Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
Без ГТО га әзер! 07.04.2016

2014 нче елның 1 нче сентябреннән мәктәпләрдә "Хезмәткә һәм саклауга әзер бул" (ГТО) дип исемләнгән Бөтенрәсәй спорт комплексы кертелә башлады. Шуннан бирле мәктәпләрдә нинди генә чаралар узмады. Массакүләм спорт ярышлары, кросслар, "Күңелле стартлар", "Президент ярышлары"....
Бүген дә мәктәбебездә чираттагы ярыш -"Күңелле стартлар" «Без ГТО га әзер!” акциясе кысаларында үтте. Башлангыч сыйныф укучылары өчен оештырылган бу бәйгене физкультура укытучысы Айдар Линарович оештырды.Балалар тавышыннан мәктәп иртәдән үк гөр килеп торды. Күңелләре көр, сәламәтлекләре нык булган балалар укуда да сынатмаслар дип ышанасы килә. Сәламәт яшәү рәвешен сайлыйк! -
1 апрель-кошлар көне 01.04.2016

1 апрель –кошлар көне. Традиция буенча бу көнне 7 сыйныф укучылары арасында КВН булды. “Сандугач” һәм “Карлыгач” командалары төрле конкурсларда көч сынаштылар. КВН барышында, катнашучылар төрле биремнәрне үтәгәндә, “Җыр сәнгате” түгәрәгенә йөрүчеләр кошлар турында җырлар җырладылар, ә башлангыч сыйныф укучылары кошлар турында шигырьләр сөйләделәр. Ярыш “Сандугач” командасының җиңүе белән тәмамланды.
-
Кошлар көнен каршылап 31.03.2016

Мәктәптә кошлар көненә әзерлек бара. 31 март көнне китапханәче Сабирова Г.Х. кошлар турында язылган китаплардан күргәзмә ясады. Укучылар кош рәсемнәре ясыйлар. Бу рәсемнәр шулай ук күргәзмәгә куелды.
-
Педагогик киңәшмә 29.03.2016

28 март көнне мәктәптә чираттагы педсовет булып узды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды.
1. 3 нче чирек йомгаклары һәм алда торган бурычлар (Садриева Р.З.).
2. Тәрбия буенча чарлар үткәргәндә укучыларның креатив фикерләүләрен үстерү (Сабирова Г.Х.).
3. Төп дәүләт имтиханына хәзерлек (Хәмидуллин И.И.).
4. Төрлеләр.
Педсоветта һәр көн тәртибе буенча чыгышлар файдалы булды, фикер алышулар эшлекле шартларда узды.
-
Әлифба бәйрәме 20.03.2016

19 март көнне 1 нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре балачак иленең иң шәп бәйрәмнәренең берсе Әлифба бәйрәменә җыелдылар. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезмәт итмәсен, ул зул дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан башланган. Димәк, Әлифба китабы озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул.
Әлифбаны өйрәнгәндә балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр төзергә, шигырьләр сөйләргә өйрәнгән. Бәйрәм барышында без шуларның шаһиты булдык. Алга таба да зур уңышлар телибез сезгә, беренчеләр!
-
Каникуллар башланды 20.03.2016

19 март көнне мәктәптә каникул алды линейкасы булды. Линейкада мәктәп директоры Хәмидуллин И.И. укучыларга каникул вакытта үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде. Укучыларга күңелле яллар һәм исән-сау килеш мәктәпкә яңадан килүләрен теләде. Шулай уку “Йолдызлык” фестивлендә уңышлы чыгыш ясаган укучылар билгеләп үтелде. “Красота родного края” 2 нче Бөтенроссия крайны өйрәнү конкурсында 3 нче урын алган 7 нче сыйныф укучысы Әхмәтшина Алиягә диплом тапшырылды (җитәкчесе Сабирова Г.Х.).
-
"Йолдызлык-2016" 16.03.2016

