Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
| Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
| E-Mail: | Detskiy.Bolshetyaber@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
| Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 9 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләре 16.03.2023

Яз җитүгә, һава торышы үзгәрү белән бәйле булган бәхетсезлек очраклары аеруча арта. Сулыклар янында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү кеше тормышында зур бәхетсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин. Балалар белән бәхетсезлек очраклары булдырмау йөзеннән балаларга су буйларына төшмәскә, бозның бик калын булуына ышанып, боз өстенә кермәскә кирәклеге турында төшендерү мөһим. Яз көне бозның ныклыгы кими, ул кояш җылысында йомшара, шуңа күрә боз өстенә керү тыела. Язгы чорда елга буйларында үзләре генә йөрмәскә, әти-әниләренең рөхсәтеннән башка өйдән чыгып китмәскә кирәклеге турында да аңлатырга кирәк.
-
Әй,уйныйбыз,уйныйбыз... 10.03.2023

Кышкы уеннар балаларда иҗади активлык,үзара ярдәмләшү,бердәмлек,дуслык хисләре тәрбияли.Бу уеннар балаларның кәефләрен күтәрә,физик активлыкларын формалаштыра.
-
Профилактический визит. 01.02.2023

В ходе данного мероприятия была проведена беседа с работниками детского сада на противопожарную тематику. Более подробно остановились на разъяснении основных причин пожаров и мер их предупреждения.Кроме того,гости проинструктировали присутствующих, как правильно и эффективно использовать огнетушитель в процессе пожароопасной ситуации.
-
Көзге өмә. 30.09.2022

Бүген бакчабыз хезмәткәрләре һәм башлангыч мәктәп укытучылары белән көзге өмә оештырдык. Җыелган уңышларны базга төшердек, уен мәйданчыгыннан көзге яфракларны, кипкән үләннәрне чистарттык.
-
Саф һавада уйныйбыз. 17.06.2022

Безнең балалар бакчасына йөрүчеләр комлыкта уйнарга бик яраталар. Комлыкта уенчыклар белән төрле корылмалар, шәhәрчекләр төзиләр.
-
Бакча эшләре. 14.05.2022

Яз җитү белән мәктәп яны һәм балалар бакчасы участогында эш кайный башлый.Укытучылар һәм бакча хезмәткәрләре җирне эшкәртәләр, түтәлләр ясыйлар. Яшелчәләр, чәчәкләр утырталар.Барыбыз да бик тырышып эшләдек. Җәй һәм көз көннәрендә безнең яшелчә һәм чәчәк бакчасы бик матур булсын иде.
-
Бармакларым, сез кайда? 25.04.2022

Баланың телен ачуда, сөйләмен үстерүдә бармак уеннары бик зур роль уйный. Бармак күнегүләре һәм бармаклар белән ритмик хәрәкәтләр ясау баш миенең сөйләм өчен җавап бирүче өлкәсенең ярсынуына һәм сөйләм зоналары эшчәнлеге көчәюгә китерә. Нәтиҗәдә сөйләм үсешенә уңай йогынты ясый. Нәниләребез бу уеннарда бик теләп, яратып катнашалар. Үз исемнәрен кушып уйнаган бармак уеннары алар өчен бигрәк тә кызыклы.
-
Памятка.
25.04.2022
Управление Роспотребнадзора по Республике Татарстан (далее - Управление) информирует Вас о том, что в период с 25 по 30 апреля 2022 года проводится Единая неделя иммунизации (далее ЕНИ-2022). (читать новость)
-
"Витаминнар үстерәбез". 04.04.2022

Без, балалар белән бергә, суган, сарымсак утырту тәҗрибәсен үткәрдек. Тәҗрибәнең төп максаты- суган һәм сарымсакның файдалы яшелчәләр булуы турында төшенчә бирү, аларны үстерү турында белемнәрен тулыландыру, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү. Балалар белән бергә савытка балчык салып, суган, сарымсаклар утырттык, су сиптек. Балаларга яшелчәләр утырту бик ошады. Алга таба балалар яшелчәләрнең үсешен күзәтәчәкләр.
-
Яшел ут-2022 03.03.2022

Балалар бакчасы "Яшел ут-2022" бәйгесендә катнашып, 3нче урын алды, диплом һәм бүләккә ия булды. Котлыйбыз!









