Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 88 учащихся / 88 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 131 ( 132 ) 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Ачык ишекләр көне 11.04.2017

Мәктәбебездә ачык ишекләр көне дәвам итә. Бүген 7 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен ачык дәресләр күрсәтелде.
-
Табигатькә бергә ярдәм итәбез 11.04.2017

Урамда яз. Димәк, тиздән табигать янәдән яшеллеккә күмеләчәк. Табигатьнең матур һәм чиста булуында, һичшиксез, безнең дә тырышлыгыбыз кирәк. Шул уңайдан мәктәп укучылары әйләнә-тирәне яңарту һәм чистарту максатыннан актив эш алып баралар.
-
Котлыйбыз! 10.04.2017

Мәктәбебездә Экология елы уңаеннан төрле чаралар үтеп килә. Шундый чараларның берсе - "Кошлар көне". Әлеге көн уңаеннан мәктәптә төрле бәйгеләр уздырылды һәм бүген иртәнге линейка вакытында иң актив катнашкан һәм җиңүгә ирешкән укучыларга грамота һәм дипломнар тапшырылды.
-
Юнармия хәрәкәте 10.04.2017

Мәктәбебездә эшләп килүче ЮНАРМИЯ отряды мәктәп күләмендә үткәрелгән һәм Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган җыр һәм строй смотрында актив катнашты.
-
Ата-аналар җыелышы 09.04.2017

Кичә 8 нче сыйныф җитәкчесе Сабирова Г.Х ата-аналар өчен "Аңлы тәртип тәрбияләү" темасы астында җыелыш уздырды.
-
Тимурчылык эше 09.04.2017

Мәктәбебез укучылары ялларын күңелле һәм файдалы үткәреп кенә калмый, тирә-якта яшәүче ярдәмгә мохтаҗ булган абый-апаларга, әби-бабайларга да көчләреннән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.
-
Җыр һәм строй смотры 08.04.2017

Бүген мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган җыр һәм строй смотры үткәрелде. Барлык сыйныф укучылары да әлеге бәйгегә тырышып әзерләнгәннәр иде.
-
Ачык ишекләр көне 08.04.2017

Мәктәбебездә әти-әниләр өчен ачык ишекләр көне үтте. Бүген 8 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен ачык дәрес үткәрелде.
-
Котлыйбыз! 07.04.2017

Бүген мәктәбебезнең музыка укытучысы Кадырова А.С. Яшел Үзән шәһәрендә узган II Регионара "Уйнагыз, гармуннар!" фестиваль-конкурсында катнашты һәм I нче урынга лаек булды. Айгөл Сәлимулла кызын чын күңелдән әлеге җиңүе белән тәбрик итәбез һәм эшендә зур уңышлар телибез!
-
Ачык дәресләргә рәхим итегез! 07.04.2017

Мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укытучысы Сайранова Р.Т. һәрдаим үз сыйныфы белән ата-аналар катнашында ачык дәресләр үткәреп килә. Менә бүген дә 2 һәм 4 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре шундый дәресләрдә кунак булдылар.











