Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
" Яңа ел тамашасы" 30.12.2021

Бакчабызның зурлар төркемендә Яңа ел иртәсе үтте! Балалар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.Ә балаларга иң күңеллесе Кыш бабайның килүе, бүләк өләшүе булды. Бәйрәм бик күңелле үтте!
-
Яна ел бәйрәменә әзерлек 28.12.2021

Безнең “Тиенкәй” балалар бакчасы Яңа 2022 елны каршы алырга әзер.
Чыршыны без бизәдек,
Нәрсәнедер сизмәдек!
Чыршыбыз балкып торсын.
Утлары янып торсын!
-
"Ел символы-2022" 28.12.2021

“ Тиенкәй” балалар бакчасы “ Ел символы-2022” ата-аналар арасында бәйге оештырды. Бәйгедә 16 ата-ана катнашты, урыннар билгеләнде. Катнашкан ата-аналарга рәхмәт белдерәбез.
-
"Тиенкәй кызлары" 24.12.2021

Районыбыз мәктәбендә “Туган телләр һәм Халык бердәмлеге” елы уңаенннан республика фестивале узды.Бу фестивальдә безнең “Тиенкәй” балалар бакчасы да катнашты. “ Тиенкәй кызлары” Вокаль ансамбль номинациясендә 3 нче урынга лаек булдылар.
-
“Фликер - балаларга иң яхшы дус” 21.12.2021

“Фликер балаларга –иң яхшы дус”. Фликер - яктылыкны кире кайтаручы әйбер. Ул юлдагы җәяүлене яисә баланы коткарып кала ала. Яктылык җитәрлек булмаган шартларда күренеп торуны тәэмин итеп, яктылык кайтаргыч транспорт йөри торган юлда үзеңне күрсәтүнең бердәнбер ысулы, дияргә дә мөмкин.
-
Җимлек янында. 20.12.2021

-Килегез,кил,кошкайлар.
Сез бит безнең дускайлар.
Бакчабызга куныгыз,
Көн дә кунак булыгыз.
-Чыпчык,чыпчык-чык-чырык,
Җим сиптем,кил тиз очып!
-
Юл йөрү кагыйдәсен һәркем белергә тиеш. 09.12.2021

Безнең бакчада һәрдаим юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чаралар, төрле күңел ачу кичәләре, рәсем бәйгеләре үткәрелә.
-
Кар бөртекләре ясыйбыз. 03.12.2021

Йолдыз-йолдыз вак кына,
Ак мамык сымак кына.
Өс киеменә куна,
Тәнгә тисә су була.
Кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар рәсем эшчәнлегендә кар бөртекләрен ясадылар.
-
Әниләр бәйрәме. 27.11.2021

Әни – җирдә иң газиз, иң якын кеше, чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тибрәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңелеңә сеңдергән. Әниләрнең сиңа кылган изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?
Көннең яктылыгы-кояшта, күкнең матурлыгы-йолдызларда, җирнең гүзәллеге-хатын-кызларда. Сезне бөтен җир йөзен бизәгән Әниләр бәйрәме белән тәбриклибез. Кадерлик без әниләрне, олылыйк! Аларның канатлары каерылмасын, тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылып төшмәсен! Хатын-кыз һәрвакытта да хатын-кыз булып калсын!
Рәхмәт, әнкәй, гомер бирүеңә,
Төн йокыларыңны бүлүеңә.
Безгә нык канатлар куюыңа,
Ышанычлы терәк булуыңа.
-
Әниләрне котлыйбыз. 27.11.2021

Бүген бакчабызда ,ике төркемдә дә Әниләр бәйрәме узды. Балалар үзләренең матур күлмәкләрен киеп шигырьләрен,җырларын,биюләрен күрсәттеләр.Бәйрәм матур үтте.









