Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | lashman.dou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 15 |
| У нас учат: | 2 |
Канатлы дусларыбыз
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
90 яшь - юбилеегыз белән 26.05.2023

Бу көннәрдә авылыбызның хөрмәтле кешесе, гомеренең күп өлешен балалар бакчасында пешекче булып эшләгән Гыйффәт Галим кызы Гайнетдинова да 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Аны коллектив исеменнән балалар бакчасы мөдире котлады. “Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, иминлек телибез,” - дип изге теләкләрен җиткерде Рагидә Шамил кызы. Ә юбиляр үзенең күңел түреннән чыккан хисләрен яшерә алмады: “Юбилеем белән котлаган, мине олылап искә алган , өемә килеп котлаучыларга да бик рәхмәтлемен. Халкыбыз, җиребез иминлектә, бәхет һәм шатлыкта яшәсен” – дип изге догаларын кылып озатып калды.
Гел шулай шат күңелле, сәламәт бул, Гыйффәт апа ! -
"Яшь мастер"муниципаль конкурсы 22.05.2023

22 нче май көнне "Ландыш" Чирмешән балалар бакчасы " МБМБУ базасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны иртә һөнәри юнәлеш бирү буенча «Яшь мастер» муниципаль конкурсы узды. Безнең тәрбияләнүче Байкеева Ясминә "Парикмахер эше" компетенциясендә 1 урынны алды ( җитәкчесе Хасаншина Гөлия Әхмәт кызы). Ясминәне чын күңелдән котлыйбыз!
-
Халыкара гаилә көне 15.05.2023

15 май - Халыкара гаилә көне. Гаилә ул - җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аның җылылыгы да көчле була. Ни генә булмасын, кеше үз гаиләсе кочагында ял итә, рухи көч җыя. Балалар бакчасында Гаилә көне уңаеннан әңгәмә үткәрелде. “Минем гаиләм - минем шатлыгым” дип исемләп рәсем ясау конкурсы һ.б чаралар оештырылды. Тормышыбыз матур, илебез тыныч, гаиләләребез имин , балаларыбыз бәхетле булсыннар!
-
Бөек Җиңү көне белән! 08.05.2023

Булмасын ул, булмасын,
Кирәкми безгә сугыш!
Булмасын бер куркыныч,
Булсын бөтен ил тыныч! -
Җиңү тәрәзәләре 06.05.2023

Җиңү тәрәзәләре.
-
Хәтер стенасы 06.05.2023

"Үлемсез полк"-ул сугышта һәлак булган бабаларыбыз, дәү әтиләребез. Аларның күбесе әйләнеп кайтмаган. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк.
-
Минем гаиләм горурлыгы! 05.05.2023

Исәннәрнең кадерен бел,үлгәннәрнең каберен бел !
-
Мемориаль такта янына экскурсия 04.05.2023

9 нчы Май – Җиңү бәйрәме, безнең илебезнең яңадан туган көне! Безнең балалар бакчасында да бу мөһим датага алдан ук әзерләнә башладык: әхлакый - патриотик почмак булдырдык, «Хәтер стенасы»н бизәү өчен ветеран туганнар турында мәгълүмат белән фотографияләр җыйдык, мемориаль такта һәм билгесез солдат һәйкәле янына экскурсиягә бардык, тематик шөгыльләр һ.б. чаралар үткәрдек
-
Тукай теле - туган телем! 26.04.2023

Сабыйларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, атна барышында төрле чаралар оештырылды. Балалар, тәрбиячеләр белән бергәләп, язучының әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар.
-
Тукай безнең йөрәкләрдә! 26.04.2023

Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Ел саен 26 апрельдә аның туган көнен билгеләп үтә.Йомгаклау чарасы буларак, "Тукай - безнең күңелләрдә" дигән әдәби - музыкаль кичә узды. Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, "Кызыклы шәкерт", "Бала белән күбәләк", "Гали белән кәҗә" әсәрләре сәхнәләштерелде, Тукайга багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды, төрле уеннар уйналды. Г.Тукай үзенең иҗат җимешләре аша хезмәтне, табигатьне, кешеләрне яратырга, гадел, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Ә сабыйларыбызның аның әсәрләрен белүләре, кызыксынулары, татарча матур итеп сөйләүләре безнең - тәрбиячеләрнең күңелендә горурлык һәм якты хис уята.









