Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 ( 216 ) 217 218 219 220 >>
-
Файдалы очрашу. 21.03.2013

Мәктәбебездә март ае планы нигезендә участок инспекторы Гиниятуллин Дамир Кыяметдин улы белән очрашу булды.Очрашуда укучылар тарафыннан үтәлергә тиешле 71 нче закон кагыйдәләре һәм аларның үтәлеше хакында сүз барды. Балигъ булган балалар белән эшләү үзенчәлекләре һәм яңалыклар белән таныштырды.
-
Өченче чирекне тәмамлау турында.
19.03.2013
Уку елының озын өченче чиреге дә ахырына якынлашты. Бүген укытучылар өченче чирекне уңышлы тәмамлау турындагы приказ белән таныштылар,шулай ук каникулның көннәре язгы һава торышы белән бәйле икәнен дә искәрттеләр. Язгы су басулар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелде, укучыларга инструктажлар уздырылырга кирәклеге аңлатылды.
-
Атналыкка йомгак ясалды. 18.03.2013

Бүген мәктәбебездә 11 – 16 март көннәрендә үткәрелгән инглиз теле атналыгына йомгак ясалды. Инглиз телендә башкарылган җырларга урыннар билгеләнде, катнашучыларга грамоталар бирелде, шулай ук атна дәвамында төрле уен-ярышларда катнашкан һәм ребус белән кроссвордлар чишкән укучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды. Атналык укучыларда уңай тәэсир калдырды.
-
Сыерчык ояларына конкурс. 18.03.2013

Укучыларыбыз сыерчыкларны матур, яңа оялар белән каршы алырга җыеналар. Мәктәбебездә “ Иң матур сыерчык оя”сына бәйге оештырылды. Нәтиҗәдә 1 нче урынны Нәфыйкова Айгөл(9 нчы сыйныф), 2 нче урынны Асадуллин Айзат(1 нче сыйныф), 3 нче урынны Мотыйгуллин Фәнил(5 нче сыйныф) алды.Шулай ук иң күп сыерчык оясы ясап килгән сыйныфлар арасында да урыннар билгеләнде: 1 нче урын 7 нче сыйныфка, 2 нче урын 4 нче сыйныфка,3 нче урын 2 нче һәм 3 нче сыйныфларга бирелде.
-
Мәктәбебездә инглиз теле атналыгы дәвам итә. 16.03.2013

15 март көнне атналык кысаларында 4 нче сыйныфның инглиз теле түгәрәгенә йөрүче укучылары “Cinderella” («Золушка») әкиятен сәхнәләштерделәр. Инглиз драмтүгәрәгенә йөрү укучыларның сөйләм телен генә үстереп калмый, алар анда шулай ук инглиз телендә җырлар, шигырьләр өйрәнәләр һәм грамматиканы ныгыталар.
-
Безнең егетләр сынатмый. 16.03.2013

14 нче март көнне районда зур чара- “Олимп” спорт комплексында “Закиров Мансур” кубогына көрәш ярышы булып узды. Анда безнең мәктәптә укучы егетләребез дә көч сынашты. 8 нче сыйныф укучысы Какаев Айдар 40 кг га кадәрле авырлыктагылар арасында III нче урынны алды,7 нче сыйныф укучысыФәйзуллин Нәфкать 32 кг га кадәрле авырлыктагылар арасында II нче урынга лаек булды. Мәктәп командасы IV нче урынны алып Грамота һәм медаль белән бүләкләнделәр.
-
Күнеккән кулда һөнәр бар. 16.03.2013

Кайбыч муниципаль район Советының 29 нчы сессиясендә Кошман мәктәбе әзерләгән күргәзмәдә балаларга хезмәт тәрбиясе бирү ачык чагылыш тапты. Әлеге күргәзмәдә технология укытучысы Насретдинов Айдар Линар улының эш тәҗрибәсе киң яктыртылды. Кул эшләреннән әзерләнгән күргәзмә бик күпләрнең күңелендә уңай тәэсир калдырды.
-
Инглизтелеатналыгы дәвам итә. 16.03.2013

15 нче март көнне инглиз теле укытучысы Лилия Рәшитовна 3 нче сыйныф укучылары арасында “Your own Game “ (“Своя игра”) уенын оештырды. Алар анда төрле темалар буенча үзләренең белемнәрен сынадылар. Иң тапкыры Саттаров Айназ булып чыкты. Без аны котлыйбыз!
-
Аулак өй 13.03.2013

Бүген җыелуыбызның максаты – безнең әби-бабаларыбыздан мирас булып килгән йоласын кире кайтару – “Аулак өй” йоласын.
Аулак өй... Элек-электән яшьләрнең сыену урыны булган. Кызлар-егетләр җыелышып күңел ачкан, җор теллеләре такмак әйткән, уен-көлке, җыр-бию таңга чаклы тынмаган.
Аулак өй яшьләрнең серләрен чит-ятларга түкми-чәчми саклаган, әби-бабайлар “яшьлекнең иң гүзәл мизгелләре шунда калды”, дип сөйлиләр. Безнең “Аулак өй” дә егетләрнең-кызларның беркемгә дә сөйли алмаган серләрен, хисләрен уртаклашучы, үзенең киңәшләре белән күңелләрне җылытучы учак булды.
-
«Кызлар-йолдызлар» 11.03.2013

9 нчы март көнне мәктәбебездә “Кызлар- йолдызлар” конкурсы булып узды. 8 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары ике төркемгә бүленеп, төрле ярыш биремнәре үтәде. Ярыш төрләре кызлар өчен кирәкле булган биремнәрдән төзелгән. Кызларыбыз бик теләп үзләрен осталыкта сынады. Ярыш кискен барса да, ике команданың да кызлары сынатмады, ике арадагы дуслык җиңде.











