасында ел саен үткәрелүче “Куркынычсыз тәгәрмәч” республика бәйгесенең район этабы узды. Бәйгенең төп максаты – балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүче буын тәрбияләү, иң көчле командаларны, укучыларны барлау, аларны спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тарту.5 нче сыйныф укучысы Фатыйхова Сөмбел барлык станциядәге биремнәрне үтәп, күп балл җыеп 2 нче дәрәҗәдәге диплом һәм приз белән бүләкләнде. Мәктәбебезнең "Светофор" командасына катнашучы сертификаты тапшырылды. -
Син Тукай әкитләрен беләсеңме? 25.04.2022
25 нче апрельдә бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көне уңаеннан “Син Тукай әкиятләрен беләсеңме?” дип аталган мәктәпкүләм театральләшкән шигырь бәйгесе уткәрелде. -
Шәмсия Җиһангирова белән очрашу 23.03.2022
Бүген балалар сәнгать мәктәбендә лирик җанлы, романтик рухлы, халыкча әйтсәк, шигырьләре җырлап тора торган шагыйрә, Шәмсия Җиһангирова белән очрашу булды."Яшәүнең үзеннән көч алам" дип исемләнгән шигърият кичәсенә иҗатка гашыйк кайбычлылар, китапхәнәчеләр җыелган иде.Укучылыр шагыйрәнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Шагыйрәгә сораулар бирделәр.Шәмсия ханым мәктәбебез укучылары Сәмир Гыйсмәтуллин һәм Язилә Нәҗметдинова сөйләгән шигырьләрне бик яратып тыңлады. Кичә бик эчтәлекле һәм мавыктыргыч булды. -
"Илһам" бәйгесе 21.03.2022
21 нче март көнне Казан шәһәренең 127 нче мәктәбендә “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы узды.Бәйгедә Казан шәһәре мәктәпләреннән һәм республиканың Яшел Үзән, Апас, Тәтеш, Чүпрәле, Буа, Кайбыч районнарыннан килгән укучылар катнашты. Бәйге “Яшь шагыйрь”, “Яшь прозаик”, “Яшь драматург”, “Яшь журналист” номинациясе буенча үтте. Безнең мәктәбебезнең 5 нче сыйныф укучысы Фатыхова Сөмбел "Яшь шагыйрь" номинациясендә катнашып сертификат белән бүләкләнде. -
Воссоединение Крыма с Россией 18.03.2022
В рамках пятой годовщины воссоединения Крыма с Россией 18 марта для учащихся 8-9 классов проведено мероприятие "Воссоединение Крыма с Россией". В ходе мероприятия ребята узнали об истории Крыма, о значимости этого исторического события. Особое внимание было уделено роли Крыма в Великой Отечественной войне и героической обороне Севастополя. Мероприятие прошло под девизом "В единстве наша сила".











