Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старо-Тинчалинская основная общеобразовательная школа имени Гумера Гали Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422452, РТ, Буинский район, с. Старые Тинчали, ул. Школьная, д. 6 |
| Телефон: | +7(843)-744-02-32 |
| E-Mail: | Startinshali@mail.ru, Sst.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СТООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Васильев Юрий Валерьевич |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 15 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старо-Тинчалинская основная общеобразовательная школа имени Гумера Гали Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
"Сау бул, Әлифба" 22.02.2017

Бүген беренче сыйныфлар өчен зур бәйрәм- " Сау бул,Әлифба"дип исемләнгән Әлифба бәйрәме үткәрелде.
-
"Туган телем-иркә гөлем" 21.02.2017

Укучыларда туган телне, әдәбиятны тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту, аларда милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү, халкыбызның бай, рухи мирасын барлауга ихтыяҗ тудыру максатыннан, бүген Иске Тинчәле төп гомуми белем бирү мәктәбендә 8 нче сыйныф укучылары белән “Туган телем-иркә гөлем” дип исемләнгән КВН кичәсе үткәрелде. Чарада авыл китапханәсе мөдире З. А. Минебаева да катнашты. Ул укучыларны Халыкара туган тел көненең тарихы белән таныштырды, КВН барышында укучыларның белемнәрен бәяләде. Бәйгебез зирәк укучыларыбызны билгеләргә ярдәм итте. "Сөембикә оныклары" һәм "Тукай варислары" командалары тигез балл җыйды. Чара татар халкының гимнына әверелгән, Г. Тукайның "Туган тел" җырын күмәк җырлау белән тәмамланды.
-
"Бөтен хикмәт-эшләпәдә" 21.02.2017

Республикада узучы акция кысаларында мәктәптә химия атналыгы башланды. Атналык кысаларында химия укытучысы З. И. Туляков 1-6 нчы сыйныф укучылары белән "Бөтен хикмәт-эшләпәдә" дип исемләнгән тәҗрибәләр кичәсе үткәрде. Тәҗрибәләрдә барлык укучылар да бик теләп, кызыксынып катнаштылар.
-
"Ягез әле, егетләр!" 21.02.2017

Хәрби-патриотик айлык кысаларында 5-9 нчы сыйныфлар арасында "Ягез әле, егетләр!" бәйгесе үткәрелде.
-
СМС акция "Яркая здоровая зимушка-зима" 18.02.2017

-
Башваткыч 16.02.2017

Туган тел атналыгы кысаларында, 9 нчы сыйныф укучылары үзләренең тел, әдәбият темасына белемнәрен "Башваткыч" уенында сынадылар. Нәтиҗәдә Гөлназ җиңүче булды. Аңа киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Сыйныф җитәкчесе-2017 16.02.2017

Район нигезләмәсе нигезендә 15 нче февральдә Буа шәһәренең №1 мәктәбендә "Сыйныф җитәкчесе-2017" бәйгесенең район этабы узды. Безнең мәктәп данын 9 нчы сыйныф җитәкчесе Гайнетдинова Ф М яклады.
-
Татар теленнән сынап карау имтиханы 15.02.2017

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары Вахитов исемендәге гимназиядә татар теленнән сынап карау имтиханы тапшырдылар.
-
Шигырь сөйләүчеләр бәйгесе
15.02.2017
Туган тел атналыгы кысаларында, Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан шигырь сөйләүчәләр бәйгесе үткәрелде. Укучылар М. Җәлил шигырьләрен зур осталык белән башкардылар.
-
"Тел -тормыш чыганагы, белем чишмәсе!" 14.02.2017

Туган тел атналыгы кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәлимҗанова Зөлфия Заһит кызы 5-6 нчы сыйныф укучылары белән "Тел тормыш чыганагы, белем чишмәсе!" дип исемләнгән интеллектуаль уен - викторина үткәрде. Укучылар викторинада бик актив катнаштылар.




