Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Әфганчыларны искә алу көне 15.02.2017

Һәр елның 15нче феврале совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылган көне буларак билгеләп үтелә. Әнә шул сугыш көннәреннән инде 28 ел вакыт узган. Һәркемгә мәгълүм — сугыш корбаннарсыз булмый. Безнең Татарстан җирлегендә туып-үскән менә дигән 257 егет тау-таш арасында җан биргән... Шушы сугыш кырында үзенең ирләрен, улларын, абый-энеләрен югалткан гаиләләр өчен Әфган сугышы беркайчан да тәмамланмаячак. Беребезнең дә бу кайгылы көннәрне онытырга хакы юк! Бүген мәктәбебез укучылары белән берлектә әлеге вакыйганы искә төшереп сыйныф сәгатьләре үтте, Олы Кайбыч авылында сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәлләргә чәчәкләр куелды.
-
15.02.2017

Мәктәбебезнең яраткан кунагы - Кошман авылы кызы Насретдинова Л. безгә кабат дәрес укырга килде. Бүген ул 5 нче сыйныф кызлары белән бергә хезмәт дәресендә чигү эше белән шөгыльләнде. Лилия мәктәбебезгә яратып йөри, без дә аны һәрчак көтеп алабыз.
-
Парламент дәресе 14.02.2017

Бүген мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Вилданова Л.Х. укучылар белән "Парламент дәресе" үткәрде.
-
Котлыйбыз! 13.02.2017

Бүген иртәнге линейка вакытында "Чаңгы юллары - 2017" ярышында җиңү яулаган укучыларыбызга грамоталар тапшырылды. Менә алар: 1-5 нче сыйныфлар арасында 1 урын - Миңнуллина Исламия, Сабиров Инсаф, 2 урын - Борһанова Талия, Мотыйгуллин Инсаф, 3 урын - Насретдинова Алия, Асадуллин Айзат; 6-9 нчы сыйныфлар арасында 1 урын - Салахова Илфия, Садриев Салават, 2 урын - Хәйруллина Айзилә, Шәрәфиев Айрат, 3 урын - Сәгдиева Ләйсән, Мотыйгуллин Фәнил. Укучыларыбызны котлыйбыз!
-
Дәресләребез кызыклы үтә 13.02.2017

Укучыларыбызның иң нык яраткан фәннәре арасында, әлбәттә, рәсем (ИЗО) һәм хезмәт дәресләре беренче урында тора. Чөнки нәкъ менә шушы дәресләрдә алар рәхәтләнеп иҗади эш белән шөгыльләнә алалар. Менә бүген дә 5 нче сыйныф укучылары рәсем дәресендә төрле йортларның макетларын эшләү белән мәшгуль булдылар. Шулай ук, алар янына кунакка Насретдинова Л. дә килгән иде.
-
Чаңгы юллары - 2017 11.02.2017

Бүген мәктәбебездә "Чаңгы юллары - 2017" дип аталган спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрелде. Әлеге чарада һәр мәктәп укучысы, укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре актив катнашты. Чаңгы ярышында зур күрсәткечләр күрсәтеп, җиңү яулаган укучыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Химик марафон 11.02.2017

Атна дәвамында мәктәптә химия фәне буенча төрле чаралар үткәрелеп килде. Бүген, исә, бу атналыкка йомгак ясау рәвешендә "Химик марафон" дип аталган интеллектуаль уен уздырылды. Уенда 8 нче сыйныф укучыларыннан торган ике команда: "Молекулалар" һәм "H2O" катнашты. Уен барышында "Молекулалар" командасы алдырып барса да, уен ахырына җыелган очколар тигезләште.
-
Химиядән ачык дәрес 10.02.2017

Химия атналыгы кысаларында бүген 8 нче сыйныфларда Сабирова Г.Х. әлеге фәннән ачык дәрес күрсәтте.
-
Химия атналыгы 09.02.2017

Химия атналыгы кысаларында бүген химия фәненнән имтихан бирүче 9 нчы сыйныф укучылары мәктәп күләмендә сынап карау имтиханы биремнәрен башкардылар.
-
Химия атналыгы 08.02.2017

Мәктәбебездә химия атналыгы дәвам итә. Бүген һәр сыйныф укучылары да "Химиянең тормыштагы роле" темасына үзләренең коллаж һәм плакатларын тәкъдим иттеләр.











