Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | lashman.dou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 15 |
| У нас учат: | 2 |
Канатлы дусларыбыз
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
22 октябрь-Хәйрия ярминкәсе 23.10.2023

22 октябрьдә "Караван-сарай" янындагы мәйданчыкта белем бирү учреждениеләре катнашында хәйрия ярминкәсе узды. Ярминкәдә балалар бакчалары хезмәткәрләре үзләре үстергән яшелчә, җиләк-җимеш, кайнатмалар, кондитерлык әйберләре, көнкүреш әйберләре тәкъдим итте.
Хәйрия ярминкәсенә килгән һәркемгә зур рәхмәт белдерәсебез килә! -
20 октябрь - Халыкара повар һәм кулинарлар көне 20.10.2023

Безнең балалар бакчасында күп еллар пешекче hөнәрен яратып башкаручы Мухиббуллина Илһамия Гариф кызы хезмәт куя. Гадәттә пешекче артист кебек җитез, хәрәкәтчән, врач кебек сак һәм игътибарлы, рәссам кебек зәвыклы булганда гына үз һөнәренең остасы, диләр. Безнең Илһамия Гариф кызы шундыйлардан. Анын турында жылы сүзләр белән генә телгэ аласы килә . Аның өчен иң зур бүләк – балаларның буш тәлинкәләре, рәхмәт сүзләре.
-
Театр яктылыкка,нурга илтә! 18.10.2023

Лашман урта мәктәбенең Резеда Закир кызы Галимова оештырган театр түгәрәгенә йөрүче балалар, бакчабызга үзләренең чыгышлары белән килделәр.Яшь артистларга алга табада уңышлар телибез.
-
1 октябрь - Өлкәннәр көне 30.09.2023

Безнең өчен бик якын, хөрмәтле булган, өлкәннәребез!
Бер күрешү – үзе бер гомер, ди
Күрештегез бүген биредә.
Ходай насыйп итте бәйрәм көнне
Җыелышып монда килергә.Сез булганда әле, без – бәхетле.
Нур бөркелә сезнең йөзегездән.
Бәйрәм сәламе итеп, җылы сүзләр
Һәм теләкләр кабул итегез бездән! -
Табигатьтәге үзгәрешләр 28.09.2023

Балалар өчен йөрү һәрвакыт кызыклы вакыйга бит. Сентябрьнең иң яхшы көннәренең берсендә балалар бакчасына йөрүче балалар белән экскурсиягә үзгәрешләрне күзәтергә чыктык. Балалар көзге табигать буенча сәяхәт иткәндә күпме мавыктыргыч, файдалы, кызыклы нәрсәләр белделәр, тирә-юньдәгеләр турында яңа белемнәр алдылар.
Табигатьне сакларга кирәклегенә инандылар. -
Тәрбиячеләр көне 27.09.2023

Хөрмәтле остазларыбыз! Ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Авыр хезмәтегездә түземлек, гаиләгездә тынычлык, тормышыгызда ак бәхетләр һәм сәламәтлек телибез! Барлык балаларыгыз да тәүфыйклы, акыллы булсыннар!
Һәр баланы үз сабые сыман
Иркәли ул сөя ярата
Хөрмәт йөзе берүк сүрелмәсен
Тәрбиячеләргә карата
-
Мин һәм спорт 21.09.2023

“Физкультура белән дуслыгым нык, ул бирә көч, кыюлык”
Тормышта иң кадерле нәрсә - сәламәтлек, аеруча балаларыбызның сәламәтлеге. Баланың физик яктан гына түгел, ә бәлки рухи, психологик һәм социаль яктан да сәламәт булуы турында кечкенәдән үк кайгыртырга кирәк. -
Авыл китапханәсенә сәяхәт 14.09.2023

Лашман авылы китапханәсендә балалар бакчасына йөрүче нәниләр экскурсиядә булдылар. Китапханә һәм безнең мәктәпкәчә учреждение дуслыгы инде күп еллар дәвам итә. Экскурсиянең максаты мәктәпкәчә яшьтән үк аларны китап белән кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү,балаларга китапханә нәрсә ул, анда кем эшли, китаплар кайда һәм ничек саклана, китаплар белән нинди мөгамәләдә булырга һәм ата-аналар белән китапханәгә ничек барырга дигән гомуми төшенчә бирү иде.
-
Белемлелек көне 12.09.2023

Белемлелек кешенең шәхес буларак формалашуында мөһим роль уйный. Балалар бакчасында, мәктәптә алган белемнәр тормышыбызны үзгәртә. Балалар бакчасында да сентябрь аенда үткәрелгән белемлелек көне турында мәгълүмат бирелде, уеннар уйналды, Мондый чаралар үткәрү балаларда туган телгә сакчыл мөнәсәбәт формалаштыруга, характерның әхлакый сыйфатларын, сөйләмне, хәтерне, фикерләүне үстерүгә; патриотизм, толерантлык мәсьәләләрендә тәрбия бурычларын тормышка ашыруга ярдәм итә.
-
Танкчылар көне 11.09.2023

Сентябрьнең икенче якшәмбесендә Россиядә танкчылар бәйрәме билгеләп үтелә.
Бу бәйрәм безнең балалар бакчасында да гадәттәгечә билгеләп үтелде: Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотлык, рухилык тәрбияләү - безнең балалар бакчасы алдында торган иң мөһим бурычларның берсе.
Шушы бәйрәм белән без,
Танкистларны котлыйбыз.
Шатлык, бәхет, сәламәтлек
Һәммәсенә телибез.