Кичә район мәдәният йортында узган “Йолдызлык” фестиваленең гала-концертында безнең мәктәбебезнең 4 нче сыйныф укучысы Хәйретдинова Ләйлә һәм Хикмәтуллина Кадрия уңышлы чыгыш ясадылар. Алар бу фестивальнең муниципаль турында 3 нче урынны алдылар, грамота һәм акчалата призга лаек булдылар. Җитәкчеләре музыка укытучысы Кадырова А.С. кызы район башлыгының Рәхмәт хаты һәм акчалата приз белән бүләкләнде. Афәрин!
-
Котлыйбыз! 14.03.2016

Бүген иртәнге линейкада төрле конкурсларда, ярышларда катнашкан укучыларыбызны бүләкләү булды.
1.ЦВР “ЭКО” да үткән VI Бөтенроссия Тукай укуларының муниципаль турында катнашкан өчен 5 нче сыйныф укучысы Шәмсетдинова Камилә (җитәкчесе Нәфыйкова Р.М.) һәм 8 нче сыйныф укучысы Минвәлиева Илүзә (җитәкчесе Хәйруллина Р.М.) сертификат, ә 4 нче сыйныф укучысы Хәйретдинова Ләйләгә (җитәкчесе Хәмидуллина М.С.)2 нче урын өчен грамота тапшырылды.
2. Әфганчы Валерий Иванович Волков истәлегенә яшүсмерләр арасында оештырылган милли көрәш буенча ачык турнирда 40 кг га кадәр үлчәү категорясендә 6 нчы сыйныф укучысы Саттаров Айназ 3 нче урын, ә 65 кг га кадәр үлчәү категориясендә 9 нчы сыйныф укучысы Әхмәтшин Илнур 2 нче урыннны алган өчен грамоталар, медаль һәм акчалата приз белән бүләкләнделәр (җитәкчеләре Гатауллин Д.Р.).
3. “От идеи до воплощения” техник модельләштерү буенча муниципаль күргәзмә-конкурсның 1 нче дәрәҗә дипломы белән 9 нчы сыйныф укучысы Әхмәтшин Илнур, сертификат белән 9 нчы сыйныф укучысы Сәләхов Илмаз бүләкләнде (җитәкчеләре Насретдинов А.Л.).
4.Мәктәп буенча үткәрелгән “Кошларга ярдәм итәбез” җимлекләр конкурсында 1 нче урынны алган Мотыйгуллиннар Инсаф(3 кл) һәм Фәнил(8 кл), Саттаров Илсаф (2кл) һәм Өметбаев Әлфис (1 кл) грамоталар белән бүләкләнделәр. Афәрин!
-
"Аҗаган"-2016 12.03.2016

11 март көнне мәктәптә традицион “Аҗаган” хәрби-патриотик уены булды. Анда мәктәпнең барлык сыйныф укучылары да “Аклар” һәм “Кызыллар”командаларына бүленеп катнашты. Командалар төрле биремнәрне үтәү буенча көч сынашты. Нәтиҗәдә, “Аклар” командасы барлык биремнәрне вакыт буенча алдарак бетерде. Флаг эзләргә дә алар беренче киттеләр. Урында ориентлашуда да бу команда сынатмады. Флагны беренче булып таптылар һәм абсолют җиңүче булдылар. “Кызыллар” командасы да уенны матур нәтиҗәләр белән тәмамлады. Молодцы!
-
“Иң-иң әниләребез”гә багышланды 06.03.2016

Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез. Халык ана хакын хаклауны Алла хакын хаклауга тиңли. Ана турындагы бер әйтемне искә алыйк. ,,Анаңны арка кочып Мәккәгә алып барсаң да, бурычыңны үтәп җиткерә алмассың! Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да, хакын хисаплап бетерә алмассың.” Гасырлар аша килеп ирешкән бу гыйбрәтле, канатлы сүзләрне җаныбызга сеңдерү зарур.
5 март көнне мәктәптә 8 март -Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган кичәдә дә әниләребезгә багышлап бик күп җылы сүзләр әйтелде. Һәр сыйныф аларга багышлап төрле концерт номерлары хәзерләде, һәр сыйныф җитәкчесе үз әниләренә төрле кызыклы уеннар уйнатты. Бәйрәм ахырында укучылар әниләренә үзләре ясаган бүләкләрен биреп шатландырдылар.











