Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 171 172 173 ( 174 ) 175 176 177 178 179 180 >>
-
08.04.2015

Бүген “Дәрестән соң мәктәп” республика семинарында безнең мәктәп көрәшчеләре “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексында физкультура укытучысы Гатауллин Динар җитәкчелегендә мастер-класс күрсәтүдә катнаштылар
-
Чираттагы педсовет 07.04.2015

7 апрель көнне мәктәптә чираттагы педсовет булып узды. Анда мәктәпнең укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Садриева Р.З. 3 нче чирек нәтиҗәләренә анализ ясады, педагогик хезмәткәрләргә аттестация уздыру тәртибендәге яңалыклар һәм үзгәрешләр, имтиханнар уздыруга багышланган норматив документлар белән таныштырды. Травматизмны булдырмау комиссиясе рәисе Сабирова Г.Х. мәктәптә куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлеше, травматик хәлләрнең торышы турында сөйләде.
Мәктәп директоры Хәмидуллин И.И. үзенең чыгышында мәктәптә укыту- тәрбия эшләренең торышы, алдагы планнар белән таныштырды.
-
Котлыйбыз! 06.04.2015

Яшүсмерләр арасында сугышчы-интернационалист Валерий Волков истәлегенә оештырылган милли көрәш буенча ачык Турнирда составының 60% ы безнең мәктәп укучыларыннан торган авыл җирлеге командасы 3 нче урынны яуладыҗитәкчеләре Гатауллин Д.Р. Шәхси беренчелектә 30 кг га кадәр авырлык категориясендә 3 нче сыйныф укучысы Насретдинов Алмаз 2 нче урын, шул ук авырлыкта 1 нче сыйныф укучысы Ахмадуллин Ильяс 3 нче урын, ә 50 кг га кадәр үлчәү категориясендә 9 нчы сыйныф укучысы Фәйзуллин Нәфкать 2 нче урынны алдылар.
-
Тимурчылыкка йөрибез 04.04.2015

Бүген 5 нче сыйныф укучылары җитәкчеләре Насретдинова Алия белән үзләре шефлык итә торган ялгыз яшәүче тыл ветераны Салаватова Фәймә янына бардылар. Хәлләрен сораштылар, төрле йомышларын, эшләрен үтәргә һәрвакыт әзер булуларын җиткерделәр. Ни кызганыч , Фәймә апалары эшне сирәк куша шул. Алып килгән күчтәнәчләрен тапшырып укучылар ветеранга үзләренең ихтирамнарын белдерделәр.
-
"Язның беренче кунаклары" 03.04.2015

Кайбыч муниципаль районының укучылары һәм тәрбияләнүчеләр арасында “Язның беренче кунаклары” дип аталган сыерчык оялары конкурсы үткәрелде. Бу конкурста 2 нче сыйныф укучысы Мотыйгуллин Инсафның әтисе Фәнис белән ясаган сыерчык оясы 3 нче урынга лаек булды. Афәрин!
-
Кошлар-безнең дуслар 02.04.2015

1906 нчы елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. Ә безнең илдә исә 1927 нче елның 1 апреленнән башлап кошлар көне үткәрү традициягә кергән.
Бүген мәктәптә кошлар көнен биология укытучысы Сабирова Г.Х. үткәрде. Бу көнгә хәзерлек эшләре шактый алдан башланды. Укучылар кошлар көне уңаеннан кош оялары, рәсемнәр ясадылар. Кичә барышында традиция буенча укучылар ел кошларын искә төшерделәр, кошларның файдасы һәм аларны саклау турында әңгәмә үткәрелде, кошлар турында шигырьләр сөйләнде.
Кичәнең икенче яртысында 7 һәм 8 нче сыйныф укучылары арасында КВН үткәрелде. КВНда 1 генә очкога өстенлек белән 8 нче сыйныф укучылары җиңеп чыкты. Ике командага да кызыклы уеннары өчен рәхмәт.
-
Көлке көне белән! 01.04.2015 Бүген Көлке көне- алдаукөне бөтен планета буйлап нык адымнар белән безгә рух, дәрт, дәрман, кәеф өстәп йөри.Бу көнне елмаеп каршы алсаң, ел буена елмаеп йөрерсең. Авырлыклар килгәндә дә юмор хисен югалтмассыз, югалып калмассыз. Көлгән вакытта кешенең йөзгә якын бит мускулы хәрәкәткә килә. Шуңа күрә көлик! Көлү кешенең гомерен озайта. Менә нинди зур көчкә ия ул көлү! Бер-береңә елмайсаң, дөнья яктырып, җылынып китә. Бүген мәктәптә бу көн уңаеннан кичә булды.Чарада бәйрәмнең тарихы турында информация бирелде, укучылар мәзәкчән шигырьләр,такмаклар укыдылар, кызыклы уеннар уйнадылар.

-
25.03.2015

Укучылар ГТО ның язгы сессиясенә хәзерләнәләр.
-
Имтиханнарга хәзерлек 24.03.2015

Язгы каникул вакытында 9 нчы сыйныф укучылары татар теле, рус теле һәм математика буенча имтиханнарга хәзерләнәләр. Укучылар һәр көнне төркемнәр белән дә, индивидуаль рәвештә дә консультацияләр алалар.
-
Һөнәр сайлау – җаваплы эш 22.03.2015

21 март көнне 9 нчы сыйныф укучылары профессиональ ориентация буенча тест үттеләр. Тестны БЕЛЕМ СЫЙФАТЫ МОНИТОРИНГЫҢ РЕСПУБЛИКА ҮЗӘГЕ Татарстан республикасында эшче профессиясен популярлаштыру максатыннан уздыра.











