Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
| Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
| E-Mail: | Detskiy.Bolshetyaber@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
| Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 9 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Профилактический визит. 14.05.2024

Сегодня инспектор межрайонного отдела надзорной деятельности и профилактической работы по Апастовскому и Кайбицкому муниципальным районам управления надзорной деятельности и профилактической работы Главного управления МЧС России по Республике Татарстан лейтенант внутренней службы Ибрагимова Резеда Ильгизяровна провела профилактическую беседу с воспитанниками нашего ДОУ.
В рамках мероприятия в детском саду проверены наличие и исправность систем автоматической пожарной сигнализации, оповещения людей о пожаре и системы дистанционного мониторинга, содержания путей эвакуации и эвакуационных выходов, первичных средств пожаротушения.
В ходе занятий государственный инспектор по Апастовскому и Каибицкому муниципальным районам по пожарному надзору напомнила детям и воспитателям о порядке действий в случае обнаружения пожара.
Работникам детского сада сотрудник МЧС продемонстрировала принцип работы огнетушителя, разъяснила основные причины и меры предотвращения пожаров, правила соблюдения требований пожарной безопасности в быту и детском саду.
-
Космонавт булыр идем 12.04.2024

Бүген безнең балалар бакчасында, Космонавтика көне уңаеннан, "Космонавт булыр идем" дигән бәйрәм иртәсе узды. Балалар үзара көч сынаштылар. Күңелле ярышлар, викторина сорауларына җавап бирү аркылы алар үзләренең космос турындагы белемнәрен тагын да баеттылар.
-
"Экояз-2024" 06.04.2024

Экология кешелекнең мөһим мәсьәләләренең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге белән бүген бөтен кеше алдына килеп басты. Экологик проблемаларның кискен торуы педагоглар алдына яшь буынны табигатькә сакчыл, җаваплы карашта, табигать байлыкларын акыл белән файдаланып, аларның яңаруын тәэмин итүчеләр итеп тәрбияләү бурычын куя.
-
Информационный материал.
22.03.2024
Информационный материал о проведении Всемирного дня борьбы с туберкулёзом в 2024 году (читать новость)
-
Нәүрүз мөбәрәкбад! 21.03.2024

Бүген балалар бакчасында “Нәүрүз” бәйрәме үткәрдек. Балаларны кече яшьтән татар милли мәдәнияте белән таныштырып, борынгы гореф-гадәтләргә ихтирам, халык йолаларына хөрмәт тәрбияләргә, табигатькә мәхәббәт хисләре сеңдерергә тырышабыз. Балалар бугенге бәйрәмгә бик тырышып әзерләнделәр. Шигырьләр сөйләп, уеннарда катнашып, җырлап, биеп бәйрәмебез сизелми дә утеп китте.
-
Әниләр бәйрәме. 07.03.2024

Кояш көлә, мин елмаям,
Бигрәк матур көн бүген,
Бүген әниләр бәйрәме,
Шуңа күңелем шат минем.
Әниләр бәйрәменә багышланган кичә бик күңелле үтте.
-
Әтиләрне котлыйбыз! 22.02.2024

Бүген бәйрәм конендә
Әтиләрне котлыйбыз
Шатлык, бәхет, сәламәтлек
Һәммәгезгә телибез.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме? 14.02.2024

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү- заманыбызның иң актуаль мәсьәләләренең берсе. Бу юнәлештә безнең балалар бакчасында даими рәвештә эш алып барыла. Бу атналыкта шөгыльләр юл йөрү кагыйдәләренә, аларны тагын бер кат искә төшереп үтүгә, белгәннәрне ныгытуга багышланды. Әлеге чараларның максаты бик җитди: балаларны юл билгеләрен аера белүне, юлда хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү; юлларда күзәтүчәнлекне, игътибарлыкны, мөстәкыйль фикерләүне үстерү; урамда, җәмәгать транспортында, торак зоналарда үз-үзеңне тоту мәдәниятен тәрбияләү.Тәрбияче Бикбова З.Ф. балаларга җәяүлеләрнең юлда йөрү үзенчәлекләрен, транспортта үз-үзеңне тоту күнекмәләрен тагын бер кат искә төшерде.
-
Төзүче булыр идем! 11.01.2024

Балалар төзү материаллары белән уйнарга бик яраталар. Эшчәнлек вакытында алган белемнәрен алар уен вакытында ныгыталар. Бергәләшеп дустанә мөнәсәбәттә, аралашып уйнарга өйрәнәләр.
-
Яңа елны көтәбез. 11.12.2023

Яңа елга санаулы гына вакыт калып бара. Бу көннәрдә бакчабызда шул гаҗәеп мизгелләрне матур итеп каршы алырга әзерләнәбез. Балалар белән җырлар, шигырьләр өйрәнәбез, бергәләп төркемнәрне бизибез. Кәгазьдән кайчы ярдәмендә кар бөртекләре кисәргә өйрәнү- балалар өчен аеруча мавыктыргыч шөгыль булды. Хәзер балалар ясаган кар бөртекләре бүлмәбездәге тәрәзәләргә ямь биреп тора.









