Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 179 ( 180 ) >>
-
17.01.2015

16 нчы гыйнварда Кошман авылы җирлегендә отчёт җыелышы булды. Җыелыш эшлекле шартларда үтте. Җыелыш башланыр алдыннан “Җыр сәнгате” түгәрәгенә йөрүчеләр концерт номерлары күрсәтте. Авыл җирлеге башлыгы чыгышына өстәмә рәвештә мәктәп директоры Хәмидуллин И.И. мәктәпнең 2014 нче елгы мәктәп эшчәнлеге турында анализ ясады. Җыелышта барлык укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре дә катнашты.
-
Эшебез нәтиҗәле булсын! 15.01.2015

14 январьдә мәктәптә чираттагы педсовет булып узды. Педсоветта гаиләләрнең үзенчәлекләре, суицидка китерүче һәм булдырмаучы сәбәпләр, суицидның профилактикасы буенча Сабирова Г.Х. һәм Нәфыйкова Р.М. чыгыш ясады. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Садриева Р.З. 1 нче яртыеллык нәтиҗәләрен анализлады. Мәктәп директоры Хәмидуллин И.И. педсоветны йомгаклап 2 нче яртыеллык өчен максатлар куйды.
-
13.01.2015

Каникулда физкультура укытучылары Гатауллин Динар һәм Насретдинов Айдар ГТО нормаларына багышланган стенд ясадылар. Бүген бу стенд мәктәп коридорында үз урынын алды.
-
Сау бул, кышкы лагерь 09.01.2015

Шулай итеп, бер атнага сузылган лагерыбыз ахырына да якынлашты. Лагерь белән бер баланың да хушлашасы килми, йөзләрендә бераз моңсулык та сизелә. Ләкин шуңа да карамастан бүләкләр алгач, балаларның күңелләре күтәрелде, “Свечка” уены ярдәмендә һәр бала үзенең фикере белән уртаклашты, тәрбияче апаларына рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Лагерьда алган тәэсирләре барысының да уңай иде. Шулай итеп балалар җәйге лагерьның тизрәк килеп җитүен теләп, шат күңел белән өйләренә таралыштылар.
-
08.01.2015

Лагерьда балаларның көннәре бик җанлы үтә, бүген алар «Без талантлар эзлибез” дигән конкурс астында чыршы янында шигырь сөйләделәр, үзләре көче белән оештырган концерт куйдылар,җырладылар, биеделәр, гомүмән алганда күңел ачтылар. Тәрбиячеләр балалар әзерләгән концерттан канәгать калдылар.
-
06.01.2015

Кышкы лагерь үз эшен дәвам итә. Әй, рәхәт тә соң тауда чана шуасы. Бүген балалар тәрбияче апалары белән бергәлектә Аныс тавына чана шуарга бардылар. Күңелле итеп чана шудылар, урамда күңелле итеп саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Шулай ук алар лагерьда бик теләп шашка, шахмат серләренә дә төшенәләр. Бик рәхәтләнеп шахмат уенын уйныйлар.
-
05.01.2015

Бүген мәктәбебездән 5 укучы Кайбыч районы башлыгы үткәргән Чыршы бәйрәмендә катнашты.
-
04.01.2015

Лагерьда көннәребез бик файдалы уза. Бүген лагерьда күңелле стартлар, спорт уеннары, бадминтон уеннары булып узды. Балалар бик теләп спортның төрле төрләрендә катнаштылар, рәхәтләнеп ял иттеләр. Бүгенге көннән барысы да канәгать калды.
-
Кышкы лагерьда 03.01.2015

3 январьдә мәктәбебездә кышкы “Кояшкай” ял лагеры эшли башлады. Лагерьга 15 бала йөри, бер атна дәвамында балалар саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнап, төрле конкурсларда катнашып, тауда чана, чаңгы шуып , күңел ачып үзләренең сәламәтлекләрен ныгыталар. Балаларның иртәсе музыка астында иртәнге зарядкадан башлана һәм төрле конкурс-чаралар белән үрелеп бара. Лагерь көннәре бик күңелле үтә.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 30.12.2014

Бәйрәм бүген – Яңа ел,
Бөтен җиргә кар яуган.
Яңа елны каршыларга
Балалар да җыелган.
Куяннар һәм аюлар,
Кунак булып килгәннәр.
Шук малайлар һәм кызлар
Матур кием кигәннәр.
29 декабрьдә мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме булып узды. Нәкъ шигырьдәгечә балалар төрле җәнлекләр, кар бөртекләре булып киенгәннәр. Һәр сыйныф тамаша өчен шигырьләр, җырлар, уеннар хәзерләгән иде. Әлбәттә, кичәнең кадерле кунаклары Кыш бабай белән Кар кызы да кунак булып килделәр һәм барыбызның күңелен күтәрделәр.
5-9 нчы сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме көннең икенче яртысында үткәрелде. Бәйрәм 9 нчы сыйныф укучылары Гарифуллина Чулпан һәм Хәмидуллина Әдилә башкаруында Яңа ел турында җыр белән башланып китте. Һәм иң кызыгы шунда: кызлар һәм егетләр командалары арасындагы квн концерт номерлары белән үрелеп барды . Кызларның “Киленнәр” командасы, чыннан да, киленнәр кебек оялчан, тыйнак, ә егетләребезнең “Кошман шакаллары” командасы бик шук, сугышчан, зирәк булып чыкты. Бик күңелле ярышта 2 генә очко белән өстен калып, егетләр командасы җиңеп чыкты. Һәр сменада үткән бәйрәм ахырында Кыш бабай белән Кар кызы балаларга президентыбыз Р.Н. Миңнеханов, Кайбыч районы башлыгы А.И. Рәхмәтуллин һәм мәктәп коллективы исеменнән язылган открыткалар салынган бүләкләр тапшырдылар.
Бәйрәмдә үткәрелгән төрле уеннар, конкурслар өчен бүләкләрне алуда иганәчеләребез - Гәйнетдинов Алмаз, Садриев Марат, Шәрәфиев Айдарлар бик теләп ярдәм күрсәттеләр.











