Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Чутеевский детский сад"Буратино"Кайбицкого муниципального района Республика Татарстан"/Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы"Чүти "Буратино" балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, д. Чутеево, ул. Гисматуллина, д. 35 |
| Телефон: | +7(939)-303-57-39 |
| E-Mail: | Detskiy.Chuteevskiy@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ " Чутеевский детский сад "Буратино"Кайбицкого муниципального района РТ " |
| Руководитель: | Кадирова Гульфия Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 17 воспитанников |
| У нас учат: | 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Чутеевский детский сад"Буратино"Кайбицкого муниципального района Республика Татарстан"/Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы"Чүти "Буратино" балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Тукай абый туган көн. 25.04.2015

Син күрмәгән яңа буын килде,
Котлап бүген туган көнеңне.
Киләчәккә барган улларыңнан
Ишетәсең "Туган тел"еңне.
-
"Милләтемнең кояшы син - моңлы, нурлы Тукай!" 24.04.2015

Бүген китапханәче Фәридә Касыйм кызы бакчабызга керде. Ул балаларда китапка карата мәхәббәт тәрбияләү, кызыксыну уяту максатыннан Г.Тукай , аның китаплары, китаптагы иллюстрацияләр белән таныштырды, әсәрләрен укып күрсәтте. Ул алып кергән китаплардан күргәзмә оештырдык.
-
Әкиятләр буенча рәсемнәр. 22.04.2015

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында әкиятләр аша әхлаклылык тәрбияләү, ата-аналарны Г.Тукай әсәрләрен бергәләп уку, мульфильмнарын карауга этәрү, балаларның иҗадилыгын күрү, хуплау максатыннан рәсем конкурсы үткәрдек. Ата-аналар балалар белән бергәләп конкурста катнаштылар. Тәрбия, белем бирү өлкәсендә коллектив белән бергә атлаган ата-аналарга рәхмәт белдерәбез.
-
Җир көне. 21.04.2015

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны кешелекнең социокультура нормаларына тарту, табигатьтән файдалану практик культурасын үстерү, үзенең сәламәтлегенә сак караш тәрбияләү максатыннан бакчабызда "Җир көне" уздырдык.
-
Туган көнең белән, Кайбычым! 18.04.2015

Кайбыч ягым - яшел урман
Урап алган һәр ягын.
Кайбычымның өр - яңадан
Үсеп килгән чаклары.
-
Умырзая чәчәк ата. 13.04.2015

Гөрләп ага гөрләвекләр,
Юлга тула күлдәвекләр.
Кошлар сайрый тирә-якта,
Умырзая чәчәк ата.
-
12 апрель - Косманавтика көне. 11.04.2015

Тышта яз иде
Күкләр зәп - зәңгәр
Таралды кинәт
Шатлыклы хәбәр.
Кеше галәмдә!
-
Табигать почмагында кунаклар. 08.04.2015

Агачыбыз яфрак ярган
Кояш яктысы төшкән.
Нинди матур сайрыйлар -
Кошлар да килеп җиткән.
-
Теләсәң, эш табыла 06.04.2015

Иртән килгәч бакчага
Гөлләргә су сибәбез,
Аларның матур чәчәге
Сокландыра һәркемне.
-
Боз кузгалды. 04.04.2015

Елгада бозлар кузгалды...
Елмая, көлә кояш.
Урамнар буйлап атлады
Ямьле һәм күңелле яз.



