Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 88 учащихся / 88 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
10.09.2016
Укучыларның мәктәп тормышы дәресләр белән генә чикләнеп калмый, алар дәрестән тыш чараларда, ярыш-бәйгеләрдә дә актив катнаша. Бүген мәктәбебезнең 5-9 сыйныфта укучы 7 егете Кайбыч муниципаль районы Беренчелегенә үткәрелгән мини - футбол ярышында катнашып кайттылар. Шулай ук 6-8 сыйныфтан дүрт укучыбыз Казан шәхәрендә судомоделирование буенча уздырылган бәйгедә катнаштылар. Алдагы бәйгеләрдә укучыларга уңышлар телибез!
-
Мәрхәмәтлелек визиты 09.09.2016

Татарстанда көзге мәрхәмәтлелек атналыгы бара. Шул уңайдан бүген 5 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре - Вилданова Л.Х. белән, үзебезнең авылда яшәүче мөмкинлеге чикләнгән бала - Насретдинова Лилия янына барып күчтәнәчләр бирделәр, аралаштылар, бергәләп уеннар уйнадылар.
-
Ата-аналар җыелышы 09.09.2016

Бүген мәктәбебездә “Балаларда грипп һәм ОРВИ авыруларын кисәтү” темасы астында гомуми ата-аналар җыелышы үткәрелде. Әлеге җыелышка Кайбыч үзәк хастаханәсеннән Кошман авыл җирлеге участогы педиатры Писарева Галина Петровна чакырулы иде. Үз чыгышында ул ОРЗ һәм грипп авырулары хакында сөйләде, авыру башлануның билгеләрен аңлатып китте, аларга каршы нинди профилактик чаралар кулланырга мөмкин булуын искәртте. Укучыларга, укытучыларга һәм шул исәптән әти-әниләргә дә гриппка каршы вакцинация ясатуның кирәклеге турында җиткерде. Гомуми җыелышта шулай ук Кайбыч районындагы ГАИ бүлекчәсе начальнигы Тимуршин Фирдүс Рашидович та катнашты. Ул райондагы юл хәрәкәте торышы белән таныштырды, юл-транспорт фаҗигаләренә китерүче сәбәпләрне атады һәм әти-әниләргә үзенең киңәшләрен җиткерде. Мәктәп директоры Хәмидуллин И.И. "Яшүсмерләр оешкан төркемнәр белән җинаять кылу очракларын булдырмау” темасына чыгыш ясады, ата-аналарны балаларына карата мөмкин кадәр игътибарлы булырга чакырды.
-
Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз! 09.09.2016

Бүген Кайбычта асоциаль күренешләрне профилактикалау максатыннан уздырыла торган “Свежий ветер-2016” фестиваленең муниципаль туры булды. Әлеге фестивальнең максаты - балалар һәм яшүсмерләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, эчкечелек, тәмәке тарту һәм наркотик куллануга карата тискәре караш булдыру. Безнең мәктәптән бу фестивальдә 5-7 нче сыйныф укучыларыннан торган "ПОЗИТИВ” агитбригадасы катнашты һәм уңышлы чыгыш ясап, 8 команда арасыннан 3 нче урынга лаек булды. Афәрин, укучылар! Котлыйбыз!
-
Саваплы гамәл 08.09.2016

12 сентябрь көнне илебездә олуг, изге бәйрәмебез - Корбан Гаете билгеләп үтеләчәк. Әлеге бәйрәмгә әзерлек эшләре бүгенге көндә дә алып барыла. Мәктәбебез укытучылары, укучы кызлар һәм мәктәп хезмәткәрләре Югары Кошман авылында урнашкан мәчеттә бүген өмә оештырдылар. Өмәдә катнашучы барчагызга да әлеге изге гамәлегез өчен Аллаһ Тәгалә әҗер-савабын бирсен!
-
Юл йөрү кагыйдәләрен белү зарур! 07.09.2016

Республикабызның һәр мәктәбендә "Куркынычсызлык айлыгы" (15 август-9 сентябрь) кысаларында төрле акция һәм чаралар уздырылып килә. Андый чаралар безнең мәктәптә тә үткәрелеп тора. Бүген ТИН укытучысы Гатауллин Д.Р. 8 нче сыйныф укучылары белән "Юлда йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләре" темасы астында дәрес үткәрде, тормышны һәм сәламәтлекне саклап калуда мөһим булган кагыйдәләр белән таныштырды. Шулай ук һәр сыйныфта укучылар белән әлеге мәсьәлә буенча әңгәмәләр, куркынычсызлык буенча инструктажлар уздырылды.
-
Бәрәңге уңышы 07.09.2016

"Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле, бигрәк тәмле бәрәңге!". Быелгы бәрәңге уңышы турында нәкъ шулай дип әйтергә мөмкин, чөнки мәктәбебез чыннан да бәрәңгедән уңды. Эре-эре бәрәңгеләрне чиләкләргә тутырасы гына килеп тора. 5-9 нчы сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре көче белән бәрәңге участогыннан мул уңыш җыеп алынды бүген.
-
Дуслык көне 06.09.2016

5 сентябрьдән Республикабызда "Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы" башланып китте. Әлеге эстафетадан безнең мәктәп тә читтә калмады. Бүген укучылар белән "Дуслык кадерен бел!", "Кем ул чын дус?", "Халыклар дуслыгы" темаларына әңгәмәләр оештырылды, дуслыкның кеше тормышында мөһим урын алып торуы турында сөйләнелде, кече һәм урта сыйныф укучылары арасында рәсем конкурсы оештырылды.
-
Без экстремизмга каршы! 05.09.2016

Бүген "Терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш айлыгы" кысаларында укучылар белән "Без экстремизмга каршы!" темасы астында тәрбия дәресләре, әңгәмәләр үткәрелде. Дәрес вакытында "экстремизм", "терроризм", "террорист" төшенчәләре аңлатылды, террор актларының төрләре турында сөйләнелде, экстремистик хәрәкәтләрнең килеп чыгу сәбәпләре санап үтелде. Әлеге әңгәмәләрнең максаты - экстремизм очракларын булдырмау өчен тиешле чараларны күрергә өйрәтү, башкаларга карата ихтирамлы һәм игътибарлы булырга өндәү, толерантлык сыйфатларын тәрбияләү.
-
Беслан трагедиясен искә алу көне 03.09.2016

3 сентябрь - терроризмга каршы көрәшкә теләктәшлек белдерү көне. Әлеге дата 2004 нче елның 1-3 сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган тетрәндергеч вакыйга белән бәйле рәвештә билгеләп үтелә. Бүген Кошман мәктәбендә иртәнге линейкада шушы хәтер көненә багышланган кичә булып үтте. Укучыларга терроризмга каршы илкүләм көрәшкә чыкканда гына нәтиҗәләр яхшы булачагы аңлатылды. Һәрвакыт саклану чараларын кулланырга, үзең өчен генә түгел, әти-әниең, туганнарың, классташларың өчен дә җаваплы булырга кирәк икәнлеге әйтеп үтелде. Кайчан да булса террористлар белән көрәш туктатылыр һәм аларның барысы да көчле җәзага тартылыр – бу Җир Шарындагы һәр кешенең хыялы. Беркайда да, беркайчан да Төньяк Осетиядәге хәлләр кабатланмасын иде.











